Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Күчмә комның куркынычы яман

03.08: Күчмә комның куркынычы яман

Күчмә комның  куркынычы яманАнда кешеләр дә, хайваннар да акыра-акыра батып үлә.

Аляскада фьорд Тарнэген дигән искиткеч матур урын бар. 1988 елда ике турист, ирле-хатынлы Диксоннар, диңгез суы чигенгән чакта шул матурлык белән хозурланып, яр буйлап машинада йөреп кайтырга булалар. Машина баткач, Адреанна ханымның автомобильдән чыгуы була, шундук тездән комга чума. Ире хатынын коткарырга берничә сәгать буе маташса да, сөеклесен капканнан тартып чыгара алмый: ком нык тыгызлана һәм мескен хатынның аякларын каткан цемент кебек кысып тота. Ире коткаручыларны да чакыра, ләкин инде фьордта су арта, диңгез янә күтәрелә башлый. Бата торган күчмә ком әсирлегенә эләккән хатынкайны коткара алмыйлар – ул күтәрелгән су астында калып батып үлә...


Бата торган ком – теләсә нинди әйберне “йотарга” сәләтле күчмә ком өслеге ул. Аның йоту тизлеге комның структурасына, әйбернең зурлыгына һәм авырлыгына бәйле, бер­ничә минуттан берничә айга, хәтта елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Мондый мәкерле ком белән бәйле бик күп риваятьләр һәм коточкыч вакыйгалар билгеле. Аларның күпче­леге беренче карашка гап-гади һәм матур күренүче комлык астында никадәр куркыныч хәвеф сагалавын объектив яктырта. 2000 елда АКШның География җәмгыяте күчмә комнар турында Голливудның “ужастик” кинолары стилендә төшерелгән фильм чыгарды. Аны караганнан соң сезнең хәтта бик яхшы итеп җиһаз­ландырылган пляжда да кызынып ятасыгыз килмәячәк...
Бу куркыныч күренешне галимнәр һаман да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Кайбер тикшеренүчеләр әйтүенчә, комның йоту сәләте аның бөртекләренең аерым формасы белән аңлатыла. Русия физигы Виталий Фролов фаразынча, күчмә ком хәрәкәтенең механизмы электр эффектлары белән бәйле, алар­ның нәтиҗәсендә ком бөртекләре арасында ышкылу кими һәм ком күчмә сыйфатка ия була. Әгәр аның күчмәлеге бер­ничә метр тирәнлеккә җитсә, ул бата торганга әверелә һәм өслегенә килеп төшкән, килеп кергән теләсе нинди предметны, җан иясен йота.
Американың Канзасс университетыннан геолог Джордж Кларк бу уникаль күренешне бик күп еллар дәвамында өйрәнә һәм шундый нәтиҗәгә килә: күчмә ком – гап-гади ком, ул фәкать су белән буталган һәм сыек массаның кайбер үзенчәлекләренә ия булган. Кларк фикеренчә, комның бата торган үзенчәлеге табигать күре­неше түгел, ә аерым халәте генә. Бу халәт, мәсәлән, вакыт-вакыт су астында калучы ком өслегендә була, я булмаса комлык астыннан җир асты елгасы акса. Гадәттә, күчмә комлык калкулыклырак урыннарда була, ә андый төбәкләрдә җир асты сулары юнәле­шен еш үзгәр­түчән, ул агым бер күтәрелә, бер төшеп китә. Су агымы югары күтәрелгәндә тыштан караганда бу берничек тә сизелми, ә менә җир өслеге көтмәгәндә бик куркыныч халәткә керә.
Англиянең Арнсайд төбәгендә 1999 елда нәкъ шундый хәл була. Ул чакта әти-әнисенең күз алдында 4 яшьлек улларын күчмә ком биленә кадәр йота. Бәхеткә, коткаручылар вакытында килеп өлгерә, баланы тартып чыгара алалар.
Арнсайд диңгез суы биек күтәрелү белән дан казанган Моркембе култыгыннан ерак түгел урнашкан. Диңгез суы чигенгән чакта анда җир өслегенең 11 чакрымы ачыла, култыкның комлы төбе күренеп ята. Каты булып тоелучы шул өслеккә аяк баскан кыю булып масаючы “гаярь” ир-егетләрне шундук ком йота. Аларның аякларын кинәт катып киткән ком “измәсе” шул­кадәр кысып ала ки, чит кешеләр ярдәменнән башка ул аннан берничек тә котыла алмый. Әгәр аны вакытында коткармасалар, кыюлыгы шиңгән ул бахыр, Адреанна Диксон кебек, диңгез күтәрелгәндә су астында калып һәлак була.
Канада ярларыннан 180 чакрымда Атлантик океанда урнашкан Сейбл утравы диңгезчеләр арасында каһәрләнгән урын буларак билгеле. Аның тирәсендә су асты кыялары бик күп, шунлыктан анда кораблар­ның һәлакәткә таруы еш күзә­телә. Дулкын белән утрау читенә чыгарып ташланган бу кораб калдыкларын анда күчмә ком берничә айда тулысынча йотып бетерә. Аляскада да куркыныч комлы ләм катламнары бик күп, шулар­ның тулысынча күчмә ком белән тулы булганы 150 чакрымга сузыла.
Җир шарының иң коры һәм үле саналучы Сахара чүлендә дә күчмә комлыклар бар. Анда үркәчләренә йөк төялгән дөяләрдән торучы олы бөтен бер кәрваннар юкка чыга. Туарег кабиләсе халкы төн­нәрен җир астыннан үзәк өзгеч тавышлар ишетелүе турында сөйли. Моны алар, чүллек йоткан кешеләрнең җаннары шулай ыңгыраша, дип аңлата. Күптән түгел Русия галим­нәре җиһан­дагы юлдашлар төшереп алган фотосурәт­ләр нигезендә бу чүллек астында бик көчле агымлы җир асты елгасы булуын ачыклады. Нәкъ менә шул елга сулары чүллекнең кайбер урыннарын бата торган комлыкка әверелдерә, күрәсең.
Үлемечле комлыклар өзгән гомер­ләрнең күпме булуын якынча фаразлау да авыр. Ничек кенә булмасын, алар меңнәрчә, хәтта дистәләрчә меңдер. 1692 елда Ямайкада күчмә ком Порт-Ройял шәһәренең бер бистәсен йота, ул чакта 2 меңнән артык кеше һәлак була. Порт-Ройял ул елларда бик бай порт санала, чөнки анда коллар белән сәүдә итүнең эре базары урнашкан була. 1674 елда Англия короле Карл-II шәһәр мэры итеп киң билгеле пират Генри Морганны билгели. Ләкин шәһәр төзү өчен бик уңышсыз урын сайлана – Порт-Ройял 16 чакрымга сузылган комлык өстендә төзелә.
1692 елның 7 июнендә анда җир тетрәү башлангач, шәһәр астындагы комлык хәрәкәткә килеп, йортларны һәм кешеләрне йота башлый. Тарихи хроникаларда бу фаҗига турында язмалар да сакланган. Шәһәр ­хал­кының кайбер­ләре күз ачып йомганчы җир астына төшеп китә, кайберләре тездән яисә билдән комга бата. Алты минуттан соң җир тетрәү тукталгач, ком бер мизгел эчендә каткан цемент кебек каты массага әверелә, ул гәүдәләре өлеш­чә баткан кешеләрне үзенең кыскычына эләк­тереп тә ала. Ул мескен­кәйләрнең күпче­леге шул килеш берничә көннән җан тәслим кыла, үлеп бетмә­гәннәренең һәм мәетләрнең җир өстендә калган өлешен кыргыйланган этләр ашап бетерә.
Әле XIX гасырда да җир йоткан шәһәр урынында җир өстенә чыгып торучы йорт түбәләрен күрергә мөмкин булган. Ләкин 1907 елда шул урында яңа җир тетрәү була һәм ул беренче фаҗига шаһитларын тулысынча йотып бетерә.
Ә сез гап-гади комлык дисез, шушы көннәрдә пляжда кызынырга барырга җыенасыз...





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»