Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бездә җирдә эшләү отышлы!

Бездә җирдә эшләү отышлы!
21.09.2017 / Авыл хуҗалыгы

Бездә җирдә  эшләү отышлы!Русиядә фермерлар саны кимегәндә Башкортстанда алар ел саен 250 берәмлеккә арта.

Соңгы ун елда Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы җитди структур үзгәрешләр кичерде. “Росстат” мәгълүматларына караганда, мәсәлән, барлык төр категориядәге хуҗалыклар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта, зуррак мәйданга хуҗа булучылар саны ишәя бара. Ун ел дәвамында Русиядә фермер хуҗалыклары 40 процентка азайган. Аларның да эреләнүе күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, ил күләмендә алар биләгән җирләр шушы вакыт эчендә 2,5 тапкырга диярлек арткан. Бүген фермерлар сыйныфы аграр җитештерүдә мөһим урын били. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 12 процентка җитте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә генә түгел, ә авылларны саклап калуда, халыкны эш белән тәэмин итүдә аларның роле елдан-ел арта. 175 меңгә җиткән фермерлар “армиясе” илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.


Әлбәттә, фермер хуҗалыклары яңа Русия тарихында зур каршылыклар кичерде. Яңа икътисади мөнәсәбәтләр күпләренең юкка чыгуына да китерде. Башкортстанда да, илдәге кебек үк, узган гасырның туксанынчы елларында фермерлык “чәчәк ата” башлады. Әмма элекке күмәк хуҗалыкларны саклап калу максатында ул чорларда аграр сәясәттә фермерлар үз көчләрен әлләни күрсәтә алмады. Бүген республикада авыл хуҗалыгы җитештерүендә фермер хуҗалыклары өлеше артуы күзәтелә. Бу — очраклы түгел. Соңгы унъеллыкта республика Хөкүмәте аграр сәясәттә җирне нәтиҗәле файдалану, аның чын хуҗасын табуны беренчел максат итеп куйды. Шуңа күрә, Русия буенча фермер хуҗалыклары саны кимегәндә дә Башкортстанда алар саны артуы гаҗәп түгел.
Башкортстанда фермерлык хәрәкәтен тагын да ныграк җәел­дерү өчен шартлар уңаймы? Хөкү­мәт тарафыннан аларга ярдәм җитәрлек күрсәтеләме? Дәүләт җые­лышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигать­тән файдалану комитетының чираттагы утырышы шушы мәсьә­ләләргә багышланды.
Башкортстанда фермер хуҗа­лыклары эшчәнлеге турында, га­дәт­­тә, аграр тармакның ел йомгак­ларын барлаганда гына “искә төше­рәләр” иде. Әлеге категория­дәге берәмлекләрнең проблемалары белән генә түгел, бүгенге хәл-яшәеше белән парламент комитеты дәрәҗәсендә кызыксынуны мөһим чара дип кабул итәргә кирәктер. Фермерларның тармак министры алдында гел генә отчет тотуы бер хәл, ә менә ведомство башлыгы белән бергә парламентта мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыгуы, борчыган сорауларга җавап алуы яңа­лык та булып тора. Шунысы да игътибарга лаек, аграр комитет очрашуга фермерларны төрле климатик зонадан һәм җи­теш­терүнең үзенчәлекле өлкәлә­рендә шөгыль­ләнүчеләрне чакырган. Димәк, алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне генә түгел, ә республика фермерлары исеменнән дә әйтер хокукка ия иде.
Соңгы ун ел республика фер­мер­лары өчен үсеш чоры гына тү­гел, ә яшәештә, җитештерүдә үз урыннарын табуда эзләнүләр дәвере дә булды. 2010 елда Башкортстанда фермер хуҗалыклары саны 4509 берәмлек булса, 2017 ел башына алар 6320гә җитте. Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада ел саен 250дән артык фермер теркәлә.
— Хәзер фермерлык эшчәнле­генә бары тик үз көченә ышанып җирдә эшләргә теләүчеләр генә тотына, — ди авыл хуҗалыгы министры Ил­­­­шат Фазрахманов. — Чөнки дәүләт максатлы ярдәм күрсәтә, аны нәтиҗәле тотынырга да кирәк. Фермерлар үз җиренең чын хуҗасы булганда гына максатка ирешә ала. Андыйлар саны елдан-ел арта. 2016 елда, мәсәлән, республикада тулай аграр җитеш­терү акчага сал­ганда 166 миллиард сум тәшкил итте, шуның 17 миллиард сумы – фермерлар өлеше. Бу – 10,4 процент чамасы дигән сүз. Узган елда тоташ авыл хуҗалыгына 6,3 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күр­сәтелсә, шуның 1,1 миллиард сумы фермерларга бирелде.
Саннар телендә.
Рәсми чыганакларга караганда, узган елда дәүләт тарафыннан күр­сәтелгән һәр сумга авыл хуҗа­лыгы пред­приятие­ләре — 12,3 сумлык, ә фермер хуҗалык­лары 15,5 сумлык продукция җитештергән.

Дәүләт ярдәменең нәтиҗәле­леге нинди күрсәткечләрдә чагыла соң?
Беренчедән, фермерларның чәчүлек мәйданнары арта. 2010 елда алар карамагындагы чәчүлек­ләр 481,3 мең гектар булса, 2017 елда 907,5 мең гектарга җитте.
Икенчедән, аларның хуҗалы­гында сыер маллары саны ишәя. 2010 елда 72 мең баштан 2016 елга 107,7 мең башка җиткән. 2017 елның гыйнвар-июлендә бу күр­сәткеч 133,5 мең баш булды.
Басучылыкта, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре җитеш­терүдә фермерлар, шулай ук, ел саен тотрыклы үсеш бирә.
Өченчедән, дәүләт ярдәме фермерларга техника паркын яңарту мөмкинлеген бирде. 2010-17 елларда, мәсәлән, алар карамагындагы тракторлар — 1582, ашлык комбайннары — 321, йөк авто­мобиль­ләре — 185, массаны җыеп кысу агрегаты — 712, трактор чапкычлары 254 берәмлеккә артты.
Соңгы елларда Русиядәге аграр реформалар шуны ачык күрсәтте: җир кем кулында булуга карамас­тан, нәтиҗәле файдаланылырга тиеш. Дәүләт ярдәме дә беренче чиратта аларга күрсәтелә.
— Хуҗалыкларның структурасы 1990 еллардан берничә тапкыр үзгәрде һәм бу аграр җитештерүдә бер урында таптануга һәм еш кына артка тәгәрәүгә китерде, — дип үз фикере белән уртаклашты югарыда телгә алынган комитет рәисе Рәсүл Госманов. — Колхозларны таратып төрле дәрәҗәдәге җәм­гыять­ләр, ширкәтләр оештырылды. Аннары күбесен банкротлыкка чыгарып, матди байлыкны әрәм-шәрәм итүгә юл куелды. Минемчә, без авылда эре аграр холдинглар оештырмый торып, җирләребезнең чын хуҗа­ларын тапмаячакбыз. Әлбәттә, авылда көчле фермерлар да калырга тиеш. Шул ук вакытта, фермерлар яңа законга ярашлы, үз мил­кен шәхси предприятие буларак та терки ала һәм юридик берәм­леккә ия булган хуҗалык оештырырга да хокукы бар. Әмма инвес­тор белән эшләргә туры кил­сә, юридик берәмлеккә ия булмаган фермердан, гадәттә, алар ерак тора.
Шул ук вакытта, республика фермерлары, гомум дәүләт ярдә­меннән тыш, махсус программалар аша да хөкүмәттән тоемлы финанс ресурслары ала. “Үз эшен башлаучы фермер” программасы кысаларында 2012-2017 елларда 473 фермерга 647 миллион сумлык грант тапшырылды. Һәм шушы вакыт эчендә грантка ия булган фермерлар 2,6 мең баш сыер малы, 500 баш ат, 2,9 мең сарык, 4 мең каз, 800 баш умарта, 600 берәмлек техника һәм 900дән күбрәк авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһаз­лары сатып алган.
“КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы әлеге юнәлештә башкарылган эш чыгымнарының 60 процентын бюджеттан каплатуны күз уңында тота. Соңгы биш елда программаны тормышка ашыруга 724 миллион сум акча бүленгән.
Парламент депутаты Римма Үтәшева фермерлар җитештергән сыйфатлы продукцияне сатуны оештыруда кыенлыклар булуын билгеләде. Аның фикеренчә, авылларда сәүдә нокталарын оештырырга һәм шәхси ихатада җитеш­терелгәнне дә сату өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен бюджеттан акча бүленү үзен аклар иде.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның әлеге мәсьәлә буенча тәкъдиме узган ел йомгаклары буенча аграрийлар белән очрашуда алда торган бурыч буларак яңгыраган иде. Рөстәм Зәки улы республикада авыл хуҗалыгы кооперативларын оештыруны тизлә­тергә кирәк, дип белдерде. Ул эш башланды, әмма бераз сүлпәнрәк. 2015 елдан республикада мондый кооперативларны оештыру һәм үстерүгә бюджеттан акча бирелә башлады. Әлеге программа кысаларында, өч елда 10 кооператив­ка ярдәм йөзеннән 57 миллион сум акча бирелде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет утырышында төрле районнардан килгән фермерларның үз эшчәнлекләре, проблемалары турында чыгышлары зур кызыксыну уятты. Мәләвез, Гафури, Мәчетле, Благовещен һәм Әбҗәлил фермерлары яңа техно­логияләр буенча сыр җитеште­рү­ләре, Африка тәвә кошлары, нә­селле сөт кәҗәләре асраулары һәм кымыз җитеш­терүләре турында ма­выктыргыч итеп сөйләде. Алар­ республика фермерларының уртак теләген дә җиткерде: республикада фермерлык эшчәнлегенә мөнәсәбәт һәм ярдәм алга таба да шушы рәвешле югары дәрәҗәдә булсын иде!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»