Кызыл таң » Авыл хуҗалыгы » 12-07-2018: “Азат” янә үрнәк күрсәтә!

“Азат” янә үрнәк күрсәтә!

“Азат” янә үрнәк күрсәтә!Дөрес, көннәрнең тәүдә чамадан тыш салкын торуы, аннары исә эссегә китүе үсемлекчелек тармагында бу хуҗалык мисалында да эзсез үтмәгән. Әйтик, 5 июльдә без килгәндә хуҗалыкта җәмгысы 1500 тонна сенаж салынган иде.

— 310 гектарлы люцерна басуының 120 гектары чабылып, сенажга салынды. Әлбәттә, узган елда бу күләм зуррак иде. Шулай да борчылырга урын юк. Беренчедән, шушы көннәрдә генә көчле яңгырлар явып үтте. Димәк, икенче чабым күпкә калынрак булачак. Аннары 150 гектарда сенажга үстерелүче вика катыш солы да мул уңыш вәгъдә итә. Бу культурадан ким дигәндә 1500 тонна сенаж салачакбыз, дип торабыз. Былтыргыдан калган һәм яхшы сакланган 3 баз, ягъни 2 мең тонна сенажыбыз да бар. Кыскасы, кирәк булган 5 мең тонна сенаж мотлак тупланачак, — диде хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев.
Бер үк вакытта хуҗалык уңганнары җитәрлек күләмдә силос һәм печән хәзерләү өчен дә ныклы җирлек булдырган. Аерым алганда, 200 гектарда кукуруз чәчелгән. Әлеге культурадан мул уңыш үстереп алу максатында аны чәчкәндә үк һәр гектарга 1 центнер исәбеннән азот-фосфор-калий катнашмасы кертелгән, химик эшкәртү вакытында да әлеге басулар тиешенчә тукландырылган. Шуңа да әлеге культура катлаулы һава шартларында да мул уңыш вәгъдә итә. Кукурузның 150 гектарын — силоска, 50 гектарын игенгә үстерүне максат итеп куюларын исәпкә алганда, аңардан ким дигәндә 3 мең тонна силос тупланачагын, ашлыкка дигән кукурузның исә гектар куәте 30-40 центнер тәшкил итәчәген белдерделәр хуҗалыкта.
Печән мәйданнары да “Азат” хуҗалыгында җитәрлек һәм күпчелегендә үлән күпереп утыра. Бу җәһәттән югарыда аталган 310 гектардагы люцерна басуының сенаждан калган өлешендәге беренче һәм икенче чабым печәннән тыш, 134 гектардагы судан үләне дә мул уңыш вәгъдә итә. Гомумән, Азат Әминев белдерүенчә, агымдагы елда да хуҗалыкта ким дигәндә 1000 тонна печән тупланачак.
Әйткәндәй, эшне җиңеләйтү һәм нәтиҗәлерәк оештыру максатында быел рулоннарны төяп ташу өчен 1 миллион сумлык махсус корылма сатып алганнар. Т-150 тракторында алдынгы механизатор Степан Селяев хезмәтләндергән әлеге агрегат берьюлы 20 рулонны төяп, ферма янына ташу мөмкинлеге бирә. Гомумән, печән чабучылар Дмитрий Никитин, Тәлгать Дашкин, Илдус Сөяргулов, тырматучы Леонтий Антошкин, коры үләнне рулоннарга төрүче Павел Никитин, Геннадий Антошкин, ферма янына китерелгәннәрен вакытында өеп торучы Айдар Дашкин, сенаж хәзерләүчеләр Олег Асабин, Василий Евдокимов, Иван Сальников һәм Илдус Әлибаев та кызу чорда көнне төнгә ялгап эшлиләр. Басу батырлары хуҗалык исәбенә төшке һәм кичке аш белән тәэмин ителә. Аларның шәхси ихаталарын да җитәрлек мал азыгы белән тулысынча хуҗалык тәэмин итә. Шуңа да “Азат” җәмгыятендә һәркем күңел биреп һәм зур теләк белән эшли.
Әйткәндәй, хуҗалык уңганнары мал азыгы хәзерләү кампаниясен туктатмый, 25 июльдән дә соңламыйча уракка төшәргә дә әзерләнә.
— Быелгы урак кампаниясенә ике мөһим яңалык белән керәбез. Беренчедән, быел тәү тапкыр 2 мең гектарда “Амозоне” чәчкече белән нотилл технологиясе буенча чәчтек. Икенчедән, дүрт ел хезмәт иткән “Акрос” комбайннарының барысын да “Башсельхозтехника” оешмасыннан белгечләр чакыртып, тулысынча төзекләндердек. “Амозоне” чәчкече һәм аны хезмәтләндерүче махсус трактор 17 миллион сумга төшсә, комбайннар ремонтына 2 миллион сум салдык. Аның каравы, хуҗалык үсешенә салынган шушы инвестицияләр инде быел ук үзенең күркәм нәтиҗәләрен бирәчәк дигән ышанычта торабыз, — ди Азат Әминев.
Хәер, моның шулай булачагын инде нотилл технологиясе буенча чәчелгән басулар торышыннан да күрергә мөмкин. Гадәти басулардан ул күпкә күпереп, инде бүгеннән тук башаклары белән күз явын алып утыра. Аның каравы, “Амозоне” чәчкече бер гектарга нибары 4 килограмм көнбагыш орлыгы һәм 15 килограмм люцерна орлыгы сарыф иткән. Шуңа да һәрдаим киләчәккә карап эш итүче “Азат” җәмгыяте җитәкчелеге тулысынча нотилл технологиясе буенча эш итүгә күчү өчен янә бер “Амозоне” чәчү комплексы һәм аңа махсус трактор сатып алу теләге белән яна.
Нигездән төзекләндерелгән “Акрос” комбайннары өчен дә урып-җыю чорында эш күләме җитәрлек булачак. Аерым алганда, аларны 1800 гектарда уҗым культуралары, 600 гектарда — сабанашлык, 360 гектарда арпа, 200 гектарда вика катыш солы, 41 гектарда солы, 143 гектарда карабодай басулары көтә. Моннан тыш, 46 гектарда игелүче рапс культурасын һәм 2104 гектардагы көнбагышны җыеп аласы да бар. Әлбәттә, “Азат” җәмгыяте уңганнарының сынатмаячагына шик юк, чөнки еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, алар кайсы гына өлкәгә алынса да, һәрдаим үрнәкле эшчәнлек күрсәтә. Быел да, һичшиксез, шулай булыр!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Кире күчергәБасып чыгарырга