Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзәктә — аграр инвестицияләр

Үзәктә — аграр инвестицияләр
13.12.2018 / Авыл хуҗалыгы

Үзәктә — аграр инвестицияләрМаксат — җитештерүдә тәүге “өчлек”кә керү.

Республика хуҗалыкларында көзге эшләр уңышлы тәмамланды. Соңгы басу культураларыннан шикәр чөгендере, көнбагыш югалтусыз җыеп алынды һәм күрсәткечләре узган елдагыдан куанычлырак булды. Әмма авыл эшчәннәренең киеренке хезмәте сүрелмәде. Бу көннәрдә аграр хуҗалыкларда кышлатуның сынаулы чорына аяк бастылар. Елны яхшырак нәтиҗәләр белән тәмамларга омтылу белән беррәттән, терлекчелектә продукция җитештерүне тагын да арттыруга һәм язгы кыр эшләренә чыгасы техниканы ремонтлауга мөһим игътибар бирелә.

Авыл эшчәннәренең көндәлек мәшәкатьләре, иртәгәсе көнгә билгеләнгән бурычлары белән якыннанрак танышу өчен без Авыргазы районына юлландык. Әйткәндәй, авыргазылылар быел республикада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә аерым номинация буенча Хөкүмәт дипломына лаек булган иде. Ә инде елның тәүге яртысы йомгаклары буенча район агросәнәгать комплексы республика күләмендә беренче урынны алды.


Авыргазы — республикада аграр җитештерү өстенлек иткән һәм соңгы елларда тармакта дистәләрчә инвестицион программалар тормышка ашырыла барган район. Аграр тармакта төп күрсәткечләр нигездә квартал тәмамлангач мәгълүм була. Әмма узган тугыз айлык эш нәтиҗәләреннән чыгып бәя биргәндә дә район хезмәт ияләренең нинди казанышларга ирешүен күз алдына китереп була. Авыл хуҗалыгы идарәсен­нән алынган мәгълүматларга караганда, барлык төр катего-рия­ләрдә җитештерелгән тулай аграр продукция күләме 4,5 миллиард сумнан артып киткән, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 103,2 про-цент тәшкил итә. Барлыгы 1,5 миллиард сумлык керем алынган. Монысы элеккеге елдагы шушы чордан 425 миллион сумга күбрәк .
Белешмә. Соңгы елларда район аграр тармагында хезмәт җитеште­рүчәнле-ген арттыру юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Аның нәтиҗәсе буларак, авыл хуҗалыгында һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә продукция җитештерү елына 2 миллион 100 мең сумнан күбрәк тәшкил итте. Ел дәвамында әлеге күрсәткеч 12,5 процентка күтәрелде.
— Кайсы гына тармакны алсак та, игенчелекме ул, терлекчелекме — аларның үсеше аграр җитештерүдәге технологик һәм техник яктан яңача коралландыру, модернизацияләү бе-лән бәйле, — диде безнең белән очрашуда район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов. — Бүгенге шартларда “икътисад үсеше” һәм “инвестиция” төшен-чәләрен бер-берсеннән аерып карап та булмый. Әлбәттә, инвестицион проектлар район хакимияте һәм авыл биләмәлә­ренең берлектәге максатлы программалары аша барлыкка килә. Быел гына районга җәлеп ител-гән инвестицияләр күләменең 1 миллиард сумга якынлашуын мин яхшы күрсәткеч дип бәялим. Район икътисады көчле булганда гына инвесторларны җәлеп итеп, ышандырып, алар белән уртак тел табып була. Әйтергә кирәк, соңгы дүрт елда районда сәнәгать җитештерүенең 30 процентка кадәр үсүе икътисадны тотрыкландырырга булышлык итте. Шунысын да ассызыклап әйтергә телим, малтабарларны хәзер теге яки бу программаларны тормышка ашырганда урындагы үзидарәләрнең социаль партнерлары буларак кабул итәбез.
Районда “Реаль эшләр” һәм “Урындагы инициативларга ярдәм итү” программасы кысаларында зур эшләр башкарыла. Урындагы халыкның инициативалары проблемаларны ачыкларга гына түгел, ә аларны берлектә хәл итүгә ярдәм итә. Бу ел дәвамында гына, мәсәлән, байтак мәктәп, мәдәният йортлары ремонтланган, балалар мәйданчыклары тәртипкә ките­релгән. Әлбәттә, матур үзгәреш-ләрнең һәммәсе дә авылларның йөзен үзгәртүгә, анда яшәүче-ләргә уңайлыклар тудыруга булышлык иткән. “Урындагы инициатива”га ярдәм итү программасы кысасында районда гомум суммасы 34 миллион сумга җиткән 38 проект тормышка ашырылган. Ә “Реаль эшләр”дә 8 миллион сумлык 39 наказ үтәлгән.
Зөфәр Җәүдәт улы соңгы елларда авыллардагы мөһим проблемалар арасында юл төзеле­ше һәм “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итүдәге мәсьәләләренең беренче урында торуын аеруча ассызыклады. Чөнки социаль проблемаларның күбесе нәкъ шуларга бәйле. Әйткәндәй, 2017 елда һәм 2018 елның беренче яртысында 13 чакрым арада асфальт юл салынган. Моның өчен 36 миллион сум сарыф ителгән. Ә ел ахырына кадәр табигый газ белән тәэмин ителүче йортлар тагын да 300гә артачак. Әлеге вакытта бу эш Кече Нагадак авылында төгәл-ләнеп килә. Авыргазылыларның торак йортлар төзелешендәге күрсәткечләре дә үрнәк итеп куярлык. Шәхси йорт салучылар исәбенә генә ел саен 20 мең квадрат метр торак мәйданы арта. Республика һәм муниципаль программалар буенча районда ел саен йөздән артык гаилә торак шартын яхшырта.

“Бүген агросәнәгать тармагында нәтиҗәле бизнес-процессларга өстенлек бирергә, хуҗалык итүнең кече формалары кооперациясенә басым ясарга, керемле проектларга ярдәм итәргә, авыл хуҗалыгы кластерлары һәм фермер хуҗа­лыкларын үстерүгә юнәлеш алырга кирәк. Соңгы елларда фермерлык чын мәгънәсендә табышлы гаилә бизнесына әверелеп бара. Моңа кадәр үз эшләрен ачарга куркып йөргән авыл яшьләре арасында заманча белемгә ия булырга теләүчеләр, яңа агротехнологияләрне кулланучылар саны арта бара. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне шундый эшлекле, инициативалы кешеләргә булышлык итәргә чакырам...”

(Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның 2018 елның 31 октябрендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелышта сөйләгән чыгышыннан).


Аграр җитештерү биредә чын мәгънәсендә район икътисады-ның тотрыклылыгы, халыкның имин тормышы һәм казанышлары нигезе булып тора. Соңгы дүрт елда авыргазылылар аш-лыкның тулай җыемын 120 мең тоннадан киметүгә юл куймады. Быел да күрсәткеч 123 мең тоннадан артып китте. Республика районнары арасында бу — дүртенче биеклек. Башкортстан-ның аграр тармагында билгеле хуҗалык — “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе 75 мең тонна, ягъни тулай җыем-ның 62 проценты күләмендә ашлык җыеп алды. Биредә гектар куәте 32 центнердан арта. “Дружба”, “Салават” хуҗалык-лары да район данын күтәрүдә зур өлеш кертте. Әлеге аграр предприятиеләрне сөт җитеш-терүдә дә үрнәк итеп куялар. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалык­лары тарафыннан 30 мең тоннасы чамасы сөт җитештерелгән, үсеш 130 проценттан арта. Сыер малы һәм кош ите җитештерү планы да 107 процентка үтәлгән. Ел ахырына кадәр авыргазылылар аграр җитештерүне районның авыл хуҗалыгын үстерү программасында билгеләнгән күр-сәткечләрдән байтакка арттырачак дип көтелә.
— Нинди генә уңышларга ирешсәк тә, әлеге казанышлар артында тынгысыз авыл уңган-нары хезмәте ята һәм без моны зур горурлык белән әйтәбез, — ди район авыл хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Тәлгать Сафин. — Әлбәттә, ел йомгаклары турында сүз алып барганда саннарсыз булмый да торгандыр. Шуны гына әйтергә телим: районда аграр җитештерү елдан-ел арта, хезмәт хаклары үсә. Хуҗалыкларның матди базасы ныгый. Ел дәвамында 70кә якын төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Безнең амбициоз бурыч — тулай ашлык җыемы һәм сөт савып алу буен­ча районны республикадагы тәүге “өч”леккә кертү. Максатка ирешү өчен алда нинди бурыч­лар куелганын билгеләдек. Аграр җитештерүдә шәхси ихата-ларның зур потенциалы барлыгын ачыкладык. Республикадагы яңа башлангыч — “Җанлы авыл” проектының да безнең районнан юл алуы да стимул булып тора. Әйтергә кирәк, әлеге программа республикадагы иң яхшы һәм нәтиҗәле 18 муниципаль практик проект исем-легенә керде.
Белешмә. “Җанлы авыл” проекты гамәлгә ашырыла башлаган чордан ике дистә­дән артык авыл ихатасы крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлде. Аларга гомум суммасы 7 миллион сумнан артыграк күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Республика әһәмиятендә эре инвестицион проектларның берничәсе Авыргазы районында тормышка ашырыла. “Урожай” сөтчелек фермалары” җәм­­гыятендә зур сөтчелек фермасы һәм сыер малы симертү буенча җитештерү мәйданчыгын төзү эшләре дәвам итә. Ишле авылы янәшәсендәге төзелеш­нең гомум инвестиция күләме 33 миллиард сумга җитә. Проект гамәлгә кергәч, ул сиксән кешене яңа эш урыны белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә­чәк.
Районны тоташ төзелеш, ин-вести­цияләр мәйданчыгы дип әйтергә дә ярый торгандыр. Район үзәге Толбазы авылындагы спорт корылмалары, авыл чи­тендәге үзәк юл төзелеше, суүт-кәргечләр төркемен реконст-рук­цияләү, чистарту корылмала­рын яңарту — һәммәсе дә инвестицион программа кысаларында башкарыла. Ә инде “Баш­кортстанның 100 еллыгына — 100 объект” программасы буен­ча районда зур физкультура-­савыктыру комплексын төзеп сафка бастыру көтелә. Әлеге комплексның бассейны да булу биредә яшәүчеләргә зур бүләк булачак, дип ышаналар районда.
Эшләгәннәр нәтиҗәле, максатлар анык булганда, әлбәттә, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карап, матур уй-планнар корып була торгандыр. Меңгә якын төрле һөнәр иясе хезмәт салган аграр тармак алдында торган бурычларның үтәләчәгенә шик юк.

Олег СәЙФуллин.
Авыргазы районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»