Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Атым да бар, йөгәнем дә...

Атым да бар, йөгәнем дә...
20.09.2018 / Авыл хуҗалыгы

Атым да бар, йөгәнем дә...Дүртөйле районының Вәлиев исемендәге хуҗалыгында елкычылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Ат гасырлар дәвамында кешеләргә аерылгысыз ярдәмче, дус, сугыш яланында канатлы калкан булып саналган. Кызганычка каршы, соңгы уньеллыкларда, авыл хуҗалыгында атлар саны кимеде, шәхси утарларда да аларга урын калмады. Техник мөмкинлекләр алга киткән вакытта дүрт аяклы тугры ярдәмчеләргә ихтыяҗ кимеде.


Дүртөйле районының кайчандыр гөрләп торган “Аргамак” ат спорт комплексында ил күлә­мендәге мәртәбәле бәйгеләр үткәрелә иде. Әле кайчан гына колхозларда атлар саны өч мең ярымга кадәр җиткәне дә хәтердә. 2000 елда бу сан ике мең, ә 2010 елда мең алты йөз башка кимегән. Дистә ел эчендә ат­ларның авыл хуҗалыгы икътисадында үз урынын югалта баруы аермачык. Бу елларда тер­лекчелектә күбрәк сөт җи­тештерүгә игътибар бирелде.
Бүген районда барлыгы 900гә якын ат исәпләнә. Хәниф Вәлиев исемендәге хуҗалыкта әлеге вакытта иң зур ат көтүе тупланган.
Соңгы чорда биредә урыс авыр йөк атларын үрчетә башлаганнар. Бу токым авыр йөк ташуда алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Алар авырлыгы белән дә чабыш атларыннан күпкә аерыла. Олы атлар 6 центнерга кадәр җитә.
– Ун ел дәвамында 40 баштан торган көтүне ун тапкыр арттырдык. Хәзер алда торган бурыч – аларның нәселен көчәйтү. Бу токым атлары ачык саргылт төстәге ялы, шундый ук төстәге бәкәле, маңгаендагы ак кашка йолдызы белән аерылып тора, – дип ат үрчетү серләре белән бүлешә агропредприятие җитәкчесе Гали Миркасыймов.
1982 елда “Акбузат” ипподромында республика чемпионы исемен яулаган җитәкченең күңел түрендә йөрткән уй-хыялы шул рәвешле тормышка аша. Авыл хуҗалыгының сүнеп барган бер тармагы да җитәкче тырышлыгы белән кабат аякка басып килә. Махсус сыйфат билгесе булган паспорт та әзерләнгәч, хуҗалык токымчылык заводы статусына ия булачак.
Ат тиз генә үсми, ул чын ат бул­ганчы, колын, тай, конан, дүнән дип, яшь үзгәргән саен аерым исем белән атала. Ә хуҗалыктагы роле буенча юртак, җигү, чабыш атларына һәм башка төрләргә бүленә. Вәлиевлылар үрчеткән атлар “олым” дигән йөк ташучы төркемгә керә. Сабантуйларда җитез җилдерүче юртаклары һәм чабышкылары, бәйрәмнәр вакытында “тройка”­ларга җигелә торган атлары да бар хуҗалыкның. Ләкин көтүдә иң күбесе — олымнар.
Атлар иркен табигать кочагын ярата. Зур көтүлекләрне биләп, ерактан ук авылга да бер ямь өсти.
Көтүче Рәфил Гыйбадуллин яңа туган колынны да күрсәтте, аның чын урыс авыр йөк токымыннан булуы белән горурланып, шатлыгы белән уртаклашты:
— Атлар — горур хайван, холык-фигылен өйрәнмичә алар белән уртак тел табып булмый. Өердә атлар кануны өстенлек итә. Колыннар туган көннән башлап тайлар, зур атлар янында, шуңа да әниләре янында уйнап-сикереп йөргән колынчыкларны саклау чараларын онытмыйбыз. Ветеринария табиблары, зоотехниклар белән элемтәне өзмибез. Яланнарда үлән күп, утлау, су эчү, ял итү урыннары билге­ләнгән. Йөгереп уйнап алу мөмкинлеге дә бар. Атларга иркенлек мөһим...
Атларны кышкылыкка кайтару өчен махсус абзарларда, кардаларда урын әзерләнгән. Салам-печән дә җитәрлек. Һәр малга 35 центнердан артык мал азыгы тупланган. Зур булмаган хуҗалыкта максатлы эшкә караш җитди икәнлеге сизелеп тора.
Токымлы ат үрчетеп сату хуҗалык кассасына файда китерә дә башлаган. Узган елда бу тармак 3 миллион сумга якын табыш китергән. Атларны ит өчен дә, хуҗалык эшләре өчен дә төрле районнардан гына түгел, күрше республика һәм өлкәләрдән дә сатып алалар.

Зөлфия Закарина.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»