Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хуҗалыклар “Ленин”га тиңләшә

Хуҗалыклар “Ленин”га тиңләшә
16.08.2018 / Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыклар  “Ленин”га тиңләшәБиредә ашлык җыемы – 100 мең центнер, көндәлек сатылган сөт – 10 тонна!

“Ленин”токымчылык заводы” җәмгыяте — Дүртөйле районында иң күп ашлык җитештерүче һәм сатучы хуҗалыкларның берсе. Районда сатылган ит һәм сөтнең 13 проценты “Ленин”лыларга туры килсә, үстерелгән ашлыкның 16 проценты — алар өлеше. Соңгы унъеллыкларда аграр хуҗалык җитештерүне бермә-бер арттыруга ирешә. Токымчылык заводы буларак, яхшы токымлы маллар сата. Керемнең шактый өлеше терлекчелеккә туры килә. Шуңа күрә дә тармактагы тотрыклылыкның сыйфатлы мал азыгына бәйле булуын яхшы аңлыйлар. Басучылыктагы казанышлар моны ачык дәлилли. Бу көннәрдә җәмгыятьтә борчак, арыш урагын тәмамлап киләләр. Гектар куәте 30 центнерга якынлаша.


“Ленин” хуҗалыгын бүген районда гына түгел, республикада үрнәк итеп куялар. Билгеле, хәзер “коры саннар” өчен генә мактамыйлар. Коры дигәннән, аграр предприятие җитәкчесе Альберт Дәүләтбаевны бераз “корырак” дисәләр дә, аның бу холкы хезмәт нәтиҗәләрендә ачык чагыла. Җитәкче бер сүзле, таләпчән, әмма намуслы эш белән янганнарны бәяли белә. Хуҗалыкта уртача айлык эш хакы 23,5 мең сумга җиткән. Әлеге максатка аена 3,4 миллион сум тотыныла.
Җитәкче белән урак башлануның тәүге атнасында очрашкан идек. Гадәти сорауга ул: “Урып-җыюны вакытында башкару өчен бер проблема да юк. Һава торышы гына бозылып, эшкә аяк чалмасын иде”, — дип җаваплады. Басуда сигез комбайн эшли. Күрше хуҗалыктан бирелгән мең гектарны исәпләгәндә, бөртеклеләр мәйданы 4800 гектардан арта. Сигез комбайнга бүлгәндә, урак озаккарак сузылмасмы соң, дигән сорауга да җавабы әзер иде:
— Ә сез аларның маркасына игътибар итегез. Икесен соңгы өч елда алдык. Ә “Полесье”ны үз акчабызга кайтардык. Булган комбайннар безгә уракны 15-20 көндә тәмамлау мөмкинлеге бирә. Быел уҗым культуралары мәйданын да бераз арттырып, 1300 гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Әйткәндәй, быел беренче тапкыр 100 гектарда рапс чәчкән идек. Уңышы матур күренә. Сәүдә базарында ихтыяҗ артуын исәпкә алып, алдагы елда плантация мәйданын зурайтырга кирәк булачак.

Хуҗалыклар  “Ленин”га тиңләшәХуҗалыклар  “Ленин”га тиңләшә


Әлегә фаразларга иртәрәк булса да, Альберт Рафаил улы ашлыкның тулай җыемы 100 мең центнердан да ким булмаячак, ди­­гән фикердә. Узган елда ул байтакка артыграк иде. Шулай да җитәкче киләсе елда ашлык саклау өчен яңа склад төзергә кирәк булачагын да исәпләп куйган.
— Сәүдә базарында ашлык бәяләре тотрыклы булмаганда запас белән дөнья көтү хәер­лерәк, — ди җәмгыятьнең генеральный директоры. – Ел саен уртача 4 мең тонна чамасы ашлык сатабыз. Хакларның төшүе борчый. Бары тик шуның аркасында гына узган елда сатылган ашлыкны акчага исәпләгәндә, 15 миллион сумга кимрәк булды. Халыкка таратасын һәм мал азыгына кирәген бүлеп куйганнан соң, калганын саклагычка салырга кирәк. Дөнья базарында ашлыкка хак арта башлау куандырды.
Быел урак Атсөяр бригадасындагы 190 гектарлы арыш басуыннан башланды. Җирләр уңдырышлы. Баш агроном Ришат Гәрәевның күңелендә җавап­лылык хисе көчле булса да, җанында эчке бер канәгатьләнү сизелә. Ни дисәң дә, кайсы басуга күз ташласаң да, сары келәм кебек җәелгән кырларда тулып өлгергән башаклар сөендерә. Саламын хәзер мал да кышын гына бераз чеметкәли. Ә элгәре халык чүп үләнле саламны печән урынына хәзерли иде. Баш агроном белән җитәкченең уртак максатлар белән янып-көеп һәм бер үк вакытта дәртләнеп, чәм­ләнеп эшләгән хезмәт нәти­җә­се дә бит ул басу байлыклары.
Уңыш начар түгел. Әмма аның хәтсез өлеше, әлбәттә, крестьян хезмәтеннән ерак торган бизнес-монополистлар “хез­мәте”н түләү өчен китәчәк. Альберт Рафаил улының кесә блокнотында кызыклы исәпләүләр теркәлгән. Шуларның берсе игътибарны җәлеп итте. Җәйге һәм көзге эшләрне башкарып чыгу өчен 270 тонна ягулык таләп ителә. Бу якынча 12,5 миллион сум акча, яки 2 мең тонна ашлык дигән сүз. Әлбәттә, хуҗалык башлыгы зарланмый. Дәүләтнең тоташ аграр тармакка карашы салкынрак булуы борчый аны.
Авылда бүген кызу чор. Мал азыгы хәзерләүне дәвам итәргә кирәк. Фермаларны кышлату чорына тәртипкә китерәсе бар. Урак дәвам итә. Хәер, кайчан җиңел булды һәм эшнең җае гына килеп торды авыл кешеләренә?! Әгәр һәр хуҗалыкта да эш “Ленин” җәм­гыятендәге кебек оештырылса, авыл хуҗалыгы, крестьян ихаталары тагын да җанланыр иде. Мондый фикерне биредә берничә тапкыр семинар-киңәш­мә үткәр­гән Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәк­челәре дә еш әйтә.
Альберт Дәүләтбаевның да көне генә түгел, сәгате дә исәптә. Бу көннәрдә, урак эшен җайга салгач, хуҗалык кассасына көн саен акча кертүче терлекчелек тармагындагы хәл ителәсе мәсьәләләргә күчте. Әйткәндәй, быел әлеге тармакка салынган инвестиция күләме 62 миллион сумнан арткан. Суккул фермасы яңа технология белән җиһаз­ландырылган. Җәйләү чорына кадәр Венгриядән 131 баш токымлы тана алып кайтканнар.
— Әлеге вакытта узган елның шушы чоры белән чагыштырганда һәр көн 3,3 тоннага күбрәк, ягъни 10 тонна сөт сатабыз. Шул ук вакытта, сөтнең сатып алу бәяләре төшү сәбәпле, узган сигез айда элекке хаклар белән 10,3 миллион сум алып җиткермәдек. Бу мәсьә­ләне бары тик ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә генә карап, аграр җитештерү­челәрне яклап булачак, – ди Альберт Дәүләтбаев.

Али СӘЙФУЛЛИН.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»