Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Максат — дөнья базары!

Максат — дөнья базары!
14.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

Максат —  дөнья базары!Бу җәһәттән чит ил кунаклары Башкортстанның мөмкинлекләрен югары бәһаләде.

12 мартта Уфада Агросәнәгать форумы һәм “Агрокомплекс-2019” халыкара күргәзмәсе ачылды. Аграр форум Русиядә иң эре һәм әһәмиятле чара булып тора. Экспозицияләрдә Русия һәм чит илләрдән 350дән артык авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле компанияләр катнашты. Мәртәбәле чараны ачуда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Чехиянең аграр ведомство башлыгы урынбасары Павел Весело, Австриянең Тотрыклы үсеш һәм туризм мәсьәләләре буенча министрлыгының генеральный секретаре Йозеф Планк, “Росагролизинг” акционерлар җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Балтер, Германиянең федераль авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Мартин Шюсслер һәм Югары икътисад институты үзәге директоры Александр Чулок катнашты һәм чыгыш ясады.


Ел саен Башкортстанда үтүче аграр форумның әһәмияте Русиядә генә түгел, авыл хуҗалыгы бизнесы буен­ча дөнья базарында билгеле урын тоткан чит ил компанияләре өчен дә мөһим. Европа илләреннән катнашучылар саны арту да шуны күрсәтә. Быел, мәсәлән, бу исемлекне Австрия тулыландырды. Чехия вәкил­ләре Башкортстанга икенче ел рәттән килде.
— Без быел да Уфага хезмәт­тәшлекне һәм килешүләрне ныгыту өчен килдек. Русиянең бар яклап та тотрыклы төбәгендә яңа дуслар табачагы­бызга да өмет зур. Башкортстан ышанычлы рәвештә Бөтендөнья сәүдә базарына атлый, — диде журна­листлар белән очрашуда Чехиянең аграр ведомство башлыгы урынбасары Павел Весело.
Австрия делегациясе җитәкчесе Йозеф Планк, Русиянең Австрия аграр экспортындагы өч зур илнең берсе булуын ассызыклап, Башкортстандагы очрашуларның тагын да нәтиҗәлерәк булачагына зур ышаныч белдерде.
— Форумда Русия фермерлары якын киләчәктә дөнья аграр базарында лидер була алачакмы, дигән сорауга уңай җавап табарга тиешбез. Бу темага оештырылган пленар уты­рышта безнең почетлы кунакларыбыз — Австрия, Германия һәм Чехиядән килгән партнерларыбыз катнашачак һәм авыл хуҗалы­гындагы глобаль мәсьәләләр буенча үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашыр дип ышанам, — диде форумны ачу тантанасында Илшат Фазрахманов.
Пленар утырышта Русия фер­мерлар хәрәкәтен үстерү, җитеш­терүдәге яңа мөмкинлек­ләрне куллану, Башкортстанда аграр тар­макның үсеш перспективалары турында сүз барды. Ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов билге­ләвенчә, республикада аграр чимал җитештерүне 2,5-3 тапкыр арттыру мөмкинлеге бар һәм төбәк халкы көн саен 1 миллиард сумлык азык-төлек куллана икән, әлбәттә, беренче чиратта, үзебезнең экологик чиста продукциягә өстенлек бирелергә тиеш. Бу җитештерүне арттыруга да этәргеч бирәчәк. Чит ил кунак­ларының чыгышында да үзләрендә күбрәк урындагы җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирелүенә басым ясалды. Шунысы да мөһим яңалык булып яңгырады, хәзер аграрийларның “Росагролизинг” җәмгыяте аша лизингка техника сатып алу шартлары яхшырды. Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, узган елдан алып лизингка алынган техникага субсидияләр бирелә башлады. Шушы вакыт эчендә республикага лизингка 2 меңгә якын берәмлек техника кайтарылды.
Мәскәү кунагы Александр Чулок билгеләвенчә, Русия Президенты Владимир Путин 2024 елга аграр җитештерүне әлеге күләмнән байтакка арттыру, экспорт дәрәҗәсен күтәрү бурычы куйды. Мондый бурыч берәүләр өчен — трамплин, ә икенчеләргә, гомумән, “упкын” булуы да ихтимал. Әлбәттә, Башкортстан өчен беренчесе хуп­лана­чагына иманым камил. Чөнки биредә җитештерүне экологик яктан чиста, кешеләр сәламәтлеге өчен хәвефсез технологияләргә күчерү, илнең эчке базарында гына түгел, ә дөнья күләмендәге сәүдәгә ышанычлы омтылыш күренә.
Халыкара форум 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Олег Төхвәтуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»