Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!” Аграр сәясәттә быел нинди яңалыклар көтелә?

Экспертлар фикеренчә, Русиядә ашлыкның тулай җыемын 200 миллион тоннага җиткереп була. Әмма бу кадәр ашлыкны кая куярга, ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга галимнәр җавап таба алмый. Чөнки эчке базардагы ихтыяҗ зур түгел. Тирәнтен эшкәртүгә дә 15-20 миллион тоннасы җитә. Экспорт күләме узган хуҗалык елында (2017 елның июленнән 2018 елның июненә кадәрге чорда) 45-47 миллион тонна чамасы булыр дип фаразлана, алдагы елда ул 35,5 миллион тонна чамасы тәшкил иткән иде.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович күптән түгел Давоста узган форумда югарыдагы фаразлар белән килешүен белдерде. Билгеле, Русия ит һәм сөт җитештерүне арттыру максатын куйганда, игенчелек, басучылык тармакларыннан башка аны күз алдына китереп булмый. 200 миллион тонна күрсәткеченә ирешкәнче, тәүдә тылны ныгытырга, ягъни, ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре куәтен арттырырга, аңа эчке ихтыяҗны һәм дөнья базарында хезмәттәшлек-сәүдә

15.02.2018 (№ 18 (25172)): Авыл хуҗалыгы

Сыйфат белән алдыралар!

Сыйфат белән  алдыралар! Федоровка районының “Азат” җәмгыяте сөт продукциясе якын-тирә шәһәрләрнең сәүдә базарларын да яуларга өлгергән.

Күп кенә, хәтта зур куәтле, әйдәп баручы хуҗалыклар да, нигездә, җитештерү белән генә чикләнсә, Федоровка райо­ны­ның “Азат” җәмгыяте исә, 2006 елда элекке колхоз нигезендә оешкан көненнән башлап, бер үк вакытта үзендә үк сөт эшкәр­тү тармагын үстерүгә дә юнәлеш ала. Аерым алганда, тәүге көн­нәрдә үк хуҗалык фермаларында җитештерелгән сөт Бала-­Чытырман авылында урнашкан “Азат” һәм “Регионсервис” җәмгыятьләре карамагындагы сөт заводында эшкәртелә башлый. Әлбәттә, башлангыч чордагы куәтләр белән бүген биредә булган җитештерү күләмен һәм продукция төрләрен чагыштырырлык түгел. Бу җәһәттән шундый сан китерү дә җитә: заводта көн саен якынча 10 тонна сөт эшкәртелә.

21.12.2017 (№ 147 (25151)): Авыл хуҗалыгы

Үзгәрешләр җилендә егылмадык

Үзгәрешләр җилендә егылмадык Миякә районының “Дружба” хуҗалыгы җитәкчесе Азамат Гәрәев шулай ди.

“Дружба” җәмгыяте — Миякә районында тотрыклы икътисадлы әйдәүче аграр хуҗалыкларның берсе. Хәтта узган гасырның туксанынчы елларында башланган реформалар чорында да дружбалылар кайсы юлдан “атларга” икән дип икеләнмәде. Җаваплылыгы чикләнгән “Дружба” җәмгыятенең район үзәге Кыргыз -Миякәдә урнашуы да икътисад җилләренең кайсы яктан искәнен башкаларга караганда яхшырак тоярга ярдәм итте. Шул рәвешле, хуҗалык мөлкәтен таратуга юл куелмады. Үз пайларын алып, фермер хуҗалыгы оештырырга теләүчеләр дә күренмәде. Димәк, элеккечә күмәклек һәм бердәмлек белән эшләргә, гомер итәргә кирәк иде. Һәм ялгышмадылар да. Төп җитештерү күрсәткечләре буенча аграр хуҗалык бүген дә үрнәкле. Ел йомгаклары да шуны күрсәтә.

21.12.2017 (№ 147 (25151)): Авыл хуҗалыгы

“Азат” яңа куәтләргә чыга!

“Азат” яңа куәтләргә чыга! “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин 9 миллион сумлык яңа “Амазонка” чәчкеченә зур өметләр баглый.Федоровка районының әйдәүче хуҗалыгында якын чорда сөт җитештерү күләме ике тапкырга кадәр артып, бер үк вакытта ит терлекчелегенә дә юнәлеш алыначак.

Федоровка районының “Азат” җәмгыяте соңгы ун елда үсемлекчелек өлкәсендә дә, терлекчелек тармагында да җитештерү куәтләрен бермәбер арттыра килә. Әйтик, банкротлыкка чыккан колхоз нигезендә 2006 елда оешкан җәмгыять 1200 гектар сөрентеләрне эшкәртсә, бүген аның чәчүлек мәйданнары 9550 гектарга җитте. Иң мөһиме, хуҗалык уңганнары басуларны тиешенчә тукландыру, барлык аграр технологияләрне төгәл үтәү һәм, әлбәттә, зур тырышлык күрсәтеп эшләү нәтиҗәсендә елның-елында районда гына түгел, республика күләмендә үрнәк итеп куярлык мул уңыш үстереп алалар.

16.12.2017 (№ 145 (25149)): Авыл хуҗалыгы

“Марс”та тормыш бармы?..

“Марс”та тормыш бармы?.. Әмир Закиров, “Марс” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәсүл Закиров һәм Җәмил Раянов.Әлеге сорауга җавап табар өчен, без Тумырҗа авылына, Рәсүл Закировның моннан чирек гасыр элек оештырылган “Марс” фермер хуҗалыгына юлландык. Аның җитәкчесе, үз эшенең чын остасы Рәсүл Әхмәтзакир улы безне ихлас елмаеп каршы алды. Мул уңыш җыелган, инде туңга сөрелеп, кышкы йокыга талган киң басуларын, шәхси хуҗалыгында урнашкан ашлык складын, төрле техниканы – йөк машиналарын, автокран, төягеч, тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны, әле күптән түгел генә “Үзәк” машина-технология станциясеннән ярты хакын субсидия аша кире кайтарып алу шарты белән 2,5 миллион сумга сатып алынган, ремонт-техник остаханәдә модернизация үткән “New Һolland TX 65” ашлык җыю комбайнын горурланып күрсәтте ул. Аннары шушы чиктән тыш зур тырышлык таләп иткән эшкә ничек тотынуы турында сөйләде.
14.12.2017 (№ 144 (25148)): Авыл хуҗалыгы

Җир — акча түгел, табыш чыганагы

Җир — акча түгел, табыш чыганагы Шуңа да аның һәр гектары дөрес һәм нәтиҗәле файдаланылырга тиеш.

Русия — дөньяда иң зур авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге уңдырышлы мәйданнарга ия булган илләрнең берсе. Дөнья күләмендә азык-төлеккә ихтыяҗ арткан бер вакытта аграр юнәлештәге җирләрне нәтиҗәлерәк файдалану зарурлыгы елдан-ел арта. Шуны да билгеләү мөһим: Русия егерме елдан артык дәвам иткән аграр реформалар чорында аңа кадәр булган чәчү әйләнешендәге 50 миллион гектарны “югалтты”. Ягъни, хуҗасыз калган мәйданнар деградацияләнде. Дөрес, ил хөкүмәте якын киләчәктә аларны тәртипкә китерү бурычы куйды, ләкин ул җирләр кайчан кешегә хезмәт итә башлар — әйтүе авыр.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге мәйданнар барлык җир фондының яртысын — 7,3 миллион гектарны алып тора. Республиканың аграр сәясәтендә әлеге категориядәге җирләрне нәтиҗәле файдалану белән беррәттән, аларның уңдырышлылыгын саклауга да мөһим урын бирелә. Шул ук вакытта, күзәтчелек органнарының муниципаль

14.12.2017 (№ 144 (25148)): Авыл хуҗалыгы

Язны якынайта чүкеч “моңы”

Язны якынайта чүкеч “моңы” Ремонтчы Хәлил Вәлиев.Дүртөйле районы хуҗалыкларында техника ремонтлау оешкан төстә бара.

Аграр предприятиеләрнең барысында да җәйге һәм көзге эшләрдән бушаган техниканы язга әзерләү буенча эш графигы төзелде. Район авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар­ның зурлыгы буенча республикада 27нче урында тора. Шул ук вакытта аграр продукция җитештерү күләме арту дәвам итә. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, ел башыннан 3 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продук­циясе җитештерелгән. Аграр җитештерүдә техник мөмкинлекләр­не модернизацияләү яхшы нәтиҗә бирә. Узган унбер айда район­ның техника паркы 57 берәмлек, шул исәптән 7 ашлык комбайны белән тулыланды.

Яңа техника алуда “Киров” токымчылык заводына тиңләшүче булмады. Хуҗалык ике “АКРОС” комбайны сатып алды.

14.12.2017 (№ 144 (25148)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»