Техникалары – яңа, эш шартлары – яхшы!
18.09.2018 / Авыл хуҗалыгы

“Урожай” ширкәте – районда гына түгел, республикада да танылган хуҗалыкларның берсе. Алар игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме — эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнә. Шулай булмыйча, хуҗалык белән 17 елдан артык булдыклы җитәкче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелек итә.
Әйтергә кирәк, ширкәт басучылыкта һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен район сабантуенда 2010 һәм 2014 елларда җиңел автомобильләр белән бүләкләнде.
Агымдагы елда да сынатмадылар: беренче урынга чыгып, “абсолют чемпион” исемен горур йөртәләр.
Моңа ирешү өчен ел дәвамында тырышырга, көч түгәргә кирәк, әлбәттә. Хуҗалык җитәкчелеге басуларга кертү өчен кыштан ук җитәрлек күләмдә ашлама, сыйфатлы орлык туплый; машина-трактор паркын яңартуга, булган техниканы сакчыл файдалануга ныклы игътибар бирә.
Дулкынланып утырган иген кырлары ширкәт җитәкчелегенең, басучылык белгечләренең һәр участокта хезмәтне тиешенчә оештырганнарын күрсәтә. Яхшы итеп эшкәртелгән мәйданнарга элита, югары репродукцияле орлыклар кертелгән. Җәй айларында үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау эшләре алып бару нәтиҗәсендә, уңыш муллыгы белән сөендерә. Бүген аны югалтуларсыз җыеп алу өчен хезмәтчәннәр барлык тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, ал-ял белми эшли.
— Көзге бодай һәм борчак басуларында эш тәмамланды. Яңгырлар еш яву аркасында борчактан көткән уңышны алып булмады, гектар куәте 26,5 центнер гына тәшкил итте. Ә менә уҗым бодае сөендерә – гектарыннан 38 центнер уңыш бирә. Механизаторларыбыз, икеләтә җаваплылык тоеп, кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша, — ди ширкәтнең баш агрономы Рамил Нәбиев.
Күренеп тора, биредә үз эшләренә җаваплы караучы кыр батырлары намуслы хезмәт сала. Игенне “Джон-Дир” тракторында, “Макдон”, “Чулпан” комбайннарында, “МТЗ-82” тракторларына тагылган “ЖВЗ-7” чапкычларында Раил Ахунов, Илмир Галимәрданов, Азамат Мирзаянов, Илмир Минниятуллин тезмәләргә салалар. Ашлыкны суктыру механизаторлар Азат Зарипов, Денис Фазлыев, Эдуард Ким, Марсель Кадраев, Азамат Мөхәммәтдинов, Илмир Зарипов, Эльвир Мәрваров, Денис Таюшов, Рушат Сабировка ышанып тапшырылган. Әйтергә кирәк, үзйөрешле “Чулпан” чапкычын, “К-744” тракторын, “JCB” төягечен, өч тагылма чапкыч агрегатын агымдагы елда сатып алганнар.
—Техникаларыбыз — яңа, эш шартлары — яхшы. Көнгә ике тапкыр туклану оештырылган, дәртләндерү чаралары да каралган. Җырлап эшләргә була, —ди игенчеләр.
Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып алган ашлыкны Венер Ганиев, Радмир Галимәрданов, Илдар Хәсбиев, Газинур Дәүләтов, Дилбәр Әсмәндияров, Анатолий Шәңгәрәев, Мансур Нәбиев, Айдар Шәехов өзеклекләргә юл куймыйча ташып торалар. Шуны да билгеләргә кирәк: яңа уңышны кабул итү турында да хәстәрлек күрелгән. Иске Күктау ындыр табагында ашлык складларына дезинфекция ясалган, автоүлчәгечләр тикшерү үткән. Басудан кайткан ашлык “ЗАВ-40”, агымдагы елда гына урнаштырылган “ЗАВ-50” корылмасында киптерелә, чистартыла һәм келәтләргә салына. Биредә мөдир Наил Хөрмәтуллинның, машинистлар Валерий Нәбиуллинның, Рәүдәт Фәрраховның, операторлар Азат Әхмәтҗановның, Илдар Миңнегалиевның хезмәте мактауга лаек.
Бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук салам пресслаучы “ПРФ- агрегатлары керә. Бу участокта эшләүче механизаторлар Фердинант Фәхрисламов, Илмир Имамов, Денис Мостафин үз бурычларын намус белән үти. Алар көненә һәрберсе мәйданда эш башкарып, 300-400 салам рулоны төрә.
Аларны “МТЗ-1221” тракторына тагылган 14 рулон сыешлы “ПТР-10” агрегаты белән тракторчылар Борис Шәңгәрәев һәм Артем Исанов һәр бригаданың фермалары янына ташып тора.
Ширкәттә урак комплекслы алып барыла. Җирләрне туңга сөрүдә механизатолар Анатолий Калитов, Иркен Гыйбадуллин, Айрат Габдрахманов, Фәнис Гыйльметдинов өлгерлек күрсәтә. Уҗым культураларын чәчү 750 гектарда планлаштырылып, уңган механизаторлар Тимерҗан Шәрипов, Рәфис Зарипов, Инсаф Исламов, Рифат Йосыпов җирне әзерли.
— Уракны, һәр елдагыча, үз көчебез белән башкарабыз. Эшләребез ырамлы бара, һәр ширкәт әгъзасы үз бурычын намуслы үти. Гомумән, урып-җыю кампаниясенә һәркем җаваплы карый, — ди хуҗалык рәисе Айдар Мөхәрләмов.
Хуҗалык эшчәннәре һәр участокта сынатмаска тырыша. Эшең ырамлы барса, уңышың, әлбәттә, бәрәкәтле булачак.
Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.
Новости русской версии сайта

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Новости

16.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (469)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»