Базарга юл Бүздәктән башлана
28.09.2018 / Авыл хуҗалыгы

Җаваплылыгы чикләнгән “Бүздәк элеваторы” җәмгыятендә кызу чор урып-җыю эшләре белән беогә башланып, бүген дә дәвам итә.
Быелгы уңышның тәүге ашлыгы биредә июль ахырында кабул ителгән. Хәзерге вакытта исә барлыгы 30 мең тоннадан артык ашлык тупланган, нигездә, бу — арпа, борчак һәм бодай.
— Быелгы ашлыкның сыйфаты былтыргыдан күпкә яхшы, — ди “Бүздәк элеваторы” җәмгыяте директоры Алег Сакаев. — Бодай һәм арпа, мәсәлән, 2нче класслы, үткән елда 3-4нче белән үтә иде. Дымлылык дәрәҗәсе быел да зуррак, әлбәттә. Безгә ашлыкны тирәнтен эшкәртеп, әлеге күрсәткечне ким дигәндә 14 процентка җиткерергә кирәк. Шуңа да ашлык киптер-гечләр, ә бездә алар дүртәү, тулы куәтенә эшләтелә. Лаборатория хезмәткәрләре тарафыннан ашлык сыйфатына ныклы күзәтчелек булдырылды. Бер сүз белән әйткәндә, ашлыкны сыйфатлы саклау өчен бө-тен техник чаралар күрелә.
Гомумән, республика-ның ашлык җитештерүче предприятиеләре арасында Бүздәк элеваторының абруе көчле, аңа ышаныч зур. Кыскасы, марканы тота беләләр биредә. Агымдагы урак чорында, мәсәлән, ашлык кабул итү, аны саклау буенча 45 хуҗалык белән килешү төзелгән. Элеваторның даими партнерлары күп. Шулар арасында “Башкирагроинвест” җәмгыяте-нең Бүздәк бүлекчәсе иң зур күләмдә ашлык тапшыручы буларак танылган. Моннан тыш, күрше районнардагы эре хуҗалыклар, фермерлар ашлыкны Бүздәк элеваторында саклауга өстенлек бирә.
Партнерлар ышанычын аклау биредә беренче урында тора, шушы максатта предприятиедә быелгы уракка әзерлек барышында ашлык эшкәртелүче һәм сакланучы биналарга күләмле реконструкция үт-кәрелгән. Бу юнәлештә 15 миллион сумлап инвестицияләр салу үзенең нәти-җәсен биргән, әлбәттә. Атап әйткәндә, ашлык кабул итү челтәрендә байтак механик корылмалар яңартылган, киптергечләр ремонтланган. Болар барысы да хез-мәт җитештерүчәнлеген арттыруга, җиһазларның тотрыклы эшләвенә булышлык итә.
Бүздәк элеваторының техник куәтләре дә зурдан, мәсәлән, ул 60 мең тоннага якын ашлык сакларга сәләт-ле. Шунысы үзенчәлекле, биредә техник мөмкинлек-ләрне янә дә арттыру өстен-дә дә максатлы эш алып барыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, Бүздәк элеваторы республиканың 4 төрдәш предприятиесе белән бергә Русиянең чит илләр белән сәүдә итү хокукына ия ашлык портларына турыдан-туры чыгу сертификаты алды. Монда инде элеваторның тимер юлга якын урнашуы зур әһәмияткә ия. Ашлык төягеч корылмаларны халыкара таләпләргә тәңгәл китерү максатында зур эш башкарылган, моннан тыш, ашлык сыйфатын төгәл билгеләү буенча техник яңалыклар кертелгән. Гомумән, чит илләрнең ашлык базарына чыгу мөмкинлеге Бүздәк элеваторының абруен партнерлар арасында да арттыра. Шуңа да ашлык җитештерүче предприятиеләрнең Бүздәк элеваторы белән эшлекле бәйләнешләр урнаштыруга омтылуы аңлашыла да.
Әйе, чит илләрнең ашлык базарына юл хәзер Бүздәктән дә башлана. Бу юнәлештә ярыйсы гына тәҗрибә дә тупланып килә. Былтыр, мәсәлән, Балтыйк буе илләре портларына Бүздәк элеваторыннан 350 тимер юл вагоны ашлык озатылган. Тоташ алганда, тимер юлы аша 20 мең тонна ашлык җибәрелгән. Бу максатта автотранспорт та файдаланыла, әлбәттә. Хәзерге чорда Казахстанга зур гына күләмдә ашлык озату мәшәкатьләре белән йөриләр, атап әйткәндә, 35 вагон ашлык төялә.
Быелгы ашлык кабул итү кампаниясендә элеваторда яңалыклар да көтелә. Элекке елларда биредә техник культуралардан көнбагыш кабул итү оештырыла иде. Быелдан башлап, бу юнәлештә Бүздәк элеваторы җитен орлыгы кабул итүгә махсуслаша. Белүебезчә, соңгы елларда республиканың үсемлекчелек тармагында югары табышлы сызма техник культуралар игүгә юнәлеш алынды. Җитен, атап әйткәндә, быел зур гына мәйдан били. Республикада бу төр культураны үстерүче хуҗалыклар бе-лән Бүздәк элеваторы җитен орлыгы кабул итүгә килешүләр төзеде. Тулай уңыш 4-5 мең тонна көтелә.

Коллективта бай тәҗри-бәле белгечләр эшләве дә җитәкче сүзенә куәт өсти, әлбәттә. Урып-җыю эшләре чорында хезмәткәрләр саны 50 кешегә җиткерелә. Алар арасында коллективның нигезен слесарь Шамил Мөф-тахов, электрчы Марат Газизуллин, техник-лаборантлар Светлана Сәфәргалина һәм Гөлсирень Мәүлетова, аппаратчылар Рида Мөсәл-ләмова һәм Римма Мөхси-нова, йөк төяүче Винер Вәлиев, бухгалтер Мәгъфия Хәсәнова, үлчәүче Әлфия Диярова кебек үз эшенең осталары тәшкил итә. Мастерлардан Фәнүз Исхаков белән Эльверт Сакаев та коллективта бай тәҗрибәле белгечләрдән санала.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (741)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»