Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үстерәбез, саклый белмибез

Үстерәбез, саклый белмибез
15.11.2018 / Авыл хуҗалыгы

Үстерәбез, саклый белмибезРеспубликада яшелчәгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә нәрсә комачаулый?

Авыл ихаталарында көзге эшләр тәмамланды. Шәхси хуҗалыклар җитештергәнне алып сатуга җайлашкан сәүдәгәрләр дә сирәк күренә хәзер. Аның каравы, көзге киеренкелек шәһәргә күчте. Ярминкәләргә, ерак дип тормыйча, башкаладан шактый читтә урнашкан районнардан килүчеләр дә байтак. Урам сәүдәсенең дә иң кызган мәле бу көннәрдә. Махсус тәгаенләнгән урында түгел, ә халык күп йөргән урам чатларындагы сәүдәне күз уңында тотам. Рәсми чыганакларга караганда, башкала халкы өчен, ярминкәләргә караганда, бәләкәй базарны хәтерләткән урам сәүдәсе якынрак икән. Биредә авыл белән бәйле һәркем үзе үстергәнне, җитештергәнне тәкъдим итә. Хуҗалар белән бәяләрне дә килешү җиңелрәк. Әйберен саткан кешеләр дә, базар белән чагыштырганда, бөтен яклап та файдалырак булуын яшерми. Ә сатып алучыга “арзанлы көн”нәрне онытмаска гына кирәк. Чөнки урам сәүдәсендә тәкъдим ителгән һәр нәрсәнең бәясе... һава торышына да бәйле. Өстән явып торганда, мәсәлән, саткан кешенең дә сатып алучы белән артык бәхәскә керәсе килмәс. Кыскасы, әлегә төп яшелчә-җимеш, ничек кенә булмасын, крестьян ихаталарында җитештерелә һәм бу халыкның экологик яктан чиста продукция алырга омтылуында мөһим роль уйный.

Әйтергә кирәк, республика халкын яшелчә белән тәэмин итүдә соңгы унъеллыкларда крестьян хуҗалыклары “төп йөк”не тартты. 1990 елларда, мәсәлән, тулай җитештерүдә алар өлеше 25 проценттан артмаган булса, соңгы вакытта бу күрсәткеч 70 процентка кадәр җитте. Бу ил күләмендә яшелчәчелеккә дәүләт тарафыннан әһәмият бирелмәүне дә аңлата иде. Башкортстан импорт продукцияләрен үзебездә җитештерелгәненә алмаштыру сәясәтен тормышка ашырып, әлеге тармакны сәнәгать җитештерүе юнәлешендә үстерүдә зур адым ясады. Пакистан, Мисырдан бәрәңге килүенең чикләнүе дә шуны дәлилли. Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әйтик, республикада яшелчәнең 43,8 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелә һәм тулай җыемдагы 4,5 проценты крестьян ихаталарына карый. Әлбәттә, бу хәл соңгыларының мөмкинлекләрен чикләү белән генә түгел, ә аграр җитештерүчеләргә яшелчәне заманча технологияләр ярдәмендә үстерүгә күчү, матди базаның ныгуы һәм куәтле саклагычлар санын арттыру белән бәйле.

Республикада яшелчә үстерү сәясәте нәрсәдән гыйбарәт һәм тармак алдында нинди мөһим проблемалар тора?


Үстерәбез, саклый белмибез


Русия төбәкләренең табигый үзен-чә­лекләрен исәпкә алсак та, яшел-чәчелекне үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Әмма совет чорыннан соң илдә әкренләп импорт өстенлек ала башлады. Хәер, аның да файдасы булды. Әлегә кадәр төшкә дә кермәгән банан кебек җимешләрдән авыз иттек. Бәхеткә, көнбатыш санкцияләре генә күзләрне ачты. Югыйсә, бәрәңгене дә чит илдән алуны өстенрәк күрә баш­­лаган идек. Тагын да аянычлырагы шул: авыл халкы элекке кебек күпләп бәрәңге утыртмаска өйрәнде. Базар шартларына яраклашып яшәр­гә генә түгел, хәзер ихатада да үз ихтыяҗыңнан артып калган яшелчә-ләрне сатарга өйрәнеп барабыз. Чит илдән бәрәңге кертү кимегәч, ниһаять, кабаттан үзебездә үстерергә өйрәнә башладык. Хәзер Башкортстанда җи-тештерелгән тулай бәрәңге күләмен һәркемгә бүлгәндә, елына 143 килограмм туры килә. Гәрчә, санитар туклану нормасы 90 килограммнан артмый. Норма, дигәннән, кем ничек куллана торгандыр, галимнәр, кешенең туклану үзенчәлекләрен өйрәнүче белгечләр белән берлектә, һәркем ел дәвамында уртача 140 килограмм яшелчә, 50 килограмм алма, 73 килограмм ит, 325 литр сөт һәм 260 данә йомырка ашарга тиеш дип киңәш бирә. Бәхәсләшеп булмый, әмма кемнең аппетиты ничек бит, дип, кайбердә аларны артык кулланып ташлавың да бар.
Шул рәвешле, республика үз халкын урындагы бәрәңге белән 100 процент тәэмин итә. Ә инде башка яшел­чәләргә ихтыяҗның 63-70 проценты гына каплана.
Ил күләмендә фикер йөрткәндә, яшелчә җитештерүдә соңгы 2-3 елда үсеш динамикасы саклана. 2017 елда, мәсәлән, аның тулай җыемы 952,6 мең тонна, ягъни, аннан алдагы ел күрсәткеченнән 17 процентка күбрәк тәшкил итте. Ә 2015 елгы дәрәҗәдән үсеш 34,2 процентка югарырак. Аграр җитештерүдә теплица яшелчәче­легенә игътибарны арттыру очраклы түгел. Аны федераль министрлык өстенлекле юнәлешләр исемлегенә дә кертте. Импорт продукциясен алмаштыру шартларында бу бик мөһим. Нәтиҗәдә, соңгы өч елда яшелчә импорты, ике тапкырдан күбрәккә кимеп, 2,4 миллион тоннадан 1 миллион тоннага гына калды.
Русиядә узган унъеллыкларда яшелчә җитештерүнең кимүенә китер­гән сәбәпләрнең берсе — яңа теплица хуҗалыкларына дәүләт ярдәме аз булу һәм заманча куәтле сакла-гычларның җитешмәве иде. Хөкүмәт бу проблеманы хәл итү максатында дәүләт программалары кабул итте. Ул, беренче чиратта, әлеге юнәлеш белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне күз уңында тотты. Яңа төзелешләргә бүленгән субси-дия­ләр үзен аклады. Субсидия күләме тотынылган чыгымның 20 процентына кадәр күтәрелде. 2015-17 елларда гына Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе тарафыннан 439,7 гектар мәйданда эш башкару өчен 56 инвестицион проект сайлап алынды. Инвестицияләр кү­ләме 69 миллиард сумга җитте. Шунысы да мәгълүм булсын, 2017 елдан башлап теплица хуҗалыгын төзүгә һәм модернизацияләүгә еллык ставкасы 5 проценттан артмаган ташламалы кредитлар да бирелә башлады. Узган елда бирелгән сумма 106 миллиард сумга җитте. Федераль ведомство җитәкчелеге белдерүенчә, үсеш темпы әлеге дәрәҗәдә сакланган хәлдә, 2020 елга илебез яшелчәчеләре русиялеләр ихтыяҗын үзебездә җитештерелгәне белән тулысынча тәэмин итәчәк. Әлеге чыганакка караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында теплица яшелчәсе үстерүдә ил күләмендә лидер төбәкләр арасында Башкортстан да бар. Узган ел, мәсәлән, 85 мең тонна күрсәткеч белән Краснодар крае беренче урында булса, Ставрополь крае һәм Татарстаннан кала, Башкортстан, 40,1 мең тонна яшелчә үстереп, ил күлә-мендә дүртенче урында булды. Эш тәҗрибәсе бөтен илгә таралган Туймазы яшелчәчеләре казанышлары гына үзе ни тора! Алар соңгы елларда чит ил базарларына үтеп керә башлады. Туймазы кыяры белән Кытай эшкуарлары кызыксынуы да куаныч­лы.
Белешмә. Русиянең эчке базарында кыярга ихтыяҗны тулысынча үзебезнең җитештерүчеләр ка­нәгать­­ләндерә. Помидор җитешми. Ел саен ул 300 мең тонна чамасы чит­тән кертелә. Рәсми чыганакларга караганда, Башкортстанның төрле категориядәге сәүдә нокталары һәм җәмәгать туклануы учреж­дение­лә­ренең яшелчәгә еллык их­тыяҗы 100 мең тоннага җитә.
Күренүенчә, эчке базарда да яшелчәгә ихтыяҗ кимеми. Шул ук вакытта, янә бер мәгълүматка игътибар итик. Русия Фәннәр академиясенең Туклану институты галимнәре кеше елына 146 килограмм төрле яшелчә ашарга тиеш, дип киңәш итә. Әлбәттә, әлеге күрсәткечтән шактый ерак торуыбыз сер түгел. Әмма ул “норма”ны бәрәңге яки кәбестә исәбенә генә каплап булмый бит. Алай гына да түгел, республикада ябык грунтта үстерелгән яшелчә куллану да бер кешегә 15 килограммнан артмый.
— Гомумән яшелчә җитештерү буенча без Русиядә — 12нче, ә федераль округта — 3нче урында. Узган ел тулай җыем 290,4 мең тонна тәшкил итте, шуның 39,9 мең тоннасы — авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре һәм фермер хуҗалык­лары уңышы. Быел ачык грунтта үстерелгән яшелчә мәйданы 10,3 мең, ягъни узган елдагыдан 3,6 мең гектарга азрак тәшкил итте. Яшелчә мәйданнары нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кими, — диде күптән түгел узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков.
Ике ел элек, 2016 елның февра-лендә Бүздәк районында узган киңәшмәдә республикада яшелчә­челекне үстерү стратегиясе тикше­релгән иде. Анда алдагы дүрт елда Башкортстанда кышкы теплицалар мәй-данын — ике тапкыр арттырып, 82 гектарга һәм тулай яшелчә җые­мын 1,5 тапкырга күтәреп, 78 мең тоннага кадәр җиткерү бурычы куелган иде. Әле максатка ирешүдә республикада эре инвестицион проект-лар­ның тормышка ашырылуы мөһим роль уйный. Быел Русия Авыл хуҗа­лыгы министрлыгының сайлап алу конкурсында республикадан өч проект — Уфа районыннан “Алексеевский” дәүләт предприятиесе, Бүздәк районыннан “Хәбибрахманов” фермер хуҗалыгы” шәхси предприятиесе һәм Стәрлетамак районыннан “Салават” агрофирмасы катнашып, ябык грунтта яшелчә үстерүдә тотынылган чыгымнарны кайтаруга өмет итә.
Белешмә. Быел, Башкортстан халыкның кыярга булган ихтыя­җын — 172, помидор буенча 147 процент күләмендә үзендә җитеш-терелгән белән канәгатьләндерә. Шул ук вакытта, исәпләүләр буенча, кәбес­тәгә дефицит — 89 мең тонна, кызыл чөгендергә — 41 мең тонна, кишергә — 21 мең тонна һәм суганга 15 мең тонна тәшкил итә.
— Яшелчәчеләр алдында мөһим бурыч тора. Без җәйге һәм көзге айларда гына түгел, ел дәвамында рес­публика халкын үзебездә җитеш-терелгән яшелчә белән тәэмин итәргә тиеш, — диде Ирек Искәндәр улы журналистлар белән очрашуда. — Сәүдә базарында читтән кергән бакча продукцияләре дә аз түгел. Әмма республика халкының үзебездә җитеш-терелгән сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукциягә өстенлек бирүе шатландыра. Үстерә беләбез. Ә менә саклагычларның кирәк кадәр булмавы үстерелгәнне саклауда проблема тудыра. Быел, мәсәлән, республикада бәрәңге һәм яшелчә саклагычларның гомум куәте — 85,9 мең тонна, шул исәптән яшелчәнеке 49,2 мең тонна сыйдырышлы иде. Ә заманча җиһаз-ландырылганнары 18 мең тоннадан артык алалмый. Аларны яңартырга, модернизацияләргә кирәк.
Башкортстанда яшелчәчелекне үстерү өчен алшартлар бар. Ул, бил-геле, федераль субсидияләрнең тоемлы булуы белән генә аңлатыл-мый. Ләкин, безнең карашка, хәтсез еллар дәвамында кабатланып килүче проблемаларны күрсәтергә генә түгел, ә ашыгыч хәл итү юлларын да билге­ләргә кирәк. Сүз, әлбәттә, тармак министрлыгы тарафыннан ел саен диярлек яңа бурыч итеп билгеләнгән бер үк проблемалар турында бара. Яңа сортларны куллану, яшелчәне хәзерләү һәм саклау, сәүдә таләп­ләренә туры китереп сатуга әзерләү, эшкәртүче яңа предприятиеләр төзү, әйләнешкә яңа мәйдан­нар кертү һәм башка бурычлар ел саен диярлек кабатланып торса да, үзгәрешләрнең үсеш стратегиясенә сүлпән якынаюын күрсәтә. Ихтимал, аграр сәясәттәге җитештерүдә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре янәшәсендә крестьян ихаталарының мөм­кин­лекләрен арттыру, алар җитештергәнне сатуда булышлык итүче чараларны да онытмаска кирәктер. Ни дисәң дә, әлегә алар төрле сәбәпләр аркасында үз ихтыярлары белән кооперациягә керер­гә дә, кооперативларга берлә­шергә дә ашыкмый кебек.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»