Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Икмәк җыры басудан залга күчте!

Икмәк җыры басудан залга күчте!
09.11.2018 / Авыл хуҗалыгы

Икмәк җыры  басудан залга күчте!Федоровка районының аграр тармак уңганнары һөнәри бәйрәмне югары эш нәтиҗәләре белән каршы алды.

Республика районнарында авыл хуҗалыгы елына йомгак ясау, аграр тармак алдынгыларын хөрмәтләү һәм данлау тантаналары дәвам итә. Шушы көннәрдә Федоровка районында да язгы-көзге чорда аграр тармактагы эшчәнлеккә йомгак ясап, алдынгыларны мактау тактасына күтәреп, алдагы чорга яңа бурыч-максатлар билгеләделәр. Бәйрәмдә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, район аграр предприятиеләренең бизнес-партнерлары, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.


Венер Фәрит улы чыгы­шында билгеләнүенчә, район­ның агросәнә­гать комплексы хуҗалык елын югары эш күрсәткечләре белән тәмам­лый. Аерым алганда, агымдагы елның тугыз аенда тармак тарафыннан 2 миллиард 238 миллион сумлык тулай про­дукция җитештерелгән. Бу узган ел күрсәткеченә карата 100,1 процент тәшкил итә. Шул исәптән 344 миллион сумлык керем алынган, ел ахырына табыш исә 64 миллион сум күләмендә булыр, дип көтелә.
Тармакта шушы күләм продукция 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 83 крестьян-фермер һәм 7300 шәхси хуҗа­лык тара­фыннан җитеште­релгән. Аларда 711 кеше хезмәт сала.
Аңлашыла, Федоровка районында тулай аграр продукция күләмен елдан-ел арттыра баруга үсемлекчелек тармагы­ның да, терлекчелекнең дә комплекслы рәвештә нәтиҗәле үстерелүе исәбенә ирешелә. Мәсәлән, елның ярыйсы ук катлаулы килүенә карамастан, районда быел да 84,4 мең тонна ашлык үстереп алуга ирешелгән. Гектар куәте уртача 17,2 центнер тәшкил иткән. Шул рәвешле алдагы язда чәчәр өчен дә, малларга аша­тыр өчен дә, халыкка таратыр һәм сатар өчен дә җитәрлек күләмдә иген тупланган. Җыеп алынган борчак һәм нут борчагы уңышы исә, гомумән, узган елдагы күрсәткечкә карата 115 процент тәшкил иткән.

Икмәк җыры  басудан залга күчте!


Әлбәттә, әлеге зур уңышлар артында, тәү чиратта, тәгаен хезмәт коллективларының фидакарьлеге, бердәм тырышлыгы, көнне төнгә ялгап, булсын дип эшләве тора. Бу җәһәттән Венер Насретдинов, беренче чиратта, “Маяк”, Фрунзе исемендәге, “Азат” хуҗа­лыкларында эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, елның-елында мул уңыш үстереп алуын билгеләде. Шепкән, җитен, рапс, горчица, нут борчагы кебек югары керемле һәм югары маржиналь культуралар игүдә исә “Линар”, “Искра” җәм­гыятьләре, “Ясаклы”, А. М. Бикташева крестьян-фермер хуҗалыклары югары нәтиҗәләргә ирешә. Чыгышында Венер Фәрит улы югарыда телгә алынган хуҗалык­лардагы алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсен бө­тен тармакка үрнәк итеп куйды.
Әйткәндәй, терлекчелек тармагында да нәкъ әлеге хуҗа­лыклар әйдәп бара. Мәсәлән, 9 ай нәтиҗәләре буенча “Линар” җәмгыятен­дә һәр сыердан – 4945, “Нива” җәмгы­ятендә 4268 килограмм сөт савып алынса, Фрунзе исемендәге, “Искра”, “Азат” хуҗалыклары да алар­ның үкчәсенә басып килә. Ит җитештерү, токымчылык эше юнә­лешләрендә дә әлеге хуҗа­лыклар әйдәп бара. Гомумән, ел башыннан районның барлык категория хуҗалыкларында 24 мең 678 тонна сөт, 6 мең 26 тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән. Әлеге күрсәт­кечләр, нигездә, узган елгы дәрәҗәдә кала.
Венер Насретдинов бил­геләвенчә, бу юнәлештә күрсәткечләрне тагы да яхшырту максатында районда максатлы эш алып барыла. Мәсәлән, Үзәк МТСы Акбулат авылындагы фермага капиталь ремонт үткәреп, аны тулы куәтенә эшкә кушкан. Монда салынган ин­вестицияләр кү­ләме 35 миллион сум тәшкил иткән. Италиянең Cremonimi компаниясе белән берлектә исә 9 мең башка исәпләнгән мал симертү мәйданы төзү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла башлаган. Ул районда ит җитештерү күләмен сизелерлек арттыру мөмкин­леге бирәчәк. Сыйфатка ныклы контроль булдыру максатында Федоровка авылында мал чалу цехы эшкә кушылган. Янә дә ике цех Фрунзе исемендәге һәм “Искра” хуҗалыкларында урнаштырылачак.
Әлбәттә, тармакта югары хезмәт казанышларына, уңыш­ларга, тәү чиратта, күләмле дәүләт ярдәме исәбенә ире­шелә. Бу җәһәттән агымдагы елда гына да районда гомум бәясе 80 миллион сум булган 70 берәмлек техника һәм корылмалар сатып алынган. Тугыз айда 54 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 55 миллион сумлык, шул исәптән 15 миллион сум сатып алынган техника өчен, дәүләт ярдәме алган. Ярдәм структурасында крестьян-фермер хуҗалык­лары һәм шәхси товар җитеште­рүчеләр өчен булдырылганнары да мөһим урын алып тора. Әйтик, “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” программасы кысаларында өч малтабарга 300әр мең сумлык, бизнесны башлангыч стадиядә аякка бас­тырырга — 365 мең 926 сум, “Эш башлаучы фермер” программасы буенча Флүрә Дәү­ләтшинага 2 миллион сумлык грант бирелгән. Бу җә­һәттән Венер Фәрит улы аграрийларны республикада һәм федераль дәрә­җәдә булдырыл­ган грант проектларында активрак катнашырга һәм мөм­кинлек­ләрне тагы да нәтиҗә­лерәк эшкә кушарга чакырды.
Шунысы мөһим: җитеш­терү предприятиеләре белән бергә Федоровка төбәгендә авыл­ларның тышкы йөзе, социаль тормышы да нәтиҗәле үсеш кичерә. Мәсәлән, бүген Федоровка авылы, Солнечная урамы, 16 адресы буенча сигез фатирлы йорт төзелә. Әлеге йортта быел дүрт, алдагы елга ике фатир ятим балаларга биреләчәк. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында исә Иш­бүләк, Югары Алыштан, Новоселка, Юрматы, Михайловка авылларында мәктәпләр капиталь ремонтланган, Сәет авылы мәктәбендә балалар мәй­данчыгы төзеклән­дерелгән, Каралачык авылында мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелгән, Дедово авылы зираты коймасы яңартыл­ган. Бала Чытырман авылында исә МТЗ-82 тракторы сатып алганнар. Халык наказлары буенча шулай ук Новософиевка, Динес, Батыр авыллары урамнары яктыртылган, Балыклыда Әюп-Чишмә төзек­лән­дерелгән. Федоровка район мәдәният сараенда һәм Гончаровка авылындагы балалар бакчасында видеокүзәтү системасы урнаштырылган, Гончаровка һәм Югары Алыштан мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелгән.
“Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында исә Бала Чытырман авылының Мөхәммә­т­әмин урамына газ кертелгән. Әлеге вакытта Дедово авылына газ үткәрү буенча тендер игълан ителгән. Янә килеп, районда 69,7 миллион сумлык юл-төзекләндерү эшләре башкарылган. Тиздән исә Кирюшкино авылында Ашкадар елгасы аша күпер төзелә башлаячак. “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы да мөһим нәтиҗәләр бирә. Аның кысаларында Федоровка һәм Бала Чытырман авылларында күп кенә йорт территорияләре төзеклән­дерелгән, утыргычлар һәм урналар куелган, асфальт җә­елгән. Район үзәгендәге “Молодежный” микрорайонында электр һәм җылылык линия­ләре үткәрелә.
Ә Башкортстанның 100 еллыгына исә Федоровка авылы үзәгендә бассейн барлыкка киләчәк. Бер сүз белән, дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә төпкел авылларда да тормыш башкаладагы шартларга якынлаша бара.
Шушыларны аерым игътибар үзәгенә алып, Венер Нас­ретдинов авыл халкын, аграрийларны тагы да югарырак максатлар куеп эшләргә һәм яңа үрләр яуларга чакырды. Әлеге максатларга ирешүдә исә аларны бу көнне алдынгы хуҗалыкларга, фидакарь хез­мәт батырларына өлә­шенгән күпсанлы истә­лекле һәм кыйммәтле бүләкләр, югары исемнәр дә дәртләндерәчәк. Аларны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Федоровка районы хакимияте, партнер предприя­тиеләр җитәкчеләре тапшырды. Район сәхнә йолдызлары әзерләгән бай һәм чагу бәйрәм концерты исә һәркемнең күңелендә озакка онытылмас җылы тәэссоратлар калдырды.

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»