Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңышлар артында тырыш хезмәт ята

Уңышлар артында тырыш хезмәт ята
26.10.2018 / Авыл хуҗалыгы

Уңышлар артында тырыш хезмәт ятаИлеш районы эшчәннәре бәйрәмне югары хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре быел 137 мең 570 тонна ашлык суктырып алды. Һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш җыелды. Хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә орлык һәм фураж туп­ланды, ягъни киләсе ел уңышы өчен яхшы нигез салынды. Районның авыл хуҗалыгы тармагында яуланган уңышлары белән таныштыруын сорап, без район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Нәбиевка мөрәҗәгать иттек.


— Һәр елдагыча, Авыл хуҗа­лыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәт-кәрләре көнен Илеш районы уңган-нары югары хезмәт казанышлары белән каршы ала. Бураларыбыз ашлык белән тулы булсын өчен районның һәр хуҗалыгы үз өлешен кертергә тырышты. Тулай җыемга килгәндә, иң югары уңыш — 16327 тонна — “Урожай” хуҗалыгында алынды. Биредә гектар куәте дә югары булды, ул 25,8 центнер тәшкил итте. “Агыйдел” җәм-гыятендә тулай җыем — 10147, Куйбышев исемендәге хуҗалыкта — 9950, “Мир”да — 8298, “Маяк”та 7270 тонна булды.
Крестьян-фермер хуҗалыкла­рына килгәндә, иң югары тулай җыемны алуга Илмир Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгы эшчән­нәре иреште. Биредә барлыгы 11573 тонна бөртекле культуралар суктырып алынды. “Урожай”дагы кебек үк, биредә дә гектар куәте югары булды: һәр гектардан 25 центнер тәшкил итте. Гыйлемҗан Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында — 8962, Альберт Рамазановныкында — 5137, Илдар Ялаловныкында 2822 тонна тулай җыем алынды.
Районыбыз бөртеклеләр генә түгел, техник культуралар үстерү буенча да республикада алдынгылар исәбендә бара. Мисалга, “Илеш МТС”ы җәмгыяте быел рапс культурасыннан барлыгы 2000 тоннадан артык уңыш алды. Аның гектар куәте 23 центнерга җитте. Рапсны “Үзәк МТС”ы, “Урожай” җәмгыяте, “Илеш” кооперативы, “Мир” җәм-гыяте, Г. Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы да үстерде һәм югары уңыш алуга иреште.
Райондагы 10 хуҗалык югары репродукцияле орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Шунысын ае­рым әйтергә кирәк: соңгы елларда бөртекле һәм техник культу-раларның яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертү буенча районда эзмә-эзлекле эш алып барыла. Мисалга, быел тәүге тапкыр арпаның — “Памяти Чепелева”, язгы бодайның — “Кинельская юбилейная”, борчакның — “Рокот”, гор­чицаның “Рапсодия” сортлары чәчелде һәм алардан әйбәт кенә уңыш алынды.
Бүген орлыкчылык белән шө-гыльләнүче хуҗалыкларның реа-лизациягә әзерләп куелган 5400 тонна югары репродукцияле орлыгы бар.
Район киләсе елга чәчү чималы белән тулысынча тәэмин ителде: 17 мең тоннага якын орлык запасы хәзерләнде.
Район техник паркны яңартуга да елдан-ел зур игътибар бирә. Мисалга, быел төрле чыганаклардан бүленгән финанс исәбенә 100 миллион сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Моннан тыш, берничә хуҗалыкта ашлык складлары төзелде, ашлык киптерү һәм җилгәрү агрегатлары алынды.
Мал азыгы хәзерләүгә дә ныклы игътибар бирелде. 17500 тонна печән, 81 мең тонна сенаж, 69 мең тонна силос, 24800 тонна салам хәзерләнде. Боларның барысы да, узган елдагы белән чагыштырганда, планга карата күбрәк җитеш-терелде.
Игенчеләребез генә түгел, терлекчеләребез дә ел дәвамында тынгысыз хезмәттә булды. Агымдагы елның 9 аенда барлыгы 41710 тонна сөт, 5211 тонна ит җитештерелде, һәр сыердан сөт, терлекләрдән көнлек артым алынды.
Терлекчелек тармагында аеруча “Урожай”, “Урал”, Куйбышев исе­мендәге хуҗалыклар югары нәти-җәләргә иреште. Районда барлыгы 5 токымчылык хуҗалыгы исәплә-неп, шуларга ел башыннан 220 баш токымлы мал сатып алынды, көтү яңарту максатында 1800 тана кертелде. Ел ахырына кадәр тагын да 200 баштан артык токымлы мал сатып алу планлаштырыла.
Барлык нәрсә саннарда һәм фактларда ачык чагыла. Агымдагы елның 9 аенда районда 2 миллиард 845 миллион сумлык авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерелде. Җитештерү күләме, узган елдагы белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк булды.
Бәйрәм уңаеннан тырышып эшләүче фермерларыбызны исем-ләп телгә аласы килә. Югары Череккүлдән — Дамир Хәсәнов, Ташкичүдән — Илшат Шәйхетди­нов, Олы Яланнан — Илшат Шәйхәйдәров, Лаяштыдан — Мират Шәймөхәммәтов, Ябалактан Дилә Габзаирова иң тырыш фермерлардан санала. Аларда эш барлык яклап та бик яхшы бара.
Беркемгә дә сер түгел, район хуҗалыкларының тотрыклы эшләве эшкәртүче һәм хезмәтләндерүче предприятиеләрнең һәм оешма-ларның эшчәнлеге белән дә турыдан-туры бәйле. Бу уңайдан “Илеш РТП”сы, “Илеш Кировец”, “Агромонтаж”, “Молоко” һәм “Илешмолоко” җәмгыятьләре, “Илешхлеб”, “Эра”, “Илеш икмәк продуктлары комбинаты” җәмгыятьләре, шәхси эшкуарлар Рәзинә Ризванова, Лилия Фәтхлисламова, Рәмзил Мөдә­рисов җитәкләгән оешмаларны уңай яктан телгә аласы килә. Алар бик үк җиңел булмаган базар мөнә-сәбәтләре шартларында җитеш-терү күләмен һәм ассортиментны елдан-ел арттыруга ирешә. “Илеш элеваторы” җәмгыяте дә елның-елында нәтиҗәле эшли.
9 ай эчендә районның эшкәр-түче предприятиеләре тарафыннан 100 миллион сумлык товар җи­тештерелгән һәм сатылган. Төгәл-рәк әйткәндә, 670 тонна икмәк, 50 тонна ит ярымфабрикатлары, 2 мең тонна сөт продукцияләре җитештерелгән.
Шунысын аерым әйтергә кирәк: районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышла-рының барысы артында да гап-гади кешеләрнең — игенчеләрнең, терлекчеләрнең тырыш хезмәте ята. Форсаттан файдаланып, яратып укый торган гәзитебез “Кызыл таң” аша барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәсем һәм бәйрәм белән котлыйсым килә.
Илеш гомер-гомергә игенчелек белән тирә-якта дан тоткан. Килә-чәктә дә армый-талмый эшләргә, тагын да югарырак хезмәт нәтиҗә-ләренә ирешергә язсын, бураларыбыз һәрвакыт ашлык белән тулы булсын иде. Тагын бер тапкыр бәй-рәм белән сезне, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Венера МӘҖИТОВА язып алды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»