Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Эшеңне ярату – иң зур бәхет

Эшеңне ярату – иң зур бәхет
15.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

Эшеңне ярату – иң зур бәхетИлеш районының шәрәфле шәхесе Роберт Ибраһимов шулай ди.

Агрономның төп хезмәте — үсемлекчелек белән шөгыльләнү, мул уңыш алу. Белеменә, туплаган тәҗрибәсенә таянып, агроном үсемлекләрнең ничек өлгерүен, аларга нәрсә җитмәвен, туфракның ни сәбәпле үзгәрүен өйрәнә. Агрономнар — җирне сөйгән, авыл тормышын үз иткән кешеләр. Бу һөнәр — авыл хуҗалыгының тоткасы дип дөрес әйтәләр. Хуҗалыкта яхшы агроном була икән, игенчелектә эшләр чын мәгънәсендә уңышлы була. Өстәвенә, хуҗалык җитәкчесе һөнәре буенча агроном икән, бу авылны икеләтә уңыш көтә. Бу сүзләрнең һәммәсе дә нәкъ Илеш районының шәрәфле шәхесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Урал” җәмгыяте директоры Роберт Ибраһимов турында.


Кеше өчен җир – иң беренчел нәрсә, чөнки кеше үзе дә, аның барлык изге эшләре дә кендек каны тамган җирдән башлана. Чын җир кешесе гомер-гомергә эштән тәм-ләззәт табып, шуңа сөенеп-куанып яшәгән һәм яши. Шушыларны күреп һәм күңеленә сеңдереп үскән Роберт Ибраһи-мов, 1976 елда Башкортстан авыл хуҗа-лыгы институтын тәмамлап галим-агроном дипломы алганнан соң, туган ягына юллана. Игенчелек тармагында эшчәнлекне заманча технологияләргә таянып оештырган, зур уңышларга ирешкән Илеш районының даны еракларга таралган иде ул чакта. Сынатмаска тиеш иде яшь белгеч. Һәм ул сынатмый. Киров исемендәге колхозда эшләгәндә үк ул үзен хезмәт сөючән, чын җир кешесе итеп таныта.
...Басуларда кул көче кулланылган чак. Мәктәп балаларын колхозның чөгендер басуын кәтмәннәргә йөртәләр иде. “Хезмәт тәрбиясе” төшенчәсен гыйльми нигезләгән галимнәр дә үсеп чыкты ул чакта Илеш җирлегеннән. Җәйге челләдә, буада су коенасы килсә дә, чөгендер басуына китәсең, сыйныфташлар белән ярыша-ярыша рәт араларын эшкәртәсең... Мәсәлән, Иштерәк сигезьеллык мәктәбендә җитмешенче еллар ахырында укыганнар болай дип хәтерли: “Бу эш авыр булып истә калмаган, әмма агроном абыйның калган чүпләрне берәмләп кабат утатуы, чөгендерне ничек сирәкләргә өйрәтүе бүгенгедәй истә. Тавышланмый-ачуланмый торган иде. Эшсөяр гаиләдәге алты баланың иң өлкәне булганга күрә, бала-чагага “подход” табарга өйрәнгәндер Роберт абый”.
1981 елда өметле белгечне “Урал” хуҗалыгына рәис итеп сайлыйлар. Менә утыз сигез ел шул йөкне тарта Роберт Габит улы. Ул җитәкчелек иткән еллар колхоз тарихына зур күтәрелеш чоры булып кереп калды, бу хуҗалык хәзер эшне оештыру, югары продуктлылыкка ирешү буенча тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Җир эшен яхшы белүе, тупланган тәҗрибәгә таянып, даими белемен күтәрүе, яңалыкка омтылуы ярдәм итте аңа. Ул югарыдагы җитәкчеләр белән һәрвакыт килешеп эшли, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр фикеренә игътибарлы. Язгы кыр, урып-җыю эшләре барганда иртә таңнан кара төнгә кадәр басуда. Игенчеләрнең һәрбер-сенә җылы сүз таба, гомумән, җир кешесен алга куя, аны зурлый, олылый. Чөнки авыл кешеләренең хезмәте бик тынгысыз. Ул вакыт кысаларына сыешмый. Һәр ел фасылының үз кануннары. Эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба.
— Хәләл хезмәтен сарыф иткән сыер савучыга да, җир эшкәртүчегә дә гадел өлеш чыгарырга, лаеклы хакын түләргә кирәк. Эшләгәч, һәркемнең тиешенчә түләү аласы килә. Авыл халкы җирдә сөенеп эшләргә тиеш. Җир кешеләренә ярдәмнең төрлесен күрсәтергә кирәк: хуҗалыкта эшләүчеләргә, яңа тормыш башлаган кешегә өй төзергә ярдәм итәргә һ.б. Кыскасы, игенче белән терлекченең хезмәте бәяләнсә генә уңышка ирешеп була, — ди ул.
Әйе, ныклы хуҗалыкның чын йөзе төзек фермалар һәм техника паркында, күзне иркәли торган басуларда, җитештерүдәге югары саннарда, иң мөһиме, Рсай авылында яшәгәннәрнең күркәм йорт-ихаталарында ачык күренә.
Игенчелектә дә, хуҗалыкның төп икътисади иминлеген тәшкил иткән терлекчелек тармагында да “Урал” ширкәтенең уңышлары күпләргә үрнәк. Менә унбиш ел инде хуҗалык токымлы терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү сизелерлек артты. Мәсәлән, 2018 елда барлыгы 28883 центнер сөт җитештерелде, һәр сыердан 6564 килограмм савып алынды. Басулардан 41350 центнер уңыш җыйдылар. 1592 центнер ит җитештерделәр. Хуҗалык җитәкчесе горурлык белән югары уңышларга ирешкән фидакарь-ләрнең исемнәрен атады. Мәсәлән, Венера Шәйхлисламова һәр сыердан 7230 килограмм сөт савып, барлыгы 2241 центнер продукция җитештергән. Гөлниса Мәсәгу-тованың күрсәткечләре — 8773 килограмм һәм 2699 центнер. Терлекчеләр Азат Харрасов, Роберт Баһманов, Илдус Ямалиев уртача 850 грамм тәүлеклек артым алуга ирешәләр.
Тырыш комбайнчылар Илшат Миңнул-лин, Венер Шәйхлисламов, Мәүлетҗан Рәхимҗанов, Эдуард Фәррахов, Илнар Әсәдуллин һәркайсы 9000-10000 центнерга кадәр ашлык суктырып алган. Чәчүдә, жир эшкәртүдә катнашкан механизаторлар — Альберт Иванов, Ильяс Әсәдуллин, Нәзиф Сәлимов, Эльвир Шәйхлисламовның да гомум уңыштагы өлеше бик зур. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү генә түгел, аны эшкәртү дә төп максатларының берсе исәпләнә хуҗалыкта. Мәсәлән, хуҗалыкның үз тегермәне бар, пекарнясы эшли, Рсай ипие район халкында зур сорау белән файдалана.
“Урал”ның басулары тәҗрибә мәйданнары кебек. Аларга сокланмаган кеше юк. Күз күреме җиткәнгә кадәр тук башакларын салмак җилдә дулкынландырып, иген күкрәп утыра. Ирексездән якташыбыз Галимҗан Латыйп иҗат иткән җыр искә төшә:

...Без барасы юллар якты,
Безнең юллар үр менә.
Бу кырларда җигүле ат
Дугасыннан күмелә.

Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә...


Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булу – зур бәхет. Тормышта ирешкән уңышларның башы да гаиләдә. Рифа Мирзахәниф кызы гомерен балалар укытуга багышлаган ихтирамлы кеше. Роберт Габит улы белән 45 ел тату гомер итәләр. Кызлары Ленаны үзаллы тормыш юлына чыгардылар. Күңел юанычлары — оныклары Мәдинә үсеп килә.
...Зур бәхет дигәннән. Бәхетле балачак, бәхетле тормыш, бәхетле картлык, дибез. Ә нәрсә соң ул бәхет? Роберт Габит улы бу сорауны биргәч бер мизгел уйланып торды да болай диде: “Кем өчендер бүген тамагы тук булу – зур бәхет. Затлы тун кия алмаган кайберәүләр, әйтик, ирләрен “синең аркада мин бәхетсез...”, дип сүгәргә мөмкин. Бәхет — дәрәҗәле исемнәр, дәүләт бүләкләре генә дә түгел (эшеңне бәяләсәләр, зур сөенеч, әлбәттә). Минемчә, иң зур бәхет — эшләп тапкан бәхет. Хезмәтеңне яратып башкару, туганнарыңа, кешеләргә үзеңнең кирәклегеңне тою, халыкка кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, дөньяның гүзәллеген аңлый белү, игелек һәм изгелек кылып яшәү — менә мин бәхетне шулай аңлыйм”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»