Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авыл иминлеге алар кулында!

Авыл иминлеге алар кулында!
15.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

Авыл иминлеге алар кулында!Благовар районында ветеринария хезмәте эпизоотологик хәлне ныклы контрольдә тота.

Республикадагы үткән елдагы эпизоотологик хәлне тотрыклы дип булмый. Мәсәлән, 12 төбәктә хайваннарның котыру факты теркәлде, алар арасында Уфага якын Кушнаренко, Авыргазы районнары да бар. Моннан тыш, 2018 елның ноябрендә Учалы районында малларда бруцеллез таралуы билгеле булды. Халык сәламәт­леген куркыныч астына куйган әлеге очракларның төп сәбәпләре булып чирле малларның чит төбәкләрдән китерелүенә юл кую торса да, аерым төбәкләрдә ветеринария хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә дә күз йомарга ярамый, безнеңчә.


Бу яктан караганда, Благовар районы ветеринария белгечләренә дәгъвалар булмавы куандыра, әлбәттә. Соңгы берничә ел дәвамында төбәк эпизоотологик яктан тотрыклы исемен алып, моны даими раслап килә. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик, 2017 елда Благоварга күрше Бүздәк районында тилчә (ящур) таралып, карантин игълан ителсә дә, Благовар мал табиблары йогышлы чиргә ныклы киртә куеп, җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы малларны юк итүдән саклап калды.
Әйтергә кирәк, эпизоотологик хәлнең уңай торуы тоташ районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген тәэмин итү белән бергә, халыкның социаль-икътисади тормышына да зур йогынты ясавы мәгълүм. Мәсәлән, Уфадагы азык-төлек ярминкәләрендә күпләр Благовар районыннан китерелгән ит продукциясенә һәм сөт ризыкларына сорау-ның зур булуына игътибар иткәндер. Ни өчен дигәндә, башкала сатып алучыларының ышанычын күптән яулаган бит алар.
— Шәхси ихаталарның авыл җитештерүендә төп табыш чыганагына әверелгән хәзерге чорда монысы аеруча мөһим, — ди район хакимия-тенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Радик Әхмәдуллин. — Безнең район экологик яктан чиста булу белән бергә, зооветеринария таләпләре төгәл үтәлүе белән дә аерылып тора, нәтиҗәдә җәмәгать терлекчелегендә дә, шәхси секторда да кеше сәламәтлегенә зарарлы йогышлы чирләр таралуына юл куелмый. Мондый шартларда җитештерелгән азык-төлекнең сатып алучыларны кызыктыруы табигый, безнеңчә.
Районның ветеринария хезмәте алдына куелган бурычлар да шуннан гыйбарәт. Аларны үтәүдә хезмәткәр-ләр билгеле галим Иван Павловның “табиб кешене дәваласа, ветеринар тоташ кешелек сәламәтлеге сагында тора” дигән тәгълиматын юнәлеш итеп алган. Ветеринария станциясе коллективында соңгы елларда төрле йорт хайваннарында һәм терлекләрдә йогышлы авыруларны кисәтү буенча бай тәҗрибә туплануы турында искә алган идек. Хәзерге чорда биредә 29 белгеч хезмәт сала, шуларның унҗи-десе — югары, унбере урта-махсус белемгә ия. Ветстанциянең матди-техник базасы шактый үсешкән, аның составына йогышлы чирләргә каршы махсус отряд, диагностика кабинеты, Языково авылы азык-төлек базарындагы лаборатория керә. Моннан тыш, эре авыл биләмәләрендә 9 ветеринария участогы һәм шушы юнәлештәге 2 пункт эшли. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсысы җиһазлар һәм махсус инструментлар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Ветстанция карамагында 3 җиңел автомобиль, шулай ук дезинфекция үткәрүгә тәгаенләнгән ДУК маркалы 2 махсус автомашина бар.
— Уңайлы шартлар, техник мөм-кинлекләр тудырылуы өчен республика Ветеринария идарәсенә бурычлыбыз, — ди Благовар районы ветеринария станциясе җитәкчесе Альмир Хөсәенов. — Мәсәлән, соңгы вакытта гына ике махсус автомобиль бүленде. Әйе, бүген станция коллективының хезмәтләндерү өлкәсе шактый киң. Атап әйткәндә, аңа 15 авыл биләмә-сендәге 87 торак пункты керә, шул исәптән 9 эре авыл хуҗалыгы предприятиесен һәм 64 крестьян-фермер хуҗалыгын хезмәтләндерәбез. Район биләмәләрендә 13 мең баш тирәсе сыер малы, 10 мең баштан артыграк сарык-кәҗә, 2 меңгә якын ат исәпләнә. Боларга эре авыл хуҗалыгы пред-приятиеләреннән “Благовар” токымлы-кошчылык заводын, “Башкортстан ит компаниясе”ндәге 3 дуңгызчылык комплексын, “Селекция-гибрид үзәк” җәмгыятен дә өстәргә кирәк. Дөрес, махсуслашкан ябык типтагы предприятиеләр буларак, зооветеринария хәвефсезлеге буенча чараларны алар үзаллы тормышка ашыра, әмма тоташ эпизоотологик иминлекне тәэмин итү дәүләт хезмәте сыйфатында, ветеринария станциясенә йөкләтелгән.
Бу урында әңгәмәдәш белән якыннанрак таныштырып үтик. Альмир Хөсәеновка, Аграр университетның ветеринария факультетын тәмамла-гач, бер еллап Уфада эшләп алырга туры килә. 2003 елдан исә хезмәт юлын туган районы белән бәйли. Төбәктәге иң зур хуҗалыкларның берсе “Благовар” совхозында баш ветеринар була, аннары җитәкче вазыйфага үрләтелә: “Заря” җәмгыятенә директор итеп куялар. 2006 елдан эшчәнлеге тулысы белән ветеринария станциясе белән бәйле, биредә барлык баскычларны үтеп, 2018 елның ноябрендә җитәкче вазыйфасына тәгаенләнә.
Благовар районы ветеринар-зоотехник күрсәткечләр буенча озак еллар дәвамында имин төбәк санала. Малларда йогышлы чирләр таралмавы профилактик чараларның төгәл һәм вакытында үткәрелүеннән, бел-гечләр тарафыннан ветеринар күзәт-челекнең югары дәрәҗәдә оештырылуыннан чыга. Ветеринария станциясе җитәкчесе бу җәһәттән бай тәҗрибәле белгечләрдән Илгиз Әхтәмов, Әвгать Мөэминов, Реал Терегулов, Ринат Фәйзуллин, Рәсилә Миронова, Камил Вәлиевларның фидакарь тырышлыгын билгеләде.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»