Кызыл таң » Авыл хуҗалыгы » 12-07-2018: Һәр малга – 50 центнер азык!

Һәр малга – 50 центнер азык!

Һәр малга –  50 центнер азык!Шунсыз билгеләнгән максатка ирешү авыр булачак.

“Киров” токымчылык заводы” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү хәлиткеч чорга керде. Узган атнада һава температурасының көндез 30 градустан да югары күтәрелүе “яшел урак”та катнашучыларны тагын да оешканрак һәм җитезрәк эшләргә мәҗбүр итә. Люцерна плантациясендә чабылган калын тезмәләрне санаулы сәгатьтә сенажга җыеп алалар. Яшел масса тиз кибә. Эшне кызурак тоту максатында сенаж ташуга унга якын “КамАЗ” машинасы бүленгән. Рөстәм Шәрипов, Винарис Нәбиев һәм Корбанали Шәфгәрәев “басу — ферма” юлында зур тырышлык сала.


Хуҗалык җитәкчесе Рәис Шакировны олы юл читендәге күпьеллык үлән басуында очраттык. Мал азыгы хәзерләүче комплекслы бригадалар белән көн дәвамында берничә мәртәбә килеп очрашуы да эше юклыктан түгел. Рәис Рүфәт улы һәрбер техниканың төзеклеге, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары белән шәхсән кызыксына.
– Шунсыз булмый да, – ди аграр предприятиенең генеральный директоры. – Малларга кыш дәвамында җитәрлек сусыл азыкларны бүген хәзерләп калырга кирәк. Һәр баш малга 45-50 центнер азык тупламасак, бил­геләнгән максатларга ирешү авыр булачак. Ел саен шул күләмдә хәзерләнә. Быел, күреп торасыз, тагын атна-ун көн кыздырса, Агыйдел буендагы печән­лек­ләргә төшәргә дә кирәк булуы ихтимал.
Кировлылар районда сыер малларының продуктлылыгы буенча иң яхшылар исем­легендә. Хуҗалык артык зур булмаса да, сыер маллары саны 1900гә җитә, шуның 470е — савым сыерлары. Узган елда һәр сыердан уртача савымны 7150 килограммга җиткерделәр. Быелгы максатлары да шуңардан ким түгел. Токымчылык хуҗалыгы буларак, күп сөт бирүче таналарны ел саен яңартып торалар. Ә “Киров” аграр хуҗа­лыгында тәрбияләнгән токымлы таналарны бүген рес­пуб­ликаның һәр районында очратырга була.
— Сөтне күп алу өчен яхшы токымлы малга сыйфатлы азык та кирәк. Шуңа күрә күпьеллык үлән басуларында масса кибеп һәм витаминнарын югалта башлаганчы җыеп алырга уйлыйбыз. Бүген дә сөтне күп җитештерәбез. Эшкәртү­челәргә көн саен 8 тонна озатыла. Бәясе былтыргыдан алты сумга арзанрак булуы белән генә килешеп булмый. Әмма башка чара юк. Электәнге хезмәт­тәшләребезгә — Бәләбәй сөт комбинатына җибәрә­без, — ди рәис.
Күпьеллык үлән басулары 770 гектардан арта. Гомумән, мал азыгын быел 120 мең центнер тупларга җыеналар. Плантация-ләрдә өч берәмлек “Полесье”, бер “Магдон” чапкычлары эшли. Диспетчер хезмәте әзерләгән мәгълүматларга караганда, ферма янәшәсендәге базларга көн саен бишәр мең центнер масса ташыла. Донник һәм люцерна үләннәренең беренче чабымын тулысынча сенажга салачаклар.
— Әлеге гадәттәгедән эссе көннәр бөртекле культураларга ничек тәэсир итә? Уракка әзерлек ничек? — дип кызыксынам җитәкчедән.
— Чирек гасырга якын рәис вазыйфасын башкару чорында җәй­нең авыл хуҗалыгы өчен көйле генә килгән еллары бик сирәк бул­гандыр, — ди Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Шакиров. — Быелгысы да тотрыклы түгел. Инде бүгеннән үк эсселекнең игеннәр үсешенә куркыныч тудыру ихтималлыгы бар. Әлегә югары түгел. Ләкин алдагысы бераз куркыта. Әзерлеккә килгәндә, тугыз куәтле яңа комбайныбыз бар. 1700 гектарда үстерелгән бөртеклеләрне җыеп алуны озакка сузмаска иде. Урак көннәрнең эссе торуына гына түгел, башаклар тулышып өлге­рүгә дә бәйле. Урып-җыю эшләре июль урталарыннан калмыйча башланыр, дип уйлыйм. Иң мөһиме, игенчеләрнең ышанычы, өмете сүрелмәсен. Аграр хуҗа­лык­лар ашлыкка бәяләрнең дә берникадәр күтәрелеренә өмет итә.

Олег ЗАРЕМИН.
Дүртөйле районы.

Кире күчергәБасып чыгарырга