Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алда тагын да җаваплырак еллар

Алда тагын да җаваплырак еллар
04.10.2018 / Авыл хуҗалыгы

Алда тагын да  җаваплырак елларБашкортстанда үтәчәк “Апимондия” халыкара конгрессы республика умартачылары алдында җитди бурычлар куя.

Кул арасына кереп, әткәм белән умарталар караганда күрек тота башлаганнан бүгенгәчә, ягъни җиденче дистәне ваклаганда да, умартачылыктан аерылганым юк. Нечкә билле бал кортлары елның-елында үзенә бер төрле сихри көч белән үзләренә чакыра: “Безгә кил, хәлләребезне белеп тор, ә без сине буш итмәбез!”. Әйе, бик тә яхшы теләктә бал кортлары, тик табигать кенә алар өчен уңайлы килсен: хуш исле чәчәкләр мул булсын, аларда бал чишмәсе тудыра торган нектар ташып торсын.
Авыл кешесенең шулай бит инде: кышын матур язны түземсезлек белән һәм зур ышаныч баглап көтә. Язын исә һәр өлкәдә мул уңышлы җәй тели, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Игеннәр уңсын, малларга үлән җиткелекле булсын, кышкылыкка да мул итеп печән хәзерләп калырга кирәк. Шулай булганда, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, умарталыкларда “урак өсте” киеренке дә, шатлыклы да, чөнки бал кортлары аяз көннең һәр сәгатен табыш туплауга сарыф итә һәм умартачылардан зур иҗтиһадлылык һәм хезмәт таләп итә. Ә алар, үз чиратында, бал кортларына тиешле шартлар тудыруны мөкәтдәс бурыч итеп саный. Һәр ике якның тырышлыгы бергә кушылса, көткән өметләр мотлак аклана — монысы бәхәссез.
Агымдагы яз бал кортлары өчен бик үк уңышлы булмады: салкын көннәр, аннары озайлы яңгырлар, ә инде юкә чәчкә атканда, урманнар, болыннар, яланнар чәчәк белән кап­ланганда янә яңгырлар, бал кортлары оча алмаслык эсселек үзенекен итте: нектар берчә юылды, берчә чәчәкләр атып өлгермәстән көйде. Ярый әле иген культуралары көч-хәл белән үзләрен саклап кала алды.
Күптән түгел якташым, Дүртөйле районы умартачылар җәмгыятенең башлыгы Зәйтүн Исмәгыйлов белән якынча ел йомгаклары турында сөйләшеп тордык.
— Бал елына югары бәя биреп булмый. Умартачыга җитәр-җитмәс кенә. Безнең якларда мул балга, нигездә, ялан һәм урман чәчәкләренә исәп тотыла, ә алар тиешле нектар белән сөендерә алмады: бүген коеп яңгыр яуды, иртәгәсен бал кортлары очыш ясамаслык эсселек хөкем сөрде. Беләсездер, умартачы бал сезоны башланыр алдыннан әйтә: үзләре кыш чыгарлык булса да азык хәзерли алсыннар иде! Ә ул теләк аклана башладымы, әлбәттә, зурракка — чиләкләп бал алуга өмет итә. Бу – табигый хәл. Төп корпуста кысынкылык булмасын дип, магазиннар да куйдык, өске корпус та үз урынын алды. Тик ни кызганыч: бик сирәк күчләр генә магазин рамнарын чак тутыра алды, ә икенче корпус бөтенләй башка “хезмәт” үтәде: ана корт шунда менеп серкә сала башлады.
Тагын гаҗәпләндергәне шул булды: инде яшь балалар чыгып бетәр вакыт җиткәндә дә ана корт серкә салуын дәвам итте. Бу хәл исә көзге ревизия ясарга ифрат зур мәшәкать тудырды: кышкылыкка карап кую шактый сузылды. Ярый әле августта һәм сентябрьдә көннәр шактый яхшы торды. Кыскасы, көзге ревизия күпчелектә соңлап ясалды, кышкы шартларга әзерләнүгә артык ноксанлык килмәде. Инде алдагы мизгелнең бик тә уңай килүен телибез.
Тәҗрибәле умартачы, Күккуян авылыннан бал бабай Зәйтүн Әхмәтзыя улы өчен районның һәр авылында урнашкан бал кортлары гаиләләре тоташ бер умарталыкны хәтерләтә. Бәләкәй умарталыкларга да барып хәл белә, умартачыларны җыеп, килеп туган хәлдән уңышлы чыгу юллары турында бергәләп киңәшләшәләр. Аннары Зәйтүн Исмәгыйлов шуны белә: 2021 елда безнең Башкортстанда бөтендөнья умартачыларының зур форумы үтәчәк. Чит ил кунаклары Дүртөйле җиренә аяк басармы-юкмы, әмма һәр умарталыкта тиешле тәртип булырга тиеш, ягъни форум тулы камилләшүгә зур этәргеч ясарга чакырылган.
Белүебезчә, Башкортстанның олы форум үткәрүгә хокук алуы безнең республиканың бал җитештерү буенча Русиядә беренче урында торуыннан чыгып хәл ителгән. Быелгы нәтиҗә­ләр, элеккеләрдән ничек кенә кайтыш булмасын, форумны бездә үткәрү-үткәрмәүгә йогынты ясый алмас. Ошбу мәкаләне әзерләгән вакытта мин Умартачылык һәм апитерапия буенча республика үзәге белән элемтәгә кердем. Анда безгә, ил буенча быелгы йомгаклар әзер түгеллеген әйтеп, форумга әзерлекнең киң колач белән алып барылуын әйттеләр. Федераль бюджеттан быелга каралган акчаның яртысы күчерелгән дә инде.
Умартачыларның бөтендөнья форумының бездә үткәреләчәге турындагы хәбәр һәм аны киң рәвештә пропагандалау хәзергә, бәлки, тиешле югарылыкта да түгелдер. Аннары барлык районнарда да, Дүртөйледәге кебек, умартачылар җәмгыятьләре оештыру да уңай нәтиҗә бирер иде. Форумны лаеклы каршылау һәр умартачы өчен дә рәсми чарага әйләнер иде.
Ни дисәң дә, әзерләнергә өч ел бар бит әле. Өлгерербез. Алдагы еллар гадәттәге бал еллары төсен дә алыр дип ышаныйк. Умартачылык тармагы, бәхеткә каршы, бөек илебез кебек таркалмады — яши һәм яшәр. Бу уңайдан дөньякүләм галим Альберт Эйнштейн әйтеп калдырганны да искә төшерми мөмкин түгел. Менә ул: “Бал кортлары җир йөзендә калмый икән, кешелек тә яшәүдән туктаячак”. Димәк, планетабыздагы күпсанлы умартачылар бал кортларын гына саклаучы түгел, кешелекне яшәтүче булып та чыгыш ясый. Яшә, яшә әле, бал корты — кешелек тоткасы һәм калканы!
Сүз дә юк, республикабызның меңәрләгән умартачысы, чираттагы елдан сабак алып, алдагы кышлатуны уңышлы үткәрү өчен бөтенесен дә эшләрләр. Моңа чын күңелдән ышаныйк!

Равил Карамов,
һәвәскәр умартачы, журналист.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»