Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ил данын аграрийлар күтәрә

Ил данын аграрийлар күтәрә
11.10.2018 / Авыл хуҗалыгы

Ил данын аграрийлар күтәрәБашкортстанның авыл хуҗалыгы тармагы барлык күрсәткечләр буенча да Русиядә әйдәүче урыннарны били.

Республика көнен билгеләгәндә, җөмһүриятебез оештырылган еллардан башлап илнең тотрыклы аграр төбәкләренең берсе булуын билгеләргә кирәк. Бүген Башкортстан — заманча, үсеш динамикасы яхшыра барган һәм инвестиция җәлеп итү ягыннан ышанычлы һәм инвестиция күләме буенча илдә тәүге “унлык”ка кергән, аграр җитештерү үсә барган төбәкләр исемлегендә. Бүген Башкортстан — тулай аграр җитештерү күләме буенча ил төбәкләре арасында — сигезенче, Идел буе федераль округында өченче урында тора.


Узган гасырның 90нчы еллар башы ил язмышы өчен авыр, хәвефле чор иде. Сәяси, социаль-икътисади хәлләр куәтле илнең таркалуына китерде. Яңа Русия үз дәүләтчелеген ныгыта башлаган чорда Башкортстан Федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтләрен яңача дәрәҗәгә күтәрүгә иреште. Әлбәттә, өч дистә елга якын вакыт эчендә республиканың иҗтимагый-сәя­си тормышы гына түгел, шәһәр һәм авылла­рыбызның социаль йөзе, яшәү шартлары да үзгәр­де. Икътисади мөмкинлекләр җитеш­терүнең барлык тармакларында да күрсәткечләрне ил күләмендә үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрде. Республика тарихындагы “яңа яшәеш” чорын 1954 елда Хөкүмәтнең авыл хуҗа­лыгындагы артта калуны туктату максатында мөһим чаралар кабул итүе белән чагыштырырга булыр иде. Ил Хөкү­мәте 1954-57 елларда Башкортстанга гына 9 меңгә якын трактор, меңнәрчә комбайн һәм башка техника бирә. Иң мөһиме — күмәк хуҗа­лыклар нәрсәне һәм күпме кү­ләмдә җитештерүне үзләре хәл итү хокукына ия була. Нәтиҗәдә 1954-58 елларда Башкорт­станның чирәм җирлә­ре дәүләткә өстәмә рәвештә 30 миллион тонна ашлык озата. Башкортстан елъязмасындагы шушы вакыйгалар соңгы 10-15 елдагы матур үзгәрешләргә аваздаш сыман.
Әйе, аграр җитеш­терүдә дәүләт программаларын уңыш­лы тормышка ашыру нәти­җәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше елдан-ел арта бара. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, әлеге катего­риядәге хуҗалыклар 83 миллиард сумлык яки тулай җитеш-терүдә 48 процент күлә­мен­дә продукция җитештерде.
— Авыл хуҗалыгы җитеш­терүендә узган елда мөһим адым эшләнде, — диде яз көне аграрийлар белән очрашуда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Тармакта хезмәт җитеш­терүчәнлеге артты һәм, һәр хезмәткәргә исәпләгәндә, узган елда һәр эшче уртача 1,4 миллион сумлык продукция җитеш­терде. Бу яхшы сан... 2017 елда аграр җитештерүне 2,8 процентка арттыра алдык. Илдәге уртача күрсәткеч дәрә­җәсендә ул. Үсемлекчелектә үсеш – 5,2, терлекчелектә бер процент чамасы тәшкил итте.
Авыл эшчәннәре быел да Республика көнен лаеклы, хезмәт җимеш­ләре белән каршылый. Башкортстандагы уңыш бәйрәменең дә тантаналар белән бәйле чаралардан соң үткәрелүе — олы мәртәбә. Көзге бәйрәмнәрнең икесе дә бер-берсен тулыландыра кебек. Чөнки, Башкортстанны илдәге аграр төбәк дигәндә, беренче чиратта, авыл эшчәннәренең — фидакарьлеге, крестьяннарның, төрле һөнәр ияләренең тынгысыз хезмәте күз алдына баса.
Шунысы куанычлы, Башкортстан быел да ашлыкның тулай җыемын 3 миллион тоннадан арттырды. Уртача уңыш һәр гектардан 22 центнер чамасы тәшкил итә. Әлегә мәгълүмат­лар якынча, ләкин аларның кимемәячәге бәхәссез. Йөзәр мең тонна ашлык җыеп алучы Благовар, Дәүләкән, Мәләвез, Стәрлетамак, Чишмә, Авыргазы, Илеш, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнарының авыл эшчән­нәре аерым хөрмәткә лаек. Ә иң зур уңыш — Чакмагыш районында. Биредә гектар куәте 37,3 центнер тәшкил итте.
Сүз башында республика казанышларын 1950 еллар уртасында ил күләмендә авыл ху­җалыгына хөкүмәт тарафыннан бирелгән үзаллылык белән чагыштырган идем. Ул вакытта һәр хуҗалык ничек көн күрергә тиешлеген, нәрсә чәчеп, үсте-рер­гә кирәклеген үзе хәл итте. Соңгы елларда республикада традицион басу культуралары өлкәсендә моржиналь булганнарына күбрәк игътибар бире-лүе дә аграрийларның үзаллы яшәешкә омтылуы белән бер­рәттән, ил, дөнья базары сулышын тоеп эш итүе белән аң­латыла. Бер сүз белән әйткәндә, авыл хуҗалыгы көндәшлек шартларында эш итәргә өйрәнә.
Соңгы елларда аграр сәя­сәттәге үзгәрешләр тармакны гына түгел, җитештерүдәге барлык юнәлешләр­нең дә тамырдан үзгәрүенә китерде. Бу рес­публиканың 40 проценттан күбрәк халкы яшәгән авылларда гына чагылып калмый. Социаль мәдәни, җитештерү өлкәләре елдан-ел яңара, камилләшә. Техник модернизацияләү дәвам итә. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда, машина-тракторлар сатып алуга бүленгән дәүләт субсидиясе соңгы 5-6 елда 7,1 миллиард сумнан арткан. Шушы максатларны күз уңында тоткан комплекслы программа кысаларында, узган җиде ел дәвамында 3520 трактор, 1545 берәмлек ашлык комбайны, 284 үзйөреш­ле мал азыгы комбайны һәм башка бик күп төрдәге техника сатып алынды.
Ел саен үткәрелүче “Агрокомплекс” халыкара күргәзмә­ләр, “Сөт иле” Бөтенрусия фестивальләре Башкортстан аграрийларының мәртәбәсен күтәрә, республика исемен дөнья күләмендә таныта. Чара-ның тәүгесендә мәсәлән, ел саен Русиянең 30дан артык төбәген­нән, ике дистәгә якын иленнән катнашалар. Ә инде 2021 елда умартачыларның халыкара “Апимондия” ассоциациясенең 47нче конгрессының Башкорт­станның башкаласы Уфада үткәреләчәге турындагы хәбәр, гомумән, төбәккә Русия данын яклау мөмкинлеге бирәчәк. Аграр елъязмадагы мөһим вакыйгалар арасында узган елның җәендә җир сөрүчеләрнең VI Бөтен­русия ачык чемпионаты узуы да безне бөтен дөньяга танытты.
Аграр тармакта соңгы еллар­да инвестицион проектлар кү­ләме арту, чит ил эшкуарла-рының кызыксыну белдерүе, хез­мәттәшлек итү теләге үсү дә республикада максатлы дәүләт сәясәте булуын күрсәтә. Ел дәвамында гына дөньяның төрле кыйтгаларыннан дистә­ләрчә бизнес вәкилләре, ком­панияләр Башкортстанда инвестиция өчен уңайлы мохит булуын күреп, хезмәттәшлек итәр-гә әзер булуларын белдерде. Рәсми белешмәләрдән күре­нүенчә, әлеге вакытта агро­сәнәгать тармагы буенча әзер-ләнгән 39 инвестиция­ проек­тының гомум бәясе 83,2 миллиард сумга җиткән.
Шулай ук, Башкортстанда дәүләт сәясәтен тормышка ашы­руда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кабул ителү һәм уңышлы эшләве авыл яшәешен тагын да җан­ландыруда, мөһим проблемаларны тизрәк һәм нәтиҗә­лерәк хәл итүдә зур этәргеч булуын ассызыкларга кирәк. Ел дәва­мын­да фәкать шушы программа кысаларында гына да районнарда, авылларда халыкны борчыган бихисап проблемалар чишелде.
— “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы­ның нәтиҗә­ләре начар түгел. Кешеләр теләк булганда проблемаларны хәл итү, анык эшләр башкару мөмкин икә­ненә ышанды. Кайдадыр юллар торышы яхшырды, зиратларда койма тотылды, чишмәләр тазартылды, кайдадыр зур булмаган төзелеш эшләре башкарылды. Гому­мән әйткәндә, бу проектлар халыкның үзен җәлеп итеп, аларның башлангычында ях­шы, изге эшләр башкару мөм­кинлеген күрсәтте. Бу эшне киләчәктә дә мотлак дәвам итәргә һәм тормышка ашырырга кирәк, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»