Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сөт елгасының башы Башкортстанда булачак!

Сөт елгасының башы Башкортстанда булачак!
14.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

Сөт елгасының башы  Башкортстанда булачак! Моңа “Сочи-2019” форумында төзелгән колачлы килешүләр нәтиҗәсендә ирешеләчәк.

“Сочи-2019” Русия инвестиция форумы үтүе, анда Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Биредә төбәк җитәкчесе Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашлыгында узган чараларда, “Уңыш факторы: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр” дигән темага узган пленар утырышта һәм, шулай ук, төбәкләрне социаль-икътисади үстерүдә комплекслы чаралар буенча дискуссияләрдә катнашты. Форум кысаларында оештырылган Башкортстан экспозициясе белән Дмитрий Медведев якыннан танышты. Хөкүмәт башлыгын Радий Фәрит улы аграр һәм эшкәртү сәнәгатендәге, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге инвестиция проектлары, тәкъдимнәр белән таныштырды.

Ил күләмендәге форум Башкортстан өчен аеруча нәтиҗәле булды. Республика җитәкчесенең бигрәк тә агро­сә­нә­гать
тармагы юнәлешен­дә эш­ләүче билгеле инвесторлар белән эшлекле сөйләшүе Башкортстанга бары тик авыл хуҗалыгы тармагына гына 30 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Ярмәкәй районында, мәсәлән, 2800 баш савым сыерына исәпләнгән Семено-Макарово терлекчелек комплексын төзү буенча килешүгә ирешелде. Биредә, шулай ук, 3200 баш токымлы таналар үстерү мәйданчыгы булдыру да карала.

Инвестиция проектының гомум бәясе 3 миллиард сумга якынлаша. Комплекс 2019 ел ахырына сафка басачак һәм 112 кешене эшле итәчәк. Быел эре терлекчелек комплекслары төзү моның белән генә чикләнми, әлбәттә.
Республикада сөт терлекчелеген үстерүгә басым ясалу нәрсә белән аңлатыла? Сочида узган инвестиция форумы илдә, Башкортстанда сөт җитештерүне арттыруга нинди этәргеч бирәчәк?


Соңгы елларга кадәр Русия сәүдә базарында кайсы гына илнең сөт ризыклары сатылмады икән? Сер түгел, узган ике дистә ел эчендә мал саны кимү русия­леләрне үзебезнең сыйфатлы сөт продукциясе белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү мөмкинлеге бир­мәде. Ә Көнба­тыш санкцияләре исә сөт чималы белән эчке базарны гына түгел, байтак күләмдә экспортны арттырырга да булышлык итте. Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерлә­гән белешмә­дән күре­нүенчә, 2024 елга Русиянең сөт экспорты 290 миллион дол­ларга җитәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге чималга их­тыяҗ дөнья күләмендә дә үсә. Белгечләр фикеренчә, якын киләчәктә Русия җи­тештергән сөт чималы­ның Кытайга һәм көньяк-көн­чыгыш Азия иллә­ренә күп­ләп озатылуы фаразлана.
Димәк, аграр җитеш­терүне, атап әйткәндә, сөт чималын ил күләмендә арттыру бурычы тора. Һәм Башкортстан җитәк­чесенең Сочида узган инвестиция форумында башка тө­бәк­ләрдән аермалы буларак, аграр юнәлешкә өстенлек бирүе дә шуның белән аң­латыла. Әйт­кәндәй, республикада сөт җитештерүгә махсуслашкан эре комплекслар төзү һәм моның өчен инвесторларны җәлеп итү буенча сөйләшү гыйнвар ахырында Радий Хәбиров катнашлыгында узган “Инвестиция сәгате” форматындагы чарада да күтәрелгән иде. Анда Кушнаренко районында 7 мең баш сыер малына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү проекты каралды. “Башкир-Молоко” җәмгыятенең генеральный директоры Кирилл Ершов белдерүенчә, райондагы яңа комплекс һәркайсы 3,5 мең башка исәпләнгән ике ферма һәм азык хәзерләү цехын берләштерәчәк. “Инвестиция сәгате”ндә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов мондый эре проектлар, бигрәк тә сөт эшкәртү юнәле­шендә булганнары, яңа инвесторларны җәлеп итүе һәм Башкортстанда эшләргә теләк белдерүче ин­весторларның эшлекле хезмәт­тәшлек урнаштырырга теләк белдерүе турында хәбәр иткән иде.
— Без һәр тармакка килүче инвесторларга игътибарлы булырга һәм аларга закон кысаларында каралган дәүләт ярдәмен күрсә­тергә әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта, хезмәттәшлек итү шартлары инвесторны гына түгел, республика һәм урындагы халык мәнфәгатьләрен, ихтыяҗ­ларын исәпкә алып тудырылырга тиеш, — диде очрашуда республика җитәкчесе.
Ниһаять, “Сочи-2019” форумында берничә инвестиция килешүенә кул куелды. Ярмәкәй районындагы “тәүге карлы­гач”тан соң, “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте проекты, шулай ук, Бәләбәй һәм Биш­бүләк районнарында да 15 мең баш савым сыерына исәплән­гән дүрт сөт­челек комплексы төзүне күз уңында тота. Өч райондагы инвестиция­ләрнең гомум күләме 17,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ә Кушнаренко районында планлаштырылган куәтле төзе­лешне чит ил фирмасы катнашлыгындагы компания үз өстенә алды.
Белешмә. 2018 ел йомгаклары буенча, илдә сөт җитештерү буенча беренче урында — Татарстан Республикасы. Биредә ел дәвамында үсеш 1,3 процентка артып, тулай җитештерү 1,8 миллион тонна, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 1,1 миллион тонна тәш­кил иткән. Үсеш күзәте­лүгә карамастан, узган елда сөт сатудан керем 4,3 миллиард сумга кимегән. Башкортстанда үсеш 0,9 процент тәшкил итеп, тулай җитештерү 1,6 миллион тонна булган. Быел га­мәлгә ашырылачак инвестиция проектлары Баш­корт­станның әлеге күр­сәткеч буенча лидер булу шансын арттыра.
— Башкортстанда аграр җитеш­терүне арттыру буенча һәр тармакның тәгаен бурыч­лары бар. Әйтик, республикада майлы культураларны эшкәр­түче заводлар­ның куәте арту маржиналь культураларны күбрәк чәчүгә этәргеч бирде. Сәүдә базарында үсемлек маена их­тыяҗ арта. Ит һәм сөт җи­тештерүдә инвестиция проектлары, гомумдәү­ләт программалары ышанычлы старт булды. Тармак министрлыгы алдында торган көнүзәк бурыч­ларның берсе — игенчелек һәм терлек­челек продук­цияләре экспортын арттыру системасын җайга салу. Соңгы вакытта Башкортстан итен һәм сөтен Кытайга күпләп сата башлау мөмкин­лекләрен активлаштырды. Якын киләчәктә, мәсәлән, “Таврос” компанияләр төркеме республикада инвестиция проектын тормышка ашыру кысаларында ана дуңгызларның беренче партиясен Кытайга озатачак. Башкортстанда инвесторлар эшчән­леге өчен уңайлы мохит тудыру белән беррәттән, “Башкортстан бренды” маркасы астында сыйфатлы һәм экологик яктан хәвефсез аграр продукцияне илнең сәүдә базарларына, экспортка озату буенча да зур чаралар бил­геләнде, — диде күптән түгел Русия авыл хуҗа­лыгы ми­нистрлыгының Казанда үткән киңәшмәсеннән соңгы очрашуда ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов.
2018 ел йомгаклары буенча Русиядә барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 30,6 миллион тонна сөт җитеш­терелгән. Күрсәткеч аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 455 мең тоннага, ягъни 1,5 процентка күбрәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында ул, шул ук тәртиптә, 3,6 һәм 5 процентка артса, шәхси ихаталарда 1,8 процентка — 11,9 миллион тоннага кимегән. Шунысы да игътибарга лаек, узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗа­лыгы предприя­тиеләрендә үсеш 2,7 процент тәшкил иткән булса, Башкортстанда — 3,6, ягъни, 09 процентка күбрәк бул­ган. Димәк, “Росстат” белеш­мәләренә караганда, аграр предприятиеләрдә сөт чималы җитештерү күләме, Татарстан белән чагыштырганда, бездә бер процентка якын диярлек күбрәк. Ә инде крестьян ихаталарындагы күрсәткечнең кимүе аерым өйрәнүне һәм бәя бирүне сорый.
Быел федераль ведомство сөт җитештерүне 500 мең тоннага арттырып, 31,1 миллион тоннага җиткерү бурычы куя. Әлбәттә, моңа ирешү өчен терлек санын арттырырга кирәк. Иң мөһиме, билгеле, төрле дәрә­җәдәге дәүләт ярдәменең нәти­җәлелеген күтәрү таләп ителә.
— Хөкүмәт тарафыннан расланган чараларны тормышка ашыру узган ел илдә уртача савымны 5850 килограммнан арттыруга булышлык итсә, 2020 елга без бу күрсәткечне – 6400, ә 2024 елга 7100 килограммга җиткерергә тиеш. Сәүдә базарындагы ихтыяҗ һәм тармакны яңа технология­ләргә күчерү илдә аграр җитеш­терүне арттыруга этәргеч бирә, — диде берничә көн элек журналистлар белән очрашуда Русия авыл хуҗалы­гы министры Дмитрий Патрушев.
Белешмә. Эре инвес­ти­ция проектлары белән бер­рәттән, Башкортстанда авылда кече биз­несның матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Бүленгән акчаның 80 проценты терлекчелек тармагын үстерүгә юнәл­телә. 2018 елда, мәсәлән, әлеге кате­гориягә караучы берәм­лекләр дәүләт яр­дә­ме белән 9 мең башка якын сыер малы, 2200 баштан күбрәк ат, 8 меңгә якын сарык һәм кәҗә, 6,3 мең кош-корт, шулай ук 1565 берәмлек авыл хуҗа­лыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алды. Республика хуҗалык­ларын­да 56 терлекчелек бинасы төзел­де һәм реконструк­ция­ләнде.

Олег Төхвәтуллин.




“Кызыл таң” эксперты фикере

Сөт елгасының башы  Башкортстанда булачак!Рәсүл Госманов,
Башкортстан дәүләт аграр университеты деканы,
икътисад фәннәре докторы:


– Сочида узган инвестиция форумы Башкортстан өчен беренче чиратта, аграр җитештерүне яңа технологияләргә күчерүдә зур этәргеч бирде. Минемчә, иң мөһме Башкортстанның аграр сәясәте тотрыклы булуын Русиянең генә түгел, чит ил инвесторлары да ачык күрде. Республика җитәкчесе Радий Хәбировның дөньядагы киң билгеле фирма җитәкчеләре белән очрашып, күпмиллиардлы суммадагы килешүләр төзүе дә күрсәтте моны. Русия Президенты Владимир Путинның аграр җитештерүне һәм 2024 елга кадәр аграр экспортны бермә-бер арттыру бурычын куюы авыл хуҗалыгы үсешенә зур этәргеч булып тора. Хөкүмәт әлеге максатларга бик күп акча бүлүне планлаштыра. Республика авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыруга булышлык итүче алшартлар ышанычлы. Радий Фәрит улының, әлбәттә, “икътисади үсеш” ноктасын авылдан билгеләве дә зур өметләр өсти. Инвесторлар Башкортстанда эре комплекслар төзү теләген белдергән икән, димәк, якын елларда авылда яңа эш урыннары булыр, аерым социаль мәсьәләләр җайга салыныр һәм ит-сөт җитештерү артыр дигән сүз.
Янә дә шунысы игътибарга лаек, республика җитәкчесенең чәчүлек мәйданнарын арттыру, аларны нәтиҗәлерәк файдалану буенча билгеләгән бурычлары, шулай ук, ит һәм сөт җитештерүне күтәрүдә мөһим юнәлеш булып тора.
Ышанам, республикада шул рәвешле дөрес сәясәт алып бару безгә бөтендөнья сәүдә базарына ышанычлырак атларга булышлык итәчәк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»