Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шәхси хуҗалык — мөһим табыш чыганагы

Шәхси хуҗалык — мөһим табыш чыганагы
04.10.2018 / Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалык — мөһим табыш чыганагыИке дистә елдан артык күпләп кош-корт үрчетүче Гаеткуловлар моңа ныклы төшенгән.

Авылда шәхси хуҗалык булдыру актуальләшә бара. Аеруча кош-корт үстерү авыл жирендә нык таралган. Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче Гаеткуловлар гаиләсенең дә шәхси хуҗалыклары бар. Эшчәнлекләренең төп юнәлеше – каз, тавык, үрдәк үстереп сату, сатылмый калганнарын иткә тапшыру. Алар бройлер чебеш­ләр, йомырка сала торган тавык, үрдәк, казлар да сата. Бу эшне алар 1997 елда башлап җибәрде. Менә 21 ел инде шәхси хуҗалыкларында тырышып хезмәт салалар.


Гаеткуловлар гаиләсенә авылда сокланмаган кеше юк. Гаилә башлыгы Илдус та, җәмәгате Зилә дә Кырмыскалы районында туып- үскәннәр. Илдус Шәрәйдән булса, Зилә — Акташ авылы кызы. Бер-берсен табышып, 25 ел бергә тату, тигез гомер итәләр. Курчак кебек чибәр ике кыз үсте­рәләр. Өлкән кызлары Камилә — Прибельский урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында, кече кызлары Самира 2нче сыйныфта белем алалар. Кызлар тырышып укый. Камилә – волонтер да, өлкән яшьтәге кешеләргә дә ярдәм итә, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Әти-әниләренә дә ярдәмләшә тырыш кызлар. Гаеткуловлар гаиләсе ике катлы зур йорт та салып керде.
Алар үзләренең проекты буенча кош-корт асрау өчен мини-ферма төзегән. Фермада һәрбер төр кош аерым бинада асрала. Кошлар өчен яхшы шартлар булдырылган. Бинада чис­та, якты, җилләтү корылмасы куелган. Кошларга җим салү, су эчерү урыннары да уйлап эшләнгән. Кош-кортларны чыгарып йөртү өчен зур җир биләмә-ләре бар, чөнки казлар күп вакыт тышта, ачык һавада торырга тиеш. Кошларның да, кешенеке кебек үк, холыклары төрлечә. Шуның өчен аларның кәефләрен тоя белергә, аларга карата игътибарлы булырга кирәк. Димәк, шәхси хуҗалыкта кош-корт асрау өчен теләк кенә түгел, ә белем дә кирәк. “Бу эш авыр да, кызык та”, ди хуҗалар.
Гаеткуловлар җитеш­терү күләмен арттыруга да саклык белән карый, чөнки хуҗалыкның төп максаты – продукциянең сыйфаты. Сатып алучыларга да алар кош-кортны карау һәм үс-терү буенча төрле киңәш бирә. Чөнки бүген күпләр үзләре сәламәт кош үсте-реп, экологик таза азык-төлек белән туклануга өс­тенлек бирә. Ә Гаеткулов-ларның төп бурычы — бу мәсьәләдә халыкка ярдәм итү. Үз эшләреннән шатлык, рәхәтлек алып яши алар. Авылда яшәүне зур, ныклы хуҗалыктан башка күз алдына да китерми алар.
Алар киләчәккә ышаныч белән карый һәм иртәгәсе көнгә яңадан-яңа планнар кора. Аңлашыла, шәхси хуҗалык — авыл халкы өчен мөһим табын чыганагы. Кош ите җитештерү гаилә өчен өстәмә керем алу, мул тормыш чыганагы булып тора.
Үз көчең белән тапкан мал-мөлкәт үз-үзеңне хөр-мәт итәргә өйрәтә, балалары өчен дә зур тәрбия мәктәбе. Шундый үрнәкле гаиләләр күбрәк булсын!

Айгөл ШАКИРОВА,
Олыкүл мәктәбе укытучысы.
Кырмыскалы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»