Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хәтта әфлисун да үстерә!

Хәтта әфлисун да үстерә!
15.11.2018 / Авыл хуҗалыгы

Хәтта әфлисун да үстерә!Тугызынчы дистәне ваклаучы Рәшит Мөгыйнов бүген дә актив тормыш алып бара.

Мәнәвезтамак авылындагы бердәм, тырыш гаиләдә туып-үскән Рәшит Мөгыйновка 83 яшь тулды. Аның әтисе Халик озак еллар яшелчәчеләр бригадасына җитәкчелек итеп, мул уңыш алуга ирешә. Әнисе — тыл эшчәне, сугыштан соң да дистә еллар колхозда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә.


Рәшит кечкенәдән үк авылдан бер-ике чакрым читтәрәк урнашкан Җилдәр МТСында эшләгән өлкәннәр белән трактор, тагылма инвентарь майлый, сүтә, кора, ремонтлый. Әтисенең бригадасында эшләп, мул уңыш үстерү турында хыяллана.
Илленче еллар ахырында Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егетне Кыргыз-Миякә урта мәктәбенә хезмәт дәресе укытучысы итеп җибәрәләр. Шулай туры килә — директор яшь белгечкә таудай зур һәм четерекле вазыйфалар йөкләтеп, үзе ял итәргә китеп бара. Башка эшләр белән беррәттән, мәктәп бинасын ремонтлау мәшәкатьләре дә аның иңнәренә салына. Ул гынамы? Авыл читендә әрем, әрекмән, шайтан таягы котырып үскән яланда яңа мәктәп бинасы төзү планлаштырылган. Район мәгариф бүлеге вакытлыча директор булып калган Рәшит Мөгыйновтан мәктәп төзелешенә җитәкчелек итүне кичекмәстән үз өстенә алуны таләп итә. Тәҗрибәле кадрлар өчен дә мондый эш җиңел булмый, билгеле. Рәшит муеннан эшкә чума. Укучылар, ата-аналар, яшьләр көче белән булачак мәктәп биләмәсен рәшәткәләп алалар, туфракны яхшы итеп эшкәртеп, тәҗрибә участогына нигез салалар. Төзелеш ике сменада бара. Директор әйләнеп кайтканчы, Мөгыйнов төзелешнең “баш прорабы”на әверелә, аны тизләтергә булышлык итә, сыйфатны даими тикшереп тора. Барлык төзелеш чорында җәмәгать башлангычында эшли.
Рәшит Халик улы 40 ел дәвамында укучыларны трактор, автомобиль йөртергә өйрәтте. Дәресләрне һәрчак кызыклы, эчтәлекле итеп, күргәзмә әсбаплар кулланып үткәрде. Аның кул астында яхшы әзерлекле бик күп кадрлар укып чыкты, алар бүген дә төрле тармакларда уңышлы эшли.
Р. Мөгыйнов З. Кәримов белән берлектә укучыларның хезмәт лагерьларына уңышлы җитәкчелек иттеләр. Балалар анда хезмәт күнекмәләре алды, шикәр чөгендере, бәрәңге үстерде, рәхәтләнеп ял да итте.
Рәшит Халик улы хезмәт тәрбиясенең бүгенге торышы өчен борчыла:
— Мал асрау, ашлык, яшелчә-җимеш үстерүдә әзерлеге булмаган яшьләр авыл хуҗалыгында эшли башласа да, бик күп көче, вакыты, акчасы заяга китә, — ди ул. — 60-80нче елларда тракторчы, шофер һөнәре алганнар әле дә уңышлы эшли. Өлкән сыйныф укучылары туфрак эшкәртүгә, чөгендер һәм бәрәңге үстерүгә, уңыш җыюга багышланган конкурсларда бик теләп катнаша иде. Ул чакта Мәнәвезтамак мәктәбе укучысы Роза Каһирова ил буенча үткәрелгән бәйгедә беренче урын яулап, “СССРның иң алдынгы укучы-сабанчысы” исеменә лаек булды. Аңа алтын медаль тапшырылды. Киләчәктә мәктәпләрдә тракторчы, шофер, төзүче, тегүчеләр әзер­ләүгә җитди игътибар ителер дип уйлыйм.
Рәшит Мөгыйнов — мәктәп, авыл, районның җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучыларның берсе. Төп вазыйфасыннан тыш, озак еллар районда оештырылган тракторчылар, шоферлар курсларында укытты, юл-транспорт хәвефсезлеген тәэмин итүдә зур көч салды. 27 ел штаттан тыш инспектор булып эшләде.
Рәшит Халик улы белән Фәния Вәли кызы бик әйбәт ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Руслан — Октябрьский шәһәр дәваханәсе хирургы, осталыгы, тырышлыгы өчен кешеләр аны хөрмәт итә. Резеда авыр сәнәгать предприятиесе хезмәткәре буларак уңышларга ирешә.
Хезмәт ветераны уйлап табулар, тәҗрибәләр үткәрү белән дә шөгыльләнде. Умартачылык буенча да күп укыган, тәҗрибәле кеше. Тәгәрмәчләрдәге җылы вагончыкка куелган ун умарта һәрчак ачык һавада, кирәк чакта автомобильгә тагып, бал бирә торган карабодай, донник үскән урыннарга чыгарыла.
Рәшит Мөгыйнов җиләк-җимеш, яшелчәдән дә мул уңыш ала, хәтта әфлисун үстерә. Җәен-көзен бакчасындагы алма, груша, слива, кура җиләге, карлыган, крыжовник уңышы соклангыч. Утын белән ягып җылытыла торган теплицасы бар. Анда гыйнвар салкыннарында да карбыз, кавын, кыяр, суган, редис, аштәмләткечләр үсеп утыра. Останың уйлап табучанлыгы нәтиҗәсендә, өй, каралты түбәләренә яуган кар, яңгыр махсус куелган торбалардан зур бакларга җыела һәм сугару өчен файдаланыла.
Рәшит Халик улы үзенең элекке укучылары белән тыгыз аралашып яши, күпләргә файдалы киңәшләр бирә.

Ким Садыйков.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»