Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзәктә — фермерлык һәм кооперация

Үзәктә — фермерлык һәм кооперация
12.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

Үзәктә — фермерлык  һәм кооперацияБүген Уфада 29нчы халыкара “Агрокомплекс-2019” күргәзмәсе ачыла.

Традицион форум Русиядә аграр тармакта үткәрелгән иң эре һәм әһәмиятле чаралардан исәпләнә. Соңгы елларда әлеге халыкара чарада катнашырга теләк белдерүче чит ил компанияләре активлыгы да артты. Быелгы күргәзмәнең үзенчәлеге, анда катнашучы эшлекле делегацияләрнең максатлары турында журналистларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм Башкортстан Күргәзмәләр компаниясенең генеральный директоры Альбина Килдегулова таныштырды.


Мәртәбәле күргәзмәдә һәм аның эшлекле программасында катнашу өчен Уфага Чехия Рес-публикасының авыл хуҗа­лыгы министры урынбасары Павел Весело, Австрия Респуб­ликасының Тотрыклы үсеш һәм туризм мәсьәләләре буенча министр-лыгының генеральный секретаре Йозеф Планк җитәкчелегендәге зур делегация, шулай ук Герма-ния­дән һәм Даниядән аграр юнә-лештәге дистәләгән компания һәм фирма җитәкчеләре катнашуы көтелә.
—“Агрокомплекс” күргәзмәсен Башкортстанда яки Русиядә генә түгел, чит илләрнең эре аграр биз­нес вәкилләре дә көтеп ала, — диде чыгышында Илшат Фазрахманов. — Чөнки биредәге очрашулар дөнья күләмен­дәге аграр казанышлар белән танышырга, үзара тәҗрибә уртаклашырга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчелә­ре белән хезмәттәшлек җепләрен ныгытырга ярдәм итә. Әлеге форумда катнашу өчен Чехия Рес­публика­сының Русиядәге Гадәт­тән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Витезлав Пивонька җитәк­челегендәге зур делегация катнашуы да чит илләрнең республикабыз белән якыннан танышырга теләвен күрсәтә.
Быелгы форумның спикерлары да абруйлы. “Росспецмаш”, Русия ит җитештерүчеләр берлеге, “Русия теплицалары” ассоциациясе һәм башка һөнәри бер­ләшмәләр күргәзмәнең икътисади йөзен күрсәтәчәк. Республиканың Яшелчәчеләр берлеге, Русиянең төрле төбәкләреннән килүче фәнни институтлар, холдинглар махсус программалар кысаларында яңа тәҗрибә юнәлешләре белән таныштырачак.
Альбина Килдегулова билгелә-венчә, Уфада үткәрелүче традицион агрокүргәзмә ул Башкортстан авыл хуҗалыгының да йөзен күрсәтүче чара.
— Халыкара форум 15 мең квадрат метр мәйданда оештырыла, — диде ул. — Биредә Русия һәм чит илләрдән 350дән артык компания экспозиция­ләре урын алачак. Телгә алынган чит ил кунакларыннан тыш, Венгрия, Бөек Британия, Германия, Испания, Бельгия, Нидерландлар, Италия, Франция, Кытай, АКШ һәм Беларусь Республикасы компанияләре вәкилләре катнашуы да күргәз­мәнең халыкара статусын күтәрә.
Белешмәләрдән күренүенчә, форумдагы экспонентларның 60 проценты — “Агрокомплекс”та даими катнашучылар, 40 проценты быел Уфа мәйданчыгында үз продукцияләрен беренче тапкыр тәкъдим итә. Элекке еллардан аермалы буларак, быел фермер хуҗалыкларына кагылышлы экс­позицияләр, авылда урта һәм кече бизнесны үстерү белән бәйле казанышларга мөһим урын би­релә.
Агрокомплекс күргәзмәсендә яңа техника һәм камил техно-логияләр тәкъдим итү белән генә чикләнелми. Эшлекле программалар кысаларында 30дан артык чара планлаштырыла. Аларда Русиянең һәм чит илләрнең аграр сәясәттәге әйдәүче белгечләре, экспертлары катнашачак. Тематик секция һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә аграр бизнесның төрле юнәлеш­ләре буенча җитди фикер алышулар һәм тәкъдимнәр, шулай ук, әлеге чараның нәтиҗәсен арттырыр дигән ышаныч белдерә форумны оештыручылар.
— Быелгы форум фермерлыкны үсте­рүгә, авылда коопера­ция хәрәкә­тен җанландыруга җитди этәргеч бирүен­ телибез, — диде журналистлар белән очрашуда Илшат Илдус улы. — Пленар киңәшмәнең дә “Русия фермеры — 2030: дөнья аграр базары лидеры” девизы астында үтүе шуның белән бәйле. Аграр бизнестагы әлеге ике юнәлешкә авыл тормы­шының иртәгәсе язмышы, иминлеге һәм тотрыклылыгы бәйләнгән. Аларның гомум­дәүләт проектларына кер­телүе безгә бу юнә­лештә җитдирәк эшләргә кирәклеген күрсәтә.

Олег Төхвәтуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»