Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алдынгы тәҗрибә тупларга – Башкортстанга!

Алдынгы тәҗрибә тупларга – Башкортстанга!
28.03.2017 / Авыл хуҗалыгы

Илеш районыннан алдынгы механизатор Гыйлемҗан Мирхәйдәров эшкәрткән басулар елның-елында мул уңыш белән сөендерә.Илеш районыннан алдынгы механизатор Гыйлемҗан Мирхәйдәров эшкәрткән басулар елның-елында мул уңыш белән сөендерә.Быел җәй республика Җир сөрү буенча VI ачык Русия чемпионатын кабул итәчәк.

Бәйгене оештыручылар – “Росагролизинг” белән Башкортстан Хөкүмәте. Ярышка ил төбәкләреннән, чит илләрдән 50гә якын механизатор килүе көтелә. Моңа кадәр конкурста Бөек Британия, Германия, Ирландия, Нидерланды, Словения һәм Эстония вәкилләре дә көчен сынаган. Бәйгене үткәрү урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайланмаган. Республика – авыл хуҗалыгы үсешкән, уңдырышлы җирләргә бай булган ил төбәкләренең берсе. Шуңа күрә ярышның югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтәчәгенә шик юк.


Әйткәндәй, бәйге 2012 елдан бирле “Росагролизинг” башлангычы белән илнең төрле төбәкләрендә оештырыла. Беренчесе Краснодар краенда үткән. Анда 23 механизатор көчен сынаган. Җиңүчеләр Европа һәм дөнья беренчелегендә чыгыш ясау хокукы ала. Мондый максатка ирешү җиңел түгел. Чөнки хәзер катнашучылар саны да, көндәшлек тә югары.

Башкортстан дәрәҗәле ярышны оештыручы гына түгел. Республика уңган халкы белән дә дан тота. Бәлки уңыш нәкъ безнең ялан батырына елмаер? Республика вәкилләре моңа кадәр оештырылган биш Русия чемпионатында да чыгыш ясаган. Мондый хокукка Мәләвез районының “Сухайля” хуҗалыгы вәкиле Илдар Ишикаев лаек булган. Ул бүген илдә ун иң яхшы җир сөрүче исемлегенә керә.

Ярыш программасы бик бай. Төп шарт – барлык катнашучылар да бер үк төрле сабан тагылган бер үк төрле тракторлар штурвалы артына утырачак. Әлбәттә, төп игътибар җирне тиз һәм сыйфатлы итеп сөрүгә бирелә. “Трактор-шоу” кысаларында механизаторлар “корыч ат”ларында оста итеп йөреп күрсәтәчәк. Әйткәндәй, былтыр бу конкурста республика данын Башкортстан дәүләт аграр университеты студенты Алия Якупова яклаган. Ул Русиянең җир сөрү бәйгесендә катнашкан беренче хатын-кыз буларак тарихка кереп калган. Ярышның финал өлеше 30 июньдә-1июльдә Уфа районында оештырылачак.

Җир сөрү бәйгесе эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә хезмәт итә. Шул ук вакытта, катнашучылар дуслаша, тәҗрибә уртаклаша, фикер алыша һәм осталыгын чарлый. Мондый бәйгеләр аеруча яшьләр өчен әһәмиятле.

Илебездә ел саен киң колач белән үткән бәйге Европа һәм Бөтендөнья җир сөрү оешмалары игътибарыннан читтә калмаган. 2018 елда – җир сөрү буенча Европа чемпионатын, 2020 елда – дөнья чемпионатын Русиядә оештыру планлаштырыла.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»