Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Искра” яшәү очкыны тарата

“Искра” яшәү очкыны тарата
21.09.2018 / Авыл хуҗалыгы

“Искра” яшәү  очкыны таратаКорылыктан зыян күргән хуҗалыкларны Хөкүмәт ярдәмсез калдырмаячак.

Авылда көзге мәшәкатьләрнең кызган мәле. Сөреләсе басулар мәйданы да көннән-көн кими. Язгы чәчү берникадәр катлаулырак булса да, көзге эшләрне тоткарлардай сәбәпләр күрен­мәде. Нәкъ Тукайча: “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды”. Әлбәттә, быел аграр тармакны яңа техника белән тулыландыру да зур казаныш булып тора. Гомумән, авыл хуҗа­лыгын техник һәм технологик модернизацияләүне дәвам итү тармакны үстерүдә мөһим юнә­леш булып тора. Аграрийлар быел язгы басуга ышанычлырак чыкты. Яңа техника җитештерүчәнлекне арттыруга зур этәргеч бирде. Узган елда гына, мәсәлән, республика бюджетыннан әлеге максатларга 820 миллион сум акча бүленде. Соңгы дүрт ел эчендә бирелгән иң зур күләмле субсидия бу. Аграрийлар гомум бәясе 3,7 миллиард сумлык ике мең берәмлек­тән артык яңа техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алды.

Шул ук вакытта, быелгы җәй аерым районнарга корылык алып килде. Күптән түгел Хөкүмәт утырышында вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика хуҗалык­ларының әлеге табигать каза­сын­нан күргән зыян 460 миллион сумнан артуы турында хәбәр итте. Унбиш районда гадәттән тыш хәл игълан ителде, янә дә берничәсендә әлеге казаны рәсмиләштерү буенча документлар әзерләнә. “Исәпләү­ләргә караганда, Башкортстанда 86 мең гектарда үстерелгәннәр уңыш бирмәде, ягъни урып-җыю эшләре башкарылмады... Аңар­дан башка, Әбҗәлил, Яңавыл районнарында чәчүлекләр койма яңгырлардан, бозборчак һәм көчле җилдән зур зыян күрде”, — диде Илшат Илдус улы.

Башкортстанның Урал алды дала зонасында елның-елында эшләр игенчелек, басучылык тармагында башкалар белән чагыштырганда катлаулырак шарт­ларда бара. Быел да таби­гать көйсезлек­ләре төбәктә җитди зыян китерде. Корылыкка дучар булган районнар исә­бендә Куергазы районының “Искра” авыл хуҗа­лыгы кооперативы да бар. Язгы тәэс­соратларны яңартып, күптән түгел әлеге аграр предприятие җитәкчесе Рамил Мостафин белән элемтәгә кереп, көзге эшләрнең барышы, корылык китергән зыян, гомумән, авыл хәлләре турында сораштык.


Май ахыры якынлашканда чәчү эшләре тәмамлануга барганда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Куергазы, Зианчура һәм Күгәрчен районнары буйлап пресс-тур оештырган иде. Быел язгы кыр эшләренең ике атна чамасы соңгарак калып башлануын исәпкә алганда, ул вакытта Урал алды дала зонасына караган әлеге районнарда кырда эшнең кайнаган вакыты иде. Иҗади сәфәрдән бик канәгать булып, әллә күпме язарлык мәгълүмат туплап кайттык. Һәр район җитәкчесе журналистлар белән очрашканда, яңа уңышка зур өмет баглавын яшермәде. Хәтта Куергазы районының “Илшат Мәҗитов” шәхси предприятиесе — крестьян фермер хуҗалыгында 87 яшьлек авыл аксакалы Рәшит Мәҗитовның басу батырларына хәерлегә, игелеккә теләп фатыйха бирергә килүе шаһиты да булдык. Әйе, ул чакта алда җәйнең ничегрәк киләсен, нинди сынаулар көтәсен беркем дә фаразлый алмый иде.
Куергазыда “Искра” кооперативы белән якыннан таныштырулары очраклы булмагандыр дип уйлыйм. Чөнки алар Урал алды дала зонасында гына түгел, республика күләмендә билгеле, үрнәкле хуҗалыкларның берсе. Кооператив башлыгы Рамил Мостафин, гомумән, аграр җитештерүдәге “аксакаллар” исемлегендә. Биредә озак еллар җитәкчелек итү аның үз исемен генә түгел, ә “Искра”ны тоташ республикага билгеле итә.

Саннар телендә. Кооператив 12 авылны берләштерә. Чәчүлек мәйданнары 15 мең 800 гектардан артыграк. 5300 баштан артык сыер малы, шул исәптән 1200дән күбрәк савым сыеры асрыйлар. Уртача айлык хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә.

Билгеле, кабат “Искра” кооперативы башлыгы белән элемтәгә керүемнең дә сәбәбе бар. Рамил Гыйният улы белән сөйләшкәндә, язгы өметләрнең ни дәрәҗәдә аклануы, күрелгән табигый казаның хуҗалык эшчәнлегендә ничек чагыласы һәм авыл халкының яшәеше хакындагы сорауларга җавап табарга тырыштык.
— Рамил Гыйниятович, табигатьтә көзнең тәүге бил­геләре авылда эшне кызурак тотарга кирәклеген дә искәртә кебек. “Чебешләрне санарга” иртәрәк булса да, уңыш җыю нинди тәэсир калдыра?
— Хәтерлим, майның икенче яртысында журналистлар белән бик матур очрашулар, басу эшчәннәре белән аралашу җылы тәэссоратлар калдырган иде. Ул чагында уңышның да мул буласын юраган идек. Әмма безнең төбәк бик үзенчәлекле. Күп вакыт ул корылык белән бәйле. Дым юк икән, яхшы чәчү орлыгы да, яңа технологияләр дә ярдәм итми. Шулай да, No-Тill технологиясе белән нәтиҗәлелеккә ирешүчеләр аз түгел. Республика җитәкчесе соңгы елларда “моржиналь” культураларга күбрәк өстенлек бирергә кирәк, дигән бурыч куйды. Бик тә дөрес сәясәт. Базар ихтыяҗларын исәпкә алып та, үз мөмкинлекләреңнән чыгып та эшли белергә кирәк. Мине шунысы куандыра: быел бөтен культура да “моржиналь” булмакчы. Мин моны ашлык базарында сорау арту белән бәйлим.
Уңыш начар да, артык мактанырлык та түгел. Бөртеклеләр бездә 8 мең гектар тәшкил итә. Әлегә уртача гектар куәте 15 центнер чамасы, узган ел ул 26 центнер иде. Тулай ашлык җыемы 12 мең тоннага җитәр дип өметләнәбез.
— Корылыкка дучар булып, басучылыкта зур зыян күргән хуҗалыклар арасында “Искра” да бар. Әлегә ул югалтуларны якынча исәпләп буламы?
— Барлыгы 1600 гектарны исәптән төшердек, ягъни корылык аркасында бернинди уңыш та алалмадык.
Бу бөртеклеләрнең гомум мәй­данында 23 процент дигән сүз. Яшь иген үсентеләре чыгышы яхшы иде, күтәрелеп, буй җиткергәч тә корыды. Җәй көннәрендә кайбердә эссе­лекнең 36-38 градуска кадәр күтә­релгәне булды. Тиешле документлар әзерләнде. Федераль ведомство карарыннан соң, югалтуларны каплату өчен берникадәр акча бирелер, дип уйлыйм. Аграр җитеш­терүдә мондый югалту, әлбәттә, эзсез калмый. Безнең малларыбыз да бар, 430дан артык кооператив эшчесен дә ашлыксыз калдырырга ярамый.
— Ничек уйлыйсыз, Рамил Гыйниятович, корылык аркасында алынып җиткерелмәгән табыш, уңыш хуҗалык эш­чәнлегендә, авыл ихаталарында авыр чагылыш тапмасмы?
— Мактанып әйтмим: безнең кооператив белән танышырга килү­челәрнең барысы да “сез һаман да элекке Совет чорындагы колхоз системасыннан аерылмагансыз, эш тәртибе дә, хезмәтчәннәрнең мөнә­сәбәте дә элеккечә калган” дип китә. Һәрхәлдә, мин мондый фикерне кимсетү яки заманнан артта калу дип тә кабул итмим. Чөнки җитеш­те­рү­дә, хуҗалык итү формасында безнең яшәеш нигезен социаль мак­сатлар тәшкил итә. Хәтта “Искра”ны социаль хуҗалык статусын саклаган дип тә бәялиләр. Аграр хуҗалык авылда яшәүчеләрнең барлык социаль мәсьәләләрен хәл итүне дә үз өстенә алган.
Мондый статуста яшәү халыкның бердәмлеген көчәйтә, социаль гаделлекне, тигезлекне тәэмин итә һәм хуҗалык эшчәнлеген көйләүдә, идарә итүдә үзара ышанычны сакларга мөмкинлек бирә.
Бездә һәркем эш белән тәэмин ителгән. “Оптимальләштерү” сәясәтен үткәрсәк, әлбәттә, хезмәт хакы югарырак, эшчеләр саны 430га җитмәс иде. Айлык эшкә түләүнең 18 мең сумга җитүе начар түгел. Кооперативта һәр кешенең эшле булуы мөһим. Ә эшсез халыкның нинди проб­лема тудырачагы мәгълүм инде. Бәләкәй булса да, авылларны сакларга тырышабыз. Алты бригадада алты терлекчелек фермасы эшли. Әйткәндәй, узган ел йомгаклары буенча һәр эшче ел дәвамында 1 миллион сумлык аграр продукция җитештергән иде. Быел бу күрсәткеч аннан да күбрәк тәшкил итәчәк. Шуны әйтергә телим: нәрсә җитештерсәк, үстерсәк тә алынган табышыбыз кооперативның гына түгел, анда эшләүчеләрнең тотрыклы, имин яшәешен һәм социаль яктан яклаучы чараларны хәл итүгә тотыныла. Корылык булды, дип халыкны ашлыксыз калдырып булмый бит. Алдагы ел өчен чәчү орлыгына салып, малчылык ихтыяҗына калдырганнан соң халыкка ашлык бирә башлыйбыз. Аннан соң гына читкә сатуга, бурыч­ларны каплауга бүленә. Безнең авылларда булганда йортларның төзеклегенә генә түгел, капка алларындагы техникага да, зур-зур көтүләргә дә игътибар иткәнсездер дип уйлыйм. Менә шушы матурлык күрсәтә дә инде авылның яшәеш асылын, халыкның тормыш дәрәҗәсен.
— Дөнья күләмендә ашлыкка ихтыяҗ да кимеде, бәяләр дә төште. Дөрес, яңа хуҗалык елында хәл уңай якка үзгәрде. Соңгы елларга кадәр бөтен­дөнья сәүдә базарында ашлык сату буенча төп уенчылар бул­ган АКШ һәм Канадада быелгы корылык аларга элекке кебек лидер булу мөмкинлеген бир­мәячәк. Ә Русия быел ашлык экспортын бермә-бер арттырмакчы. “Искра”да игенчелек сәясәтендә нинди үзгәрешләр көтелә?
— Авыл иген чәчмәсә, ашлык үстермәсә ничек яшәргә, көн итәргә тиеш. Бу ике тармакны бер-берсеннән аерып карарга да кирәкми. Узган елгы ашлыгыбызны да җәй башында гына саттык. Хакы түбән иде, әлбәттә. Без кемгә ашлык кирәк — шуларга түгел, ә кем яхшырак хакка сатып ала — шуларга тәкъдим итәбез. Без, мәсәлән, 4,5 мең гектарда уҗым культурасы чәчкән идек. Бодайның уңышы гектарыннан 25әр центнер биргән мәйданнар булды. Бүген доллар да, ашлык бәясе дә үсә. Өченче класслы бодайны 10 сум һәм аннан югарырак хакка алучылар бар. Шепкән һәм җитеннең килограммын 17шәр сум белән сорыйлар. Югарыда телгә алганымча, элекке традицион культуралар белән генә чикләнмичә, “моржиналь” булганнарын да чәчәргә кирәк. Җирләребез уңдырышлы, эшче көчләр бар. Иң мөһиме: матди-техник базага иябез. Соңгы өч ел эчендә 10 комбайн сатып алдык. Гомумән, техника алуга тотынылган чыгымнарыбыз 100 миллион сумга якынлашты. Якын елларда 4 комбайнны алыштырасы бар, 14-16 ел эшләделәр. Киләчәктә шундый уй-максатлар белән яшибез икән, димәк, ашлык та үстерәчәкбез, маллар санын да киметмәячәкбез. Аграр сәясәтебез — арзангарак, күбрәк һәм ихтыяҗ булган продукция җитештерү.
Мөмкинлектән файдаланып, терлекчелек тармагы турында да бер­ничә сүз әйтергә кирәк дип уйлыйм. Кышлату чорына аяк басабыз. Фермалар әзер. Мал азыгы белән проблема юк. Ит-сөт җитештерү күрсәткечләре елдан-ел күтәрелә. Әлеге вакытта Бәләбәй сөт комбинатына көн саен 12 тонна чимал озатабыз. Бәясе былтыргыдан тү­бәнрәк булса да, исәп-хисапны тоткарламыйлар. Киләсе ел өчен 4,5 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде.
Халыкның кәефе ничек дигәндә, ышаныч белән әйтә алам: эшле бул­ганнарныкы һич тә начар түгел. Лаеклы ялдагылар да онытылмый, әлбәттә. Җәйге эссе көннәр дә, иртә таңнан төнге караңгыга кадәр дәвам иткән басу эшләре дә, терлек­челектәге мәшәкатьләр дә онытылып бара. Крестьян ихаталарындагы тормышның иң ямьле, куанычлы мәле. Ихаталарны тутырган ашлык кына түгел, һәркемнең бакчасындагы муллык, көрәеп кайткан ишле мал-туар да авыл кешеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»