Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңганнарга уңыш юлдаш!

Уңганнарга уңыш юлдаш!
30.08.2018 / Авыл хуҗалыгы

Уңганнарга  уңыш юлдаш!Урып-җыю эшләре буенча Чишмә районы республикада алдынгылар рәтендә.

Августның сирәк иркәли торган кояш нурлары астында иген басуы алтынсу диңгезне хәтерләтә. Анда берничә басу корабы шаулый – бер басуда егерме комбайн гөрли! Чишмә районындагы “Башкирагро­инвест” җәмгыятендә эшләр көйле бара. Җәмгыятьнең бу районда 18 мең гектар мәйданда төрле авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә. Бөртеклеләр 8600 гектарда игелә. Бүген аның яртысыннан күбесе – 5 меңнән артык гектарында уңыш җыеп та алынган инде.


– Иң мөһиме – һава торышы шулай әйбәт торып, безгә иркенләп эшләргә мөмкинлек булсын иде, — ди җәмгыятьнең “Мир” участогында эшләүче агроном Рамил Рама­занов, маңгай тирен сөртеп. – Көннең елны туйдырыр чаклары бит.
Бөртеклеләрне урып-җыю бу­енча җәмгыятьтә ике бригада эшли. Техника яхшы. Алты комбайнны читтән җәлеп итсәләр, ундүрте – үзләренеке. Аларның икесен – быел, икесен былтыр алганнар. Рамил Ринат улы – биредә бер елдан артык кына эшләүче яшь, сәләтле белгеч. Аның сүзләренә караганда, бөртек­леләрне сентябрь уртасына җыеп бетерергә тиешләр. Аннары шикәр чөгендере уңышын җыю башлана. Көзнең озайлы яңгырлары баш­ланганчы өлгереп калырга ты­рышып, җиң сызганып эшлиләр биредә. Әлбәттә, тырышлык бушка китми, матур нәтиҗә­ләрен күрсәтә – урып-җыю эшләре буенча Чишмә районы бүген алдынгылар рәтендә.
Районда барлыгы 42311 гек­тарда бөртеклеләр чәчелгән. Аның инде 53 проценты (22516 гектар) – 58 тонна ашлык җыеп та алынган. Уртача гектар көче – 25,7 центнер. Әйе, уңганнарга уңыш юлдаш була ул!

Ләйсән Якупова.

Шул ук вакытта...
Республикада урып-җыю эш­ләре кызганнан-кыза. Баш­кортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1766 мең гектарның бүгенге көнгә 874 мең гектары чабылган, 838 мең гектарда ашлык суктырылган. Бу гомум мәйданнарның 47 процентын тәшкил итә. Барлыгы 1 миллион 646 мең тонна уңыш җыелган.
Чакмагыш районы абсолют лидер булып тора. Бүгенге көнгә анда 92 мең тонна аш­лык җыелган. Икенче урында Стәрлетамак районы, аның күрсәткече – 87,7 мең тонна.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»