Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Турыга да суктыралар

16.08: Турыга да суктыралар

Турыга да  суктыраларБүздәк районында кыр эшләре оешкан төстә бара. Белгечләрнең урак алды тикшеренүләре күрсәтүенчә, районда бөртеклеләрдән яхшы уңыш үстерелгән. Атап әйткәндә, аеруча уҗым культураларыннан югары төшем көтелә. Урып-җыюның тәүге көннәре үк фаразларның дөреслеген раслады.

Төбәктә басу эшләрен, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып “Нерал-Бүздәк” җәм­гыяте игенчеләре башлап җибәрде. Биредә бөртек­леләрне 5 мең гектардан артыграк мәйданда җыеп аласы бар. Хуҗа­лыкта уҗым культуралары бер мең гектар били, өстенлекне көзге бодай алып тора. Әйтергә кирәк, аның уңышы да арышныкыннан күбрәк булып чыкты. Уракның тәүге көнендә, мәсәлән, уҗым бодае 200 гектарда суктырып алынды, уртача гектар төшеме 30 центнер тәшкил итте.
Хуҗалыкта урып-җыю эшләренә 12 комбайн әзер­ләнгән, алар, нигездә, яңа, шуңа да урып-сугу конвейерында өзеклекләр юк. Ашлык, хуҗалыкның заманча элеваторында тупланып, беренчел эшкәртү үткәннән соң саклауга куела.
Район хакимиятенең авыл хуҗа­лыгы бүлегеннән алынган мәгъ­лүматлардан күре­нүенчә, барлык хуҗалыклар басуларында да бөртек­леләр урагы киң колач белән бара. Зөлфәт Камалов крестьян-фермер хуҗалыгында, мәсә­лән, уҗым культуралары сук­тырыла. Гомумән, райондагы төрдәш­ләре арасында иң эреләрдән саналучы бу хуҗалыкта урак һәр елны югары дәрәҗәдә оештырыла, уңыш та югары. Монысы инде КФХ җитәк­чесенең булдыклылык сәлә­теннән тора. Авыл хуҗа­­лыгында озайлы нәтиҗә­ле хезмәте өчен Зөлфәт Салих­­­җан улы юбилее уңаен­нан шушы көннәрдә Бүздәк районы хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булды.
Быелгы язгы кыр эшләре барышында күп кенә хуҗа­лыклар, чәчү­лекләр структурасын үзгәртеп, табышлы культуралар игүгә алынды. Фәвил Хәбибрах­манов крестьян-фермер хуҗалы­гында, мәсәлән, кузаклылардан борчак басулары киңәй­телде. Хуҗа­лыкта урып-җыю эшләре дә борчак урагыннан башланды, гектардан уңыш 20 центнер тәшкил итә.
“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә иген­нәрне урып-суктыруда аерым ысул саклана. Уҗым бодае басулары, мәсәлән, тәүдә тез­мәләргә салынган. “МТЗ-82” тракторында бу эшне тәҗ­рибәле механизатор Сергей Фидурайкин алып бара. Тезмәләрне суктыру исә шулай ук булдыклы комбайнчылар Хафиз Әминев һәм Вилмир Үтәшевка йөкләтелгән. Уҗым культуралары хуҗа­лыкта 300 гектардан артыграк били, алар тиз арада урып-суктырып та алынган. Сабанашлык культураларыннан арпа 800 гектарда үстерелгән. Аны урып-суктыруда да, нигездә, аерым ысул кулланыла. Шул ук вакытта бөртеклеләр өлгер­гән басуларны турыга суктырып алырга да ниятлиләр.
Урып-җыю эшләре кызу белән хуҗалыкның Комсомол бүлекчәсе ындыр табагына ашлык агымы да күзгә күренеп артты. Кайтарылган ашлык эшкә­ртелеп, тиз арада амбарларга урнаштырыла. Би­редә киләсе елга чәчү орлыгы туплау да бара. Әйткәндәй, ындыр табагындагы ашлык саклагыч­ларның барысы да чистартылган, биналарга химик эшкәртү дә үткәрелгән. Монысы инде ашлыкның сыйфатлы килеш сакланышын тәэмин итә.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»