Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Теләк булгач, беләк карышмый

Теләк булгач, беләк карышмый
24.08.2018 / Авыл хуҗалыгы

Теләк булгач,  беләк карышмыйХуҗалыкларда, өлкәннәр белән беррәттән, яшьләр дә тырыш хезмәт сала.

Бакалы районында чәчүлек мәйданнары барлыгы 73900 гектар тәшкил итә. Шуның 36273 гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар игелә. Узган елда игенчеләр шулардан 63 мең тонна уңыш җыеп алды. Аерым басуларда гектар көче хәтта 60-65 центнерга җитте. “Дружба”, “Нива”, “Якты Чишмә”, “Үмер”, “Мирзаит”, “Агро-ресурс” хуҗалыклары басуларында быел да уңыш матур күренә. Һава шартлары комачауламаса, хезмәтчәннәр мул уңыш җыеп алуга өмет итә.


— Елына күрә басуларыбызда ярыйсы уңыш өлгерде, кышлатуга мал азыгы хәзерлибез, өлгергән басуларда иген суктырабыз. Чәчүлекләребез 2,8 мең гектар исәпләнә. Солыны җыеп алдык инде. Гектар көче 30 центнердан артык булды, — ди “Якты чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Вячеслав Филиппов.
Басуда комбайннар гөрли, ашлык исе таралган. Эшнең иң кызган мәле. Комбайнчылар Валерий Осипов, Иван Мрясов, Фәнил Ахунов бүген матур күрсәткечләргә ирешә. Яшь механизатор Александр Мрясов быел гына армия сафларыннан кайткан. Хәрби хезмәткә кадәр Бакалы һөнәри училищесын тәмамлап, шушы хуҗалыкта бер ел эшләп киткән. “Авыл кешеләренең хезмәте җиңелләрдән түгел, ул вакыт кысаларына да сыешмый, әмма бик тынгысыз һәм бик тә кирәкле эш башкарганнарга, шул исәптән яшьләргә дә, без мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз”, — ди Вячеслав Филиппов.
— Басудан кайткан ашлыкны кабул итәргә, бер кат булса да җилгәргеч аша чыгарырга өлгереп барабыз. Кыздырырга, аның сыйфатына хилафлык китерергә ярамый. Июнь-июль айлары игеннәр өчен көйсез булса да, бөртеклеләрнең торышы начар түгел. Алдагы көннәр генә матур торсын. Бүген басуда, ындыр табагында эшләүчеләрнең барлык теләге шул, — ди Вячеслав Геннадиевич.
— Өлгерү белән арпаны суктыра башлаячакбыз. Басуларны тәгаенләп куйдык инде. Урак белән беррәттән, басуларны саламнан арындыру, көзге чәчү эшләре дә бара, — ди хуҗалык агрономы Артём Игушин.
“Якты чишмә”дә меңгә якын мөгезле эре терлек, җитмештән артык ат асрыйлар. Биредә һәр терлеккә 38 центнер азык берәмлеге хәзерләү максатын куйганнар. Сыйфатлы печән җыеп куйдылар. Хәзер тәҗрибәле механизаторлар һәм шоферлар зур тырышлык белән сенаж чокырларын тыгызлап тутырып каплыйлар. 30 мең центнер сенаж һәм силос кышлатуны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Әлеге вакытта хуҗалыкта 3 тоннадан артык сөт савалар. Ике ел элек сөт саткан көндәлек акча хуҗалыкның төп чыгымнарын каплап бару мөмкинлеге бирә иде. Бүгенге бәяләр сәясәте тотрыксыз. Хаклар сизелерлек төште. Ничек кенә булмасын, бу төр авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин кадәр күбрәк җитештерү максатын куеп эшли “Якты чишмә” хезмәтчәннәре. Бу уңайдан савучылар Зания Кириллова, Людмила Исаева, Светлана Чернова аеруча тырышып эшли.

Авыл хуҗалыгы консультация үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 августка республикада 598 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Бу гомум мәйданның 34 процентын тәшкил итә. Тоташ алганда, 1 миллион 213 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Ашлык суктыру республиканың барлык биш климатик зонасында да бара. Төньяк-көнчы­гышта уҗым культураларын ура гына башлаган булсалар, Урал яны зонасында әлеге эш тә­мамланган. Хуҗалыклар сабанашлыкны урып-җыюга басым ясый. Әлеге зонада бу культура гомум мәйданның 9 процентында җыеп алынган.


Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Бакалы районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»