Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Корыч атлар” – иярле, егетләребез – егәрле!

27.12: “Корыч атлар” – иярле, егетләребез – егәрле!

Механизатор Константин СережкинИглин районының Балтика авылы биләмәсендә юлларны кардан чистарту эше төгәл оештырылган.

Күпләп кар яву мәшәкатьләр арттырырга, кайвакыт гадәттән тыш хәл тудырырга да мөмкин. Кар баскан юллардан җәяүлеләр дә, техника да үтә алмый. Сер түгел, шәһәрдә бу мәсьәлә җитди контрольдә. Ә менә авыл җирендә хәл катлаулырак. Моңа кадәр бу эш хуҗалыклар иңендә булды. Бүген исә юллар өчен авыл биләмәләре җаваплы. Алар кышкы чорда сынатмыймы? Нинди оешмалардан техника җәлеп ителә? Ягулык өчен кем акча түли? Иглин районының Балтика авылына юл төшкәч, шул хакта да сораштык.


— Кышкы чорда Балтика, Ленинское, Субакай, Буден­новский һәм Загорское авылларында 48 чакрым юлларны кардан чистартабыз, — диде Балтика авылы биләмәсе башлыгы Венера Карунос. — Үзебезнең “МТЗ-82” тракторы бар. Механизатор Александр Куимов вазый­фасына җаваплы карый. Иртә таңнан төнгә кадәр эшли. 15 чакрым юлларны чистартырга районның юл-ре­монтлау төзү идарәсе ярдәм­ләшә. Хезмәт­тәшлек нә­тиҗә­сендә Балтика­дан Иглинга турыга 16 чакрым араны үтеп барып җитәбез. Урау юл 26 чакрым булыр иде. Урам көзгедәй ялтырап торса да, канәгать­сезлек белдерү­челәр бар. Сәбәбе гади. Биләмә территориясе зур, техника бер авылдан икен­чесенә барып җиткәнче, ярыйсы гына вакыт үтә. Халыкка тиз кирәк. Шул ук вакытта, хәлебезгә керүчеләр, мөмкин­лекләре­безне аңлаучы­лар да бар. Юлларны кардан чистарт­кан өчен халыктан акча җы­елмый. Бу мөһим эшне үз көчебез белән башкарабыз.
Субакай авылында кар эттерүче тракторны очраттык.
— Тәүлегенә 200 чакрым юлларны кардан чистартабыз, — диде механизатор Константин Сережкин. — Эшне вакытында төгәлләү өчен “корыч атларны” төнге өчтә үк “иярлибез”.
Әле озын кышның башы гына. Димәк, карлар күпләп явачак чор да, бураннар да алда. Ничек кенә булса да, Балтика авылы биләмәсендә яшәүчеләр борчылмый. Биредә юллар һәрвакыт кардан чистартылачак.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»