Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тырышканга эш карышмый

Тырышканга эш карышмый
08.11.2018 / Авыл хуҗалыгы

Иске Калмияр сөтчелек фермасы мөдире Вячеслав Шәйсолтанов.Сергей Ханов җитәкчелегендәге хуҗалыкта игенчелектә дә, терлекчелектә дә эшләр көйле бара.

Иске Калмияр – Тәтешле районында иң матур удмурт авылларының берсе. Биредә элек-электән тырыш, эшсөяр, егәрле халык яши. Мәктәптә балалар туган телен өйрәнә, мәдәният йортында да удмурт халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү буенча күләмле эшләр башкарыла. “Агро-Танып” авыл хуҗалыгы кооперативы ида­рәсе дә Иске Калмиярда урнашкан. Аңа Кече Балзуга авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче Сергей Ханов җитәкчелек итә.
Һәркем белән уртак тел табып эш итүче, көчле ихтыярлы, заманча карашлы Сергей Тимерҗан улы Ижевск авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лагач, хезмәт юлын Удмуртиянең Сарапул районында машина-техника мастерское мөдире булып башлый. Аннары туган ягына кайтып, берничә ел “Дэмен” хуҗа­лыгын­да төрле вазыйфалар башкара, “ДСПМК” пред­приятиесенә җитәкчелек итә, “Район авыл хуҗалыгы техникасы” пред­приятиесендә баш инженер булып хезмәт сала. Соңгы ун елда “Агро-Танып”ка җитәкчелек итә. Көрчеккә терәлгән, бөлгенлеккә төшкән хуҗа­лыкны тергезү җиңелдән булмый аңа. Бүген инде хуҗалык, кем әйтмешли, “икенче сулыш” алып эшли.
Халыкның тырышлыгы бе­лән игенчелектә дә, тер­лекчелектә дә эшләр яхшы бара. Соңгы елларда ул районда күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгылыкны бирми. Болар барысы да‒ – булдыклы җитәкче Сергей Хановның, хезмәтчәннәрнең бердәм, тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Монда үз һөнәренең осталары тырышып хезмәт сала. Иске Калмияр сөтчелек фер­масы мөдире Вячеслав Шәйсолтанов, савучылар Клара Шевелева, Анюта Самигулова, бозау караучы Зоя Иванова, терлекче Герман Муллаяров, механизатор Дмитрий Семенов һәм башкаларның эшчәнлеге мактауга лаек.
Хуҗалык җитәкчесе Сергей Ханов.Хуҗалык 2060 гектарда иген һәм мал азыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Техника паркы елдан-ел яңара.
– Безнең хуҗалык уңган­нары тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә, ‒ ди Сергей Тимерҗан улы. – Хәзерге вакытта бездә 60 кеше хезмәт сала. Һич мактану түгел, быел соңгы тугыз елда иң зур күләмдә уңыш җыеп алдык. Бөртеклеләрдән гектар куәте 22,5 центнер тәшкил итте. Урып-җыю эшләрен вакытында, югалтуларсыз башкарып чыктык. Малларны кышлату да яхшы бара. Азыкны җи­тәрлек күләмдә хәзерләдек.
Әйткәндәй, бүген “Агро-Танып”та 1100 баш кара-чуар токымлы сыер малы, шул исәптән 300 савым сыеры асрала. Сөт Тәтешле сөт заводына озатыла.
Кыскасы, хуҗалык районда кыр эшләрен тәмамлау, кышлату, терлек санын тотрыклы саклау, арттыру, ит җитештерү буенча районда алдынгы урыннарны били. Хезмәт хакы айныкы-айга акчалата бирелә. Гомумән, халыкның “Тырышканга эш карышмый” дигән гыйбарәсе гүя “Агро-Танып” уңганнарына төбәп әйтелгән.

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Тәтешле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»