Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ышанам, димәк, булдырабыз!”

“Ышанам, димәк, булдырабыз!”
15.03.2019 / Авыл хуҗалыгы

“Ышанам, димәк,  булдырабыз!”Кушнаренко районы хакимияте быел аграр җитештерүне арттыру мөмкинлекләрен нәрсәдә күрә?

Кушнаренко – республикада социаль-икътисади җәһәттән нәтиҗәле үсешүче районнарның берсе. Бәйсез комиссия мониторингы йомгаклары буенча, район инвестицияләр җәлеп итү ягыннан мөмкин булган 100 берәмлекнең 65енә ия. Әлбәттә, төбәктә төп җитештерү тармагы булып авыл хуҗалыгы исәпләнә. Биредә аграр продукция җитештерү белән җаваплылыгы чикләнгән 16 җәмгыять, җитмешкә якын фермер хуҗалыгы һәм 14 мең чамасы шәхси ихата шөгыльләнә. Районда алты авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.

2018 ел йомгаклары буенча 2,9 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Тармакта эшләүче һәр хезмәткәргә ел дәвамында 3,1 миллион сумлык продукция туры килә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында уртача айлык хезмәт хакы 19 мең сумнан арткан.

Быел районда аграр тармакта кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәк? Хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илфир Нурмөхәммәтов белән очрашуда район икътисадын үстерүдә, халыкны эш белән тәэмин итүдә һәм башкалага якын бу төбәкнең инвестицион мөмкинлекләрен үстерү буенча уй-фикерләрен тыңларга булдык.


— Илфир Фәүзиевич, Кушнаренко тирә-яктагы районнар белән чагыштырганда, географик урнашуы, Агыйдел елгасы буенда булуы һәм башкалага якынлыгы буенча башкалардан өстенрәк мөмкинлеккә ия һәм бу ни дәрәҗәдә уңышлы файдаланыла?

— Мин районыбызны үсеш динамикасы уңай булган һәм инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксыну уяткан төбәк дип исәплим. Без бүгенгә һәм иртәгәсе көнгә яңа бурычлар билгеләдек. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең күбесенең кереме түбән булу төп капиталга инвестицияләр салуны арттыру мөмкин-леген бирми. Шуңа күрә, безгә эре инвесторларны җәлеп итәргә һәм бер үк вакытта хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтергә кирәк.
Мәгълүм булуынча, безнең төп юнәлеш һәм эре инвестицион проект булып, чимал җитештерүгә махсуслашкан югары технологияле сөтчелек фермасы төзелеше исәпләнә. Анда җиде мең баш сыер малы асралачак. Проектның инициаторы — “Таврос” төркеменә керүче “Башкирмолоко” җәм­гыяте. Инвестицияләрнең гомум күләме 10 миллиард сум булыр дип көтелә. Проектны тормышка ашыру 149 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

— Аңлавымча, быелдан районда сөт җитештерүне арттыруда, чын мәгънәсендә, “сикереш” көтелә һәм инвестиция проекты кысаларында башкарылган эшләр, шулай ук, мал азыгы базасын ныгытуга, катнашазык җитештерү цехлары куәтен арттыруга һәм шушы юнәлеш өчен техника алуга юнәл-теләчәк.

— Нәкъ шулай. Иске Гомәр авылында гомум куәте 4,5-9 мең тоннага исәпләнгән катнашазык цехы төзелеше тәмамланды. Продукция ике линиядә җитештереләчәк. Беренчесендә бөртекле һәм кузаклы культуралар (арпа, соя, борчак һ.б.) эшкәртелсә, икенчесендә күпьеллек кузаклы үлән-нәрдән грануллы азык җитештерәчәкбез. Инвести-ция күләме 17 миллион сумнан арта. Өстәмә рәвештә 12 эш урыны булдыру да авылдагы социаль киеренкелекне киметәчәк. Бу эшне “Акцент-Инвест” җәмгыяте башкара. Киләчәктә цехны кәҗә фермасы өчен азык базасы сыйфатында файдаланырга уйлыйбыз.
Ә инде “Милкагро-К” җәмгыяте елына 1500 тонна кәҗә сөте җитештерү куәтенә ия булган ике мең баш кәҗәгә исәпләнгән ферма төзелеше башлангычы белән чыкты. Анысы 2020-22 елларда гамәлгә керәчәк. Проект бәясе 360 миллион сумнан арта.
Күрүегезчә, телгә алынган эре инвестицион проектлар алдагы елларда сөт җитештерүне бермә-бер арттырырга этәргеч бирәчәк. Анысы дистәләрчә яңа эш урыны, җирләрне нәтиҗәле файдалану һәм урындагы казнага өстәмә керем дигән сүз. Чөнки терлекчелек продукциясенә сорау бары тик артачак кына һәм бу безнең төбәк өчен икеләтә отышлы.

— Җитештерүнең һәр тармагына да яисә һәр авылга да инвесторлар җәлеп итеп булмый. Районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эш уңышлы алып барыла. 2012 елдан башлап әлеге категориядәге берәмлек­ләрнең 45 миллион сумлык грантларга ия булуы да күрсәтә моны. Ун крестьян-фермер хуҗалыгы шундый грант алды. Авылда кече бизнесны арытаба үстерү мөмкинлекләрен нәрсәдә күрәсез?

— Соңгы елларда авыл хуҗалыгына гомум инвестицияләр күләме 70 миллион сумнан артты. Сигез терлекчелек бинасы модернизацияләнде һәм заманча җиһазлар белән яңартылды, 323 баш токымлы мал сатып алынды. Техника паркы тулыланды.
Киләчәктә үсеш мөмкинлекләре, минемчә, аграр хуҗалыкларның ни дәрәҗәдә кооперациягә керүенә дә бәйле. Кулланучылар кооперациясе оештыру программасына актив кушылдык. Әлеге вакытта шундый алты оешма эшли.
Узган елда, шулай ук, өч кооперативның урындагы башлангычларга нигезләнгән керемне арттыручы проектларга кушылуы яхшы нәтиҗә бирде. Алар барлыгы 7,1 миллион сумлык грантларга ия булды.
Ел башыннан төрле категориядәге хуҗалык­ларның кулланучылар кооперативларына берлә­шүенә булышлык итүче чараларны тормышка ашыра башладык. Шәхси ихаталар, фермерлар белән сөйләшеп, аңлату эшләре алып барабыз. Барлык авыл биләмәләрендә дә халык җыеннары узды. Очрашуларда гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирергә тырыштык. Нәтиҗәдә, проектта катнашырга теләк белдерүче сигез инициатив төркем оешты. Дүрт кеше “Үз эшен башлаучы фермер” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программаларында катнашырга тели.
Шунысы куанычлы, авылда битарафлык, ялкаулык күренешләре арта дисәләр дә, безнең төбәктә бу күзәтелми. Кешеләр актив. Аларга игътибар һәм берникадәр ярдәм итүче, оештырып җибәрүче генә кирәк. Һәрхәлдә, авылларда гражданнар белән очрашуда мин моңа шәхсән ышандым.

— Байтак еллар дәвамында “Кызыл таң” гәзитендә эшләүче журналист буларак, шәхси күзәтүем белән уртаклашырга да рөхсәт итсәгез иде. Өч дистә ел дәвамында очрашкан район җитәкчеләренең һәммәсе дә Кушнаренконың башкалага якын булуы биредә төрле тармаклар эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясавын билгеләүләре хәтердә калган. Сезнең дә фикерегезне ишетәсе килә һәм аны ничек нигезләр идегез?

— Минем карашка, ул беренче чиратта инвестицияләр җәлеп итү ягыннан чыгып бәяләнергә тиеш. Берничә юнәлештә өстен булуыбызны дәлилли алам. Беренче өстенлегебез — район биләмәләре аша федераль М-7 трассасы үтә. Аннары, билгеле, Агыйдел елгасының янәшәдә булуы. Белгечләр фикеренчә, су транспортын файдалану йөкне башка төрле, ягъни автотранспорт яки тимер юл белән ташудан 6-8 тапкырга арзанайта. Административ киртәләрне киметүгә һәм малтабарларга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән чаралар да, минемчә, инвесторларны җәлеп итәргә, урындагы кече бизнеска да икеләнмичә ышаныч белән эшләргә мөмкинлек бирә.
Игенчелектәге төп продукция — ашлык. Аңа да сорау арта. Логистика мәсьәләләрен җайга салып, элекке элеваторны тергезгәндә, хәтта яңасын сал­ганда да аның перспективасы зур булачак.
Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә телим. Төзелешләр авыл хуҗалыгындагы эре инвестиция проектлары белән генә чикләнми. Зур керамзит заводы төзү эшләренә әзерләнәбез. Ул респуб­ли­каның өстенлекле гомумдәүләт проектлары исем-легенә кергән. Төзелеш бәясе — 158 миллион сум. Предприятиедә 70тән артык яңа эш урыны булыр дип көтелә. Район үзәгендә сафка басачак яңа янгыннан саклану депосы да күптән көтелгән вакыйга. Шулай ук, Кушнаренко авылындагы мәдәни ял паркын төзекләндерү дә халык өчен куанычлы хәл булыр дип ышанам. “Андреевский” микрорайонында 220 урынлы балалар бакчасы төзелү дә район тормышында зур вакыйга буларак көтелә.

— Илфир Фәүзиевич, көннәр язга авышканда, аграр хуҗалыкларның язгы мәшә­катьләргә ничек әзерләнүләре турында да сөйләп үтсәгез иде. Чәчүлекләр кимемиме, кайсы культураларга өстенлек биреләчәк?

— Соңгы ун елда гомум чәчүлек мәйданнары кимемәде, быел да ул 63 мең гектар тәшкил итәчәк. Бурыч — һәр гектардан 23 центнер уңыш җыеп алу. Уҗым культураларының 70 процентка якыны “яхшы” торышта дип бәяләнә, калганы — канәгать­ләнерлек. Әлегә аларның ничек кышлавын төгәл әйтергә иртәрәк. Язның ничек киләсе билгесез. Уңышны күтәрү ашламага да бәйле. Узган ел һәр гектарга 22 килограмм кертелсә, быел 30 килограммга җиткерү максатын куйдык. Чәчү орлыгы белән дә проблема булмаячак.
Аграр хуҗалыклар узган ел 54 миллион сумга яңа техника сатып алды. Тракторлар, ашлык комбайннары саны артты. Дөресен әйтергә кирәк, бул­ган техника паркының яртысын яңарту таләп ителә. Шуңа күрә быел бу юнәлештә җитдирәк эш алып барырга уйлыйбыз. Чәчү чорына 600 тонна техника ягулыгы кирәк булачак. “Башнефть” компаниясе предприятиеләре белән эшлекле сөйләшүләрнең нәтиҗәсе уңай булачагына ышанам.

— Маржиналь культуралар мәйданы артачакмы? Хуҗалыклар аларның кайсыларын күбрәк чәчәргә тырыша?

— Сүз дә юк, билгеле, сәүдә базарында ихтыяҗ булганын һәм яхшы керем бирә торганын үстерергә тырышалар. 11,7 мең гектардагы бөртекле һәм уҗым культураларының 3800 гектары маржиналь культура булып тора. Җитен, горчица, рапс, нут, люпин, шепкән мәйданнары артачак. Әйткәндәй, соңгы елларда шикәр чөгендере 300 гектарда гына игелә иде, узган ел 600 гектарга якынлашты. Быел 2800 гектар тәшкил итәчәк. Әлеге культураны үстерү һәм җыеп алу техникасын саклап калган хуҗалыклар кабат керемле юнәлешкә кайта башлады. Аның байтак өлеше ышанычлы инвесторыбыз — “Агроинвест” җәмгыятенә туры килә.
Әңгәмәне терлекчелектәге мөһим “борылыш” мисалыннан башлаган идек. Аның сыйфатлы һәм ышанычлы мал азыгына бәйле булуын да әйтергә кирәк. Быел мал азыгы культуралары үстерү максатында инвесторларга да 10 мең гектар мәйдан бүлеп бирүебез тармакта нинди амбициоз үзгәрешләр булачагын күрсәтә.
Халыкта “чебешне көз саныйлар” дип әйтәләр түгелме соң? Максатлы уй-ниятләребезнең ни дәрәҗәдә тормышка ашуын да көз күрсәтер. Ә мин яхшырак булдырачагыбызга ышанам.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»