Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Югалтканны ничек тергезергә?

Югалтканны ничек тергезергә?
25.10.2018 / Авыл хуҗалыгы

Югалтканны ничек тергезергә?Яки ни сәбәпле республикада рапс культурасы мәйданнары кимү дәвам итә?

1980 еллар башына кадәр Башкортстанда ашлык җитештерүдә төп культуралар буларак бодай, арыш, арпа һәм солыга өстенлек бирелә иде. “Басу патшасы” — силоска үстерелгән кукурузның файдасы зур булды. Республиканың көньяк урман-дала һәм Урал алды дала зонасына кергән хуҗалыкларда шикәр чөгендере табышлы культура буларак игелде. Бу районнарда бөртекле культуралар игү төп урак эшләре булып исәпләнмәде хәтта.

1980 еллар ахырында чәчү әйләнешендә яңа культуралар барлыкка килде. Арада рапсны аерым әйтергә кирәк. Башкалардан аермалы буларак, аның өстенлеге нәрсәдә?

Рапс культурасы борын-борыннан отышлы, файдалы булуы белән билгеле булган. Рапс һәм аның якын “туганнары”ның игелүе хакында мәгълүматлар Европа һәм Азия цивилизациясе тарихы турындагы китаплардан сакланып калган. Һиндстанда, мәсәлән, рапс 4000 ел элек үк билгеле булган. Кытайда һәм Япониядә аны якынча 2000 ел чамасы элек иккәннәре мәгълүм. Азия һәм Урта диңгез буенда урнашкан дәүләтләрдә рапс маен торакны, төрле биналарны яктыртуда файдаланганнар. Ул якты янган һәм төтенсез булган. Аннары әлеге культураны сабын эшкәртүчеләр уңышлы куллана башлаган. Урта гасырларда Голландиянең кораб ясау осталары, судно төбенә диңгез үсентеләре ябышмасын өчен аны рапс мае белән майлаган. ХХ гасырның икенче яртысында дөнья күләмендә янә “рапс бум”ы башлана. Майлы культураларны чәчү структурасында ул, соядан кала икенче урынга күтәрелә.

Нинди культура соң ул рапс? Ни өчен соңгы елларда аның турында күбрәк сөйлиләр? Башкортстанда аны үстерүнең киләчәге бармы? Башкортстан дәүләт аграр университеты профессорлары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Рафаэль Исмәгыйлов һәм Рәзит Нурлыгаяновның язмаларыннан шушы һәм гәзит укучыларны кызыксындырган бик күп сорауларга җавап табарга була.


Рапс — азык сәнәгате һәм техник максатларга кирәкле булган югары сыйфатлы үсемлек мае өчен чимал, мал азыгы җитеш­терүдә яхшы өстәмә, сидерат. “Бөртеклеләр — рапс” тандемы дөнья күләмендә җир эшкәртүдә югары культура буларак кабул ителә. Рапсның туфракта фитосанитар роле дә бәяләп бетергесез. Кызганычка каршы, бу культурага зур әһәмият биргән төбәкләр белән чагыштырганда, Башкортстанда аңа игътибар аз булуы күренә.
Русиялеләр көнбагышны гына майлы культура буларак кабул итүгә күнеккән. Башка төрле үсемлек мае, аның файдасы турында мәгълүмат та җитәрлек түгел. Дөньякүләм җитеште-рү­дә көнбагыш 5нче урында тора. Ягъни, тулай җитеш­терелгән 40 миллион тонна көнбагыш орлыгының 11 миллион тоннасы Русиягә туры килә.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда көнбагыш агрономик нормалардан артык мәйдан­ны били. Бу хәл хуҗалык­лар өчен көнбагышның бөр­теклеләргә караганда табышлырак булуы белән аңлатыла. Әмма проблема шунда, әлеге культура чәчү әйләнешендә бер үк мәйдан­га 8-9 елдан соң гына кабат кайтырга тиеш. Ләкин, ни өчендер, авыл хуҗалыгында бу таләпне санга сугарга теләмиләр. Көнбагышны берни­чә ел дәвамында урынын алыштырмыйча чәчү мәйданның корткычлар тарафыннан артык зарарлануына, чирләр артуына китерә. Мондый хәл 1990 елларда Русиянең Европа өлешенә караган төбәклә­рен­дә күп күзәтелде. Һәм туфракның уңдырыш­лылы­гын кабат тергезүгә, фитосанитар торышын яхшыртуга бик зур чыгымнар түгелде.
Әлбәттә, ашлык күбрәк җитеш­терелгән саен, аның бәясе дә төшә. Базар икъти-садының үзен­чәлекләре шулай икән, димәк, башка юлларны эзләргә кирәк. Соңгы елларда аграр тармакта маржиналь культуралар игүгә юнәлеш алынды. Бу очракта, әлбәттә, рапсны әйдәүче культура дип бәя­ләргә кирәк.
Янә дә Башкортстанда рапсны чәчә башлаган еллардагы өстенлекләргә әйләнеп кайтыйк. Республикада рапсны 1980 еллар башында игәргә тотындылар. Терлекчелектә җитештерү күләме арту катнашазыкны күбрәк әзерләү ихтыяҗын тудыра. Әмма илдә куәтләр чикле була һәм бу хәл АКШка бәйлелекне көчәйтә башлый. Моңа юл куймас өчен илебездә рапс үстерү бурычы куела.
Районнарда азык җитеш-терүне яңа биеклеккә күтәрү максатында “Аксым” программасы кабул ителә. Әле­ге мөһим аграр документта, беренче чиратта, рапсны мал азыгы рәве­шендә, яшел масса һәм орлык өчен үстерү кирәклегенә басым ясала. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Рапс” фәнни-җитештерү берләшмәсе төзел­де. Беренче зур мәй­дан­нар Илеш районында барлыкка килде. 1987 елларда башкалар да аларга актив кушылды. Рапсны яшел массага җыеп алу белән беррәттән, аны көзгә — “яшел конвейер” сыйфатында малга бирү өчен дә үстерә башладылар. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда яшел масса маллар үлеменә китерде. Рапс­ның югары аксымга бай культура булуын һәм аны малларга атна дәва­мында аз-азлап кына ашатып өйрә-тергә кирәклеген белмәү­дән килде бу югалтулар. Шул сәбәпле, рапсны чәчә башлаган байтак аграр пред­­приятиеләр бу культурадан баш тартты.
Шул рәвешле, 1990 еллар башында рапс безнең басулардан әкренләп югала барды. Ә менә күрше Татарстанда бу өлкәдә ире­шелгәннәрне саклап калу гына түгел, җитештерүнең яңа тармакларын булдыруга да ирештеләр. Казанда май сыгу заводы реконструк­цияләнде, рапс җитештерү һәм хуҗа­лыкларны рапс орлыгы белән тәэмин итү челтәре оештырылды. Эш-нең җанлануы бу республиканы элекке елларда ук рапс орлыгын иң күп җитеште­рүче итеп танытты һәм бүген дә алар әлеге статусны югалтмады.
Башкортстанда рапс җи-тештерүне арттыруда икенче омтылыш Чехия компаниясе белән берлектә “Аркео” сәнәгать төркемен оештыру белән бәйле булды. Әмма ул да төрле сәбәпләр белән уңышсызлыкка очрады.
Ниһаять, республикада рапс орлыгы җитештерүне тергезү проблемалары кабат көнүзәккә чыгарылды. Аграр сәүдә базарында аның орлыгын һәм гибридларын, үсемлекләрне химик эшкәртү чараларын тәкъдим итүче чит ил “уен­чы”лары да күренгәли башлады. Әй­тергә кирәк, кайбер хуҗалыклар рапс “тәмен” инде татырга да өлгерде. Бөртеклеләрдән аермалы буларак, аның орлыгын да кыйммәтрәккә сатып була. Гомумән, әлеге вакытта орлык дефициты саклана. Бу, беренче чиратта, югарыда телгә алынган Казандагы рапс орлыгын эшкәртү заводының ихтыяҗ­лары арту белән бәйле. Бер яклап, бу хәл безнең хуҗа­лыклар өчен бик яхшы. Кайбер дилер компанияләре орлыкны Көнбатыш Европа илләре өчен дә сатып ала башлады. Анда рапс орлыгын биодизель ягулыгы җитештерүдә файдаланалар, ә калдыгын малларга азык рәвешендә бирәләр. Кыскасы, илдә генә түгел, дөньякүләм сәүдә базарында рапска ихтыяҗ бар.
Шул ук вакытта, Башкортстанда рапсның бик чикле мәйданда үстерелүе безне, галимнәрне, зур борчуга сала. Исәпләүләр буенча, рапс мәйданнары төньяк урман-дала зонасындагы, төньяк-көнчыгыш урман-дала, Урал алды һәм Урал аръягы дала зонасындагы сөрентеләрнең биштән бер өлешен алып торырга тиеш.
Саннарга игътибар итик. Узган ел республикада майлы культуралар 281 мең гектарны биләде. Күрсәткеч, 2016 ел белән чагыштырганда, 18 мең гектарга күб­рәк. Беренче карашка, аграрийларның маржиналь культуралар мәйданын арттыруы куанычлы да кебек. Әмма фәнни анализ икенче бер проблеманы ачып салды. Әлеге үсештә көнба-гышның — 13 мең, җитеннең – 5 мең гектарга артуы, ә рапсның, киресенчә, 9 мең гектарга кимүе күзә­телә. Ягъни, аның гомум күләме нибары 20,5 мең гектар тәшкил итә. Әгәр аны күбрәк үсте-рүчеләр белән чагыштырсак, Татарстаннан – 5, гомум чәчүлек мәйдан­нары 2,5 тапкыр азрак булган Кемерово өлкәсеннән 4 тапкыр калышабыз. Кемерово өлкәсендә рапс орлыгын азык сәнәгате өчен эшкәртүче өч завод эшли. Үзләреннән артып калганын Кытайга озаталар.
Якынча исәпләүләргә караганда, рапс мәйданнарын һәм аңа якын маржиналь культураларны 300 мең гектарга кадәр җиткерергә була. Галимнәрнең бу тәкъдимен хуплаган очракта, кирәген­нән артык чәчелгән көнба­гыш мәйданнарын кыскарту мөмкинлеге туачак. Иң мөһиме, республикада рапсны уңышлы үстерү тәҗри-бәсенә ия булган хуҗалык­лар аз түгел. Стәрлетамак районының Калинин исе­мендәге кооперативы, “Илеш МТС”ы, “Үзәк МТС” һәм башка хуҗа­лыкларда әлеге юнәлештә зур эшләр башкарыла. Респуб­ликаның көньяк урман-дала һәм төньяк-көнчыгыш хуҗа­лык­лары өчен сөрентеләрдән бөртеклеләр өлешен кимет-мичә, икътисади нәтиҗә­лелекне арттыруның башка юлы юк. Моның өчен, әл­бәттә, вегетатив сроклары кыскарак булган Себер селекциясе сортларына мөрә-җәгать итәргә кирәк. Әлбәт-тә, шундый ук сыйфатка ия чит ил гибридлары да бар һәм без аларны кире какмыйбыз. Ләкин бүген беренче чиратта икътисад һәм керем мәсь­әләләре көн кадагында булырга тиеш. Бу җәһәттән рапс файдалы, табышлы культура булып кала. Аның мал азыгы өчен дә кыйммәтле чимал булуын онытырга ярамый. Аның саламы да, бөртеклеләрнеке белән чагыштырганда, туклыклырак исәпләнә. Югары аксымга ия булганлыктан, аны терлекчелектә, кошчылыкта катнашазыкка кушу зур файда бирә. Уртача савым 4 мең килограммнан арткан хуҗалык­ларда савым сыерларының концентрацияле азыгына төп катнашма булырга тиеш ул. Әл-бәттә, рапс үзе генә дә, яисә солы белән кушып чәчел-гәндә яшел конвейер тәмам­ланганда алыштыргысыз азык булып тора. Кышын терлекләргә силоска кушып бирү өчен яшел рапс массасын туңдыру тәҗрибәсе дә киң кулланыла. Мондый катнашма сөт алуны арттыруда һәм сөтнең майлылыгын күтәрүдә мөһим роль уйный.
Рапсны бал кортлары да ярата. Ул, сидерат буларак, аеруча бодай культурасы чәчүдән алда файдаланыла. Без республика аграрий­ларының рапска игътибары артачагына ышанабыз. Ки-ләсе ел өчен яңа чәчү әйлә-неше турында уйлаганда, табышлы рапс культурасына да зуррак мәйданнар бүле­нәчәгенә өмет итәбез.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН әзерләде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»