Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”
15.02.2018 / Авыл хуҗалыгы

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”Аграр сәясәттә быел нинди яңалыклар көтелә?

Экспертлар фикеренчә, Русиядә ашлыкның тулай җыемын 200 миллион тоннага җиткереп була. Әмма бу кадәр ашлыкны кая куярга, ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга галимнәр җавап таба алмый. Чөнки эчке базардагы ихтыяҗ зур түгел. Тирәнтен эшкәртүгә дә 15-20 миллион тоннасы җитә. Экспорт күләме узган хуҗалык елында (2017 елның июленнән 2018 елның июненә кадәрге чорда) 45-47 миллион тонна чамасы булыр дип фаразлана, алдагы елда ул 35,5 миллион тонна чамасы тәшкил иткән иде.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович күптән түгел Давоста узган форумда югарыдагы фаразлар белән килешүен белдерде. Билгеле, Русия ит һәм сөт җитештерүне арттыру максатын куйганда, игенчелек, басучылык тармакларыннан башка аны күз алдына китереп булмый. 200 миллион тонна күрсәткеченә ирешкәнче, тәүдә тылны ныгытырга, ягъни, ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре куәтен арттырырга, аңа эчке ихтыяҗны һәм дөнья базарында хезмәттәшлек-сәүдә мөнәсәбәтләрен яңа биеклеккә күтәрергә кирәк булачак.

Башкортстанда бу юнәлештә перспектив проектлар, максатлы программалар тормышка ашырыла башлавы берникадәр нәтиҗә бирде. Узган елда, мәсәлән, аграр тармакта мөһим адым ясалды: хезмәт җитештерүчәнлеге артты һәм авыл хуҗалыгында эшләүче һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, 1,4 миллион сумлык продукция җитештерелде.

Күптән түгел республика агросәнәгать тармагының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдәге чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов шул турыда белдерде.


2017 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе 2,8 процентка үсте. Бу илдәге уртача күрсәткечтән югарырак. Үсемлекчелек — 5,2, терлекчелек 1 процент үсеш бирде. “Узган ел безгә шуны ачык күрсәтте: җитештерүнең артуы һәрвакытта да файда бирми, — диде әлеге чарада Рөстәм Зәки улы, — ихтыяҗ исәпкә алынмыйча, артык җитештерелгән продукция бәяләрне шулкадәр түбән төшерде ки, хәтта аерым хуҗалыклар тотынылган чыгымнарын капларлык та керем алалмады. Ашлык хакы аерым культуралар буенча 50 процентка кадәр, ә чимал сөт 6 процент күләмендә кимеде”.
Республика агросәнәгатьчеләре ел саен шул рәвешле язгы чәчүгә кадәр очрашып, проблемаларны уртага салып тикшерә, яңа бурычлар билгели. Быелгысы, кызганычка каршы, дөнья, ил күләмендә ашлыкка бәяләр төшкән һәм сәүдә базарында көндәшлекнең әлегәчә күрелмәгән шартларда күтәрелгән чорга туры килде.

“Авыл хуҗалыгын үстерүдә күп нәрсә төбәкләрнең үзләренә бәйле. Агросәнәгать тармагына ярдәм итүгә бүленгән федераль субсидияләрне файдалануда өстенлекләрне билгеләүдә төбәкләрнең үзләренә күбрәк үзаллылык бирергә кирәк дип исәплим. Ә инде бу күләм сөренте җирләр арту, уңыш күтәрелү, җитештерүдәге башка нәтиҗәләрнең сыйфатлы күрсәткечләре белән бәйле булырга тиеш. Эшне шулай оештыру әйләнештән төшеп калган сөрентеләрне тергезүгә һәм алдынгы аграр технологияләр кертергә этәргеч бирәчәк. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: әгәр без федераль бюджет акчасын тотынуда төбәкләргә күбрәк үзаллылык бирәбез икән, аларның алган ресурсларны нәтиҗәле куллануда җаваплылыгы, шулай ук, артырга тиеш”.

Владимир Путин,
Русия Федерациясе Президенты.


Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”Шундый шартларда Башкортстанда аграр тармак яңа хуҗалык елын нинди бурыч-максатлар белән башлый? Авыл эшчәннәре дәүләт яр­дәмен алачакмы? Иң мөһиме — агросәнәгать комплексын үстерүдә кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәк?
Узган ел аграрийлар өчен катлаулы булса да, һәр тармакта үсеш күзәтелде. Русия төбәкләре арасында, мәсәлән, товарлыклы сөт җитеш­терү буенча өченче урындабыз. Барлык категориядәге хуҗалыкларда ит җитештерү 410 мең тонна тәшкил итте һәм сыер малы ите күрсәт­кечендә илдә лидерлар исемлегендә. Әйтергә кирәк, соңгысы буенча гомумрусия күрсәткечендә Башкортстан өлеше 8 процентка җитә. Соңгы елларда тармакны техник һәм технологик модерниза­цияләү авыл хуҗа­лыгын үсте­рүдә стратегик юнәлеш буларак билгеләнде. Узган елда әлеге максатларга республика казнасыннан 820 миллион сум чамасы акча бүленде. Бу – соңгы дүрт елдагы иң зур күрсәткеч. Аграрийлар, шулай ук, гомум күләме 3,7 миллиард сумлык ике мең берәмлектән артык техника сатып алды.
— 2018 елда авыл хуҗалы­гында санлы технология казанышларына зур игътибар биреләчәк, — диде тармак министры Илшат Фазрахманов. — Шулай ук, инвестицияләр җәлеп итүне дә эшчәнлектә төп юнәлеш­ләрнең берсе итеп карыйбыз. Узган елда эш 11 инвестиция проекты буенча дәвам итте. Быел сөт терлекчелеге буенча җиде проект мәйдан­чыгын сайлап алуга әзерлек бара. Шулай ук, ит җитештерүдә билгеле фирмалар, компанияләрнең проектлары игътибарга лаек.
Кызганычка каршы, элекке елларда нәтиҗәсез “эш күр­сәтүче” инвесторлар да булгалады. Хәзер авылга акчасы белән генә түгел, төпле бизнес планы белән килүче инвесторларга да таләпләр көчле. Чөнки еш кына җи­тештерүчеләрнең сәүдә кагый­дә­ләреннән хәбәр­дар булмавы, көн­дәшлек итә алмавы аларны башлаган эшен ташлап китәргә мәҗбүр итте. Әлеге проблемаларга кагылып, республика Башлыгы болай диде:
— Тармак эшчәнлегенең нигезе икътисадка бәйле булырга тиеш. Ниндидер максат куйганда, тәүдә төпле икътисади хисаплар эшләргә кирәк. Шуңа күрә мин аграрийлар тарафыннан ниндидер продукция җи­теш­терелә башлаганчы, Авыл хуҗалыгы министр­лыгы, тәүдә тармак берлек­ләре, аграр бизнес белән базар ихтыяҗларын фаразлауда ярдәм итүләрен сорар идем... Стратегик планлаштыру юк икән, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән бер чара да нәтиҗәле була алмый. Кызганычка каршы, безнең аграрийлар әлеге вакытта базар конъюнктурасындагы үзгәреш­ләрне һәрвакытта да исәпкә алмый. Сәүдә итүнең бул­ган барлык механизмнарын да дөрес кулланырга кирәк, шул исәптән биржа белән бәйле­ләрен дә. Чимал продукциясе өстенлек иткән безнең төбәк өчен әзер продукция җитеш­терүдә чыгымнарны минималь­ләштерү мөһим. Моның өчен мөмкинлекләр бар.
Авыл хуҗалыгы җитеште-
р­ү­­­ен­­дә рентабельлелекне арттыруда кооперацияне үстерү, шулай ук, быел аграр сәясәттә мөһим бурычларның берсе буларак билгеләнә. Әйткәндәй, бер ел элек республика авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча төбәкләр арасында әллә ни мактана алмый иде. Республика Башлыгы әлеге мәсьәлә буенча эшлекле сөйләшү үткәрде һәм бүген Башкортстан яңа берәмлекләр оештыру буенча илдә тәүге өч төбәк исәбенә керде.
Рәсми белешмәләргә караганда, бүгенге көндә республикада 800 авыл биләмәсе бар, шуның 300е генә кооперацияне үстерүгә әзер. Бу, булганның өчтән береннән күбрәге генә яңа җитештерү-сәүдә берәмлеге оештырырга әзер, дигән сүз. Мәгълүм булуынча, кулланучылар коопера­цияләрен үстерүгә булышлык итү максатында, республика авыл хуҗалыгы консультация бирү үзәге оештырылган иде. Үткән елда 38 кулланучылар кооперативы оештырылуга да әлеге үзәк этәргеч бирде. Авыл биләмәләре белән тәгаен бурычлар куеп берлектә эш итү яңа фермер хуҗа­лыклары оешуга сәбәпче булды. Шунысы игътибарга лаек, төп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә фермерлар өлеше елдан-ел арта.
Белешмә. Узган елда республикада 280 яңа КФХ оешкан. 150 фермер авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе системасына керергә теләк бел­дер­гән. Кооперациягә берләш­кән берәмлекләргә 2018 елда бюджеттан 100 миллион сумлык грант акчасы бүленәчәк. Кооперативларга биреләчәк грант­­ның уртача күләме 15 миллион сумга җитә.
2018 елда республика авыл хуҗалыгы тармагы алдында торган бурычларның берсе — аграр фәнне модернизацияләү, аның гамәли юнәлешен, нәтиҗәлелеген күтәрү. Сер түгел, бу проблема хәтсез еллар дәва­мында күтәрелде. Аграр галим­нәр алдына тәгаен бурычлар куелганы да хәтердә. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче югары уку йортларына карата да республика җитәк­че­легеннән дәгъвалар байтак булды. Республика Башлыгы Хакимияте әзерләгән мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләренең нибары 10 проценты, ягъни 70-75е генә фәнни эшчәнлек белән шө­гыльләнә. 750 аграр пред­приятиенең ике дистәгә якыны гына яңа технологияләр кертергә әзер булуын белдергән. Аграр фән белән авыл хуҗалыгы оешмалары арасында хезмәттәшлек булмауга нәрсә сәбәпче соң? Җитәкчеләр акча җитмәүгә сылтанамы, әллә артык эш белән “баш ватасы” килмиме? Ә бит республика галимнәре аграр бизнеска бүгеннән 100дән артык төрле эшләнмә-тәкъдим бирергә әзер, аларның ике дистәсен хәзердән үк кулланып була. Әйткәндәй, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов әлеге киңәшмәдә Башкортстан дәүләт аграр университетын эшне активрак оештырырга чакырды. Ә инде берничә ай элек җитәкчесе алыштырылган Башкортстан авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институтына темпны көчәйтергә кирәк, диде.
Авыл хуҗалыгын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту проблемала­рының да Хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгарылуы очраклы түгелдер. Бүген авылда белгечләрнең белемле һәм егәрле булуы гына аз. Амбициоз планнар белән эш итүче инициативалы кадрлар, менеджерлар, кыю фикерле һөнәр ияләре кирәк авылга. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә Авыл хуҗалыгы һәм Мәгариф министрлыклары, югары һәм урта махсус белем бирү учреждение­ләренең бер максат белән эшләве мөһим. Яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе дә камилләштерелде. Быелдан башлап, авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучы югары белемле яшь белгечләргә – 500 мең сум, урта махсус һөнәри белемлеләргә 300 йөз мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү каралган.
Белешмә. Узган елда авылда уртача айлык эш хакы 8 процентка артып, 18 мең сумга җиткән. Бу республика буенча уртача эш хакының 60 процентын тәшкил итә.
Менә шундый бурычлар һәм мөмкинлекләр белән аяк баса аграрийлар яңа хуҗалык елына. Авыл өчен елның язгы мәшә­катьләр чорыннан башлануы да табигый. Билгеле, республика җитәкчелеге тарафыннан куел­ган бурычларны тормышка ашыру финанс мөмкин­лекләренә, кадрларга һәм техниканы нәтиҗәле файдалануга бәйле. Алдагы язның ничек килүен фаразларга, ниндидер өметләр баг­ларга иртәрәк кебек. Әмма кар катламының сай булуы борчылырга мәҗбүр итә. Туфракта дымның “критик нокта”га җитүе ихтимал. Уҗым культуралары­ның ничегрәк кышлавы турында да төгәл мәгълүмат юк. Ләкин, “өлгер” галимнәр быел ил күләмендә тулай ашлык җые­мының уртача 130 миллион тон­на тәшкил итәсен исәпләп чыгарган. Димәк, Башкортстанга да тир түгәргә туры киләчәк. Бөтен ышаныч — февральдә карның гадәттәгедән күбрәк явуында. Күрше Татарстан ягыннан килгән бураннар да ике республика чигенә җиткәндә туктап калды. Әгәр яз башына кадәр кар яумаса — җитди проблема көтелә.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, якынча исәпләүләр буенча язгы кыр эшләренә әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә 8,9 миллиард сум акча таләп ителә. Аның иң күбе минераль ашлама сатып алуга (2,3 миллиард сум) тотынылачак. Үсем­лекләрне саклау чаралары һәм ягулык та элекке еллардагыдан байтакка кыйммәтрәк. Әлеге вакытта Хөкүмәт һәм тармак министрлыгы шушы проблеманы хәл итү юлларын эзли.
Әлбәттә, дәүләт нинди генә кырыс елларда да аграрийларны проблемалары белән ялгыз калдырмады. Быел да авыл эшчәннәренең язгы кампанияне уңышлы башкарып чыгачагына шик юк. Әмма Хөкүмәт ярдә­менең нәтиҗәле эшләүче аграр предприятиеләргә генә бирелә­чәген дә истән чыгармаска кирәк. Республикада аграр сәясәтнең дә шушы төшенчәгә нигезләнүе аңлашыла. Бу фикерне республика Башлыгы киңәшмәдәге йомгаклау чыгышында ачык бәян итте:
— Тармак эшчәнлегендә яңа алымнарга күчәбез, ул – системалы, аңлаешлы, проектлы инициативалар портфеле белән. Бу эш дәвам итәчәк. Үземнең яктан республика Авыл хуҗа­лыгы министрлыгына һәртөрле ярдәм булачагын гарантиялим, һәм барыгызны да шушы максатка берләшергә чакырам. Эмоцияләрне, аклануларны туктатыйк. Заманча, сыйфатлы һәм һәр адымны фаразлап эшләргә кирәк.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”“Кызыл таң” эксперты фикере Рәсүл Госманов,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның аграр мәсьәләләр,
экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе:


— Язгы чәчү компаниясе алдыннан ел саен үткәрелүче киңәш­мәнең быелгы үзенчәлеге шунда, аграрийлар акча җитешмәүгә генә түгел, ә якынча фаразланган табигать сынауларына да әзер булырга тиеш. Республика Башлыгы Рөс­тәм Зәки улының язгы басу эшләренә бүгеннән үк ныклы әзерләнергә кирәклегенә басым ясавын аграрийлар ишетергә тиеш. Дөрес, ашлыкка бәяләр түбән, сөт хакы тотрыклы түгел. Шуңа карамастан, кредит, субсидия мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк. Рөстәм Хәмитов быелгы киңәшмәдә, “мобилизация” сүзен еш кабатлады. Димәк, техниканы да, кадрларны һәм басуга чыгасы механизаторларны да нәтиҗәлелек һәм оешканлык бер максатка берләштерергә тиеш. Республика Хөкүмәтенең язгы мәшә­катьләргә бүлгән финанслары да нәтиҗәлелек белән бәйле булырга тиеш, дигән фикердә мин. Аннары, быел Башкортстан Хөкүмәте аграрийлар сатып алган техника бәясенең яртысын субсидияләү турында сүз алып бара. Монысы да басуга чыгасы куәтне арттырырга, чыгымнарны янга калдырырга булышлык итәчәк. Мәгълүматларга караганда, районнарда техника ремонтлау уңышлы дәвам итә. Чәчү материалы әзерләнә. Хәзер иң мөһиме – техника ягулыгы һәм минераль ашламаны күбрәк хәстәрләү. Әлегә кадәр уңышлы эшләүче фирмалар белән хезмәттәшлек саклана, минераль ашламалар былтыргыдан ким булмас, дип фаразлана. Алгарак китеп шуны да билгеләргә кирәк: аграр хуҗалыклар сәүдә базары ихтыяҗларын өйрәнеп, әлегә кадәр традицион булмаган культуралар игүгә дә игътибар итсен иде. Бөтендөнья сәүдә биржасында ашлык күп. Димәк, ихтыяҗ зур булганнарга өстенлек бирелергә тиеш.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»