Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?

08.08: Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?

Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?Ул патоген зонада урнашса, башың чирдән чыкмаячак.

Билгеле булуынча, ата-бабалар мәчет төзү урынын сайлауга элек-электән зур игътибар биргән. Андый җирләрдә нигез астыннан уңай энергетика тибрәнеше тоемланырга тиеш булган, ә моны аерым сәләткә ия кешеләр генә сизә, билгели алган. Аларны “чыбыкчылар” дип тә йөрткәннәр, чөнки моның өчен алар виноград яисә тал чыбыгы файдаланган. Гасырлар үткәч, бу борынгы “сәнгать” яңа фән – биолокация булып формалаша, ә тал чыбыгын оператор кулындагы рам һәм маятник алыштыра.

Тирә-яктагы уңай һәм кире кырларның урнашуы кеше сәламәтлеге өчен бик зур әһәмияткә ия. Онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң авыр төрләре еш кына кешенең төрле типтагы патоген зоналарда булуы белән бәйле. Нинди типлар соң алар? Мондый яман, авыруга сабыштыра торган зоналарның кире йогынтысыннан үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?


Анда бала да еш авырый...
“Патоген зоналар” дип тирә-якта кире энергетикасы кеше сәламәтлегенә куркыныч янаучы урыннарны әйтәләр, – дип яза биоэнерготерапевт Александр Юриков. – Мондый зона, кагыйдә буларак, кире энергетикалы кыр ул. Табигате буенча ул зоналар геопатоген, биопатоген һәм технопатоген була. Беренчесе, аталышыннан ук аңлашылуынча, Җир шары­ның тискәре нурланышы нәтиҗәсендә барлыкка килә; икенчесе тере җан ияләре яшәеше барышында хасыйл була; өченчесе нинди дә булса механизмнар һәм агрегатлар – төрле аппаратура эшләвеннән килеп чыга. Соңгысына олы бөтен бер предприятие дә, хәтта төрле нурланыш һәм ешлыклар чыганагы булып торучы офис җиһазлары да керә”.
Әлбәттә, мондый зона­ларның тискәре йогынтысын бетерү бик авыр, ә кайчакта мөмкин дә түгел. Биопатоген кырлар белән көрәшү күпкә җиңелрәк. Алар – кешеләрнең тискәре психик борчылу-кайгырулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән кире энергия укмашкан мохит ул, шунда авыр чирле кеше булу да зур йогынты ясый. Мәсәлән, кеше үз-үзенә кул салган яисә башкалар тарафыннан үтерелгән, кара магия белән шөгыль­ләнгән, озак кына эчкечеләр, наркоманнар һәм психик авыру кешеләр яшәгән урын, бүлмә, фатир еш кына биопатоген зонага әверелә. Мондый урыннарны кайвакыт дин әһелләре ярдәме белән яисә үзең шәмнәр яндыру, хуш исле үләннәр һәм башка нәрсәләр файдаланып “чистартып” була.
Геопатоген зоналар белән хәл катлаулырак, чөнки әлеге очракта аның чыганагы – Җир нурланышы. Аларның барлыкка килүе кайчак начар энергетикалы җир асты елгалары агымы, туфрак утыру, җир һәм тау токымнарының ишелүе, басылуы һәм башка күренешләр белән бәйле. Нинди генә нәтиҗә барлыкка килмәсен, алар шул зонада булган кешеләр сәламәт­легенә куркыныч белән яный. Югарыда телгә алынганча, андый урыннарда кешеләр ешрак чирли, яман авыруларга дучар була, алар яшьләрне һәм балаларны да аямый.
Берсендә Александр Юриковны бер гаилә фатиры бүлмәләрендә патоген зона барлыгы-юклыгын ачыкларга чакыралар. Бер бүлмә дивары янында ул бик көчле геопатоген кыр булуын ачыклый. Ә каршы як дивар буенда бала караваты торган була, анда мондый кыр табылмый. “Балагызның әлеге урында йоклавы бик яхшы, ярый әле бирегә урнаштырмагансыз!” – ди Юриков. Шулай дигәч, малайның әти-әнисе ялт итеп бер-берсенә карашып ала. Баксаң, бер ел элек кенә бала караватын әлеге “начар” дивар буеннан күчергәннәр икән, ә яман урында малай өч ел буе каты чирләгән.
Хәлле генә яшәүче ата-ана балаларын иң яхшы табибларга күрсәткән, иң кыйм­мәт дарулар белән дәвалап караган, курортларга йөрткән, әмма файдасы тимәгән – малай чирләгән дә чирләгән. Фатирда ремонт үткәргәндә караватны күчереп куярга бул­ганнар һәм, менә могҗиза – бала савыгып киткән...
Ата-аналар балаларына бик игътибарлы булсын: сабыйлар начар энергетикалы зоналарга өлкәннәр белән чагыштырганда сизгеррәк була һәм андый урыннардан китәргә омтыла. Әгәр бала озак йоклап китә алмаса, еш көйсезләнсә, караваттан чыгарга маташса, начар төшләр күреп уянса, болар ата-аналар өчен борчулы сигнал булырга тиеш: балага патоген зона тәэсир итүе ихтимал!
Кухняда да сагалый
Аш бүлмәсенең азык-төлек сакланучы урынында да геопатоген зона булырга мөмкин. Кайбер төр ризыклар (тоз, шикәр, ярмалар) тирә-яктагы энергетиканы үзенә сеңдерү һәм озак саклау үзенчәлегенә ия. Нәтиҗәдә, без, үзебез дә сизмәстән, төшке аш вакытында шул зона энергетикасын ашыйбыз.
Су да энергетиканы саклаучы һәм тапшыручы булып тора. Әгәр хуҗалар газ плитәсендә сулы чәйнек калдырырга күнеккән икән, ә плитә геопатоген зонада урнашса, су, һичшиксез, кире зарядны үзенә җыячак. Бу очракта инде, реклама вәгъдә иткәнчә, иртәнге чәй яисә каһвә берничек тә безгә яхшы кәеф бүләк итмәячәк.
Кире кайта...
Югарыдагылардан чыгып, патоген зонаны нейтраль­ләштерсәң, бернинди дару һәм дәваханәләр дә кирәк булмаячак, дигән фикер туарга мөмкин. Ләкин барысы да чирнең үзенчәлегенә һәм ни дәрәҗәдә катлаулылыгына бәйле. Кеше көчле геопатоген зонада озак булса, бу очракта табиб ярдәменнән башка савыгып булмаячак. Монда мәсьәлә икенче төрлерәк тора: әгәр чирнең төп сәбәп­чесе бетерелмәсә, бернинди дарулар һәм операцияләр дә ярдәм итмәячәк.
Онкология авырулары – кеше организмының тискәре җир нурланышына дучар булуының иң киң таралган нәтиҗәсе ул. Шундый хәлне күз алдына китерик: кешегә операция ясап, яман шешен кисеп ыргыттылар, ди; химиятерапия курсы һәм дәва­лауның башка төрләрен үткәрделәр, ди; ә дәваханәдән чыккач, ул өенә кайта да янә геопатоген зонада яшәвен дәвам итә, ди... Бу очракта аңа бернинди операциянең дә ярдәме тимәячәк.
Кызганычка каршы, патоген зоналар йорт-фатирларыбызда гына очрамый. Дәваханәләрдә – хирургик операция яисә палатадагы карават астындагылары да бик зәһәр, мәкерле. Көнбатыш илләрендә моны тиешенчә аңладылар, шуңа патоген зоналарга бик җитди игътибар бирәләр. Мондый мөһим проблемага мөнәсәбәт Русиядә дә үзгәрер, дип өмет итик. Җимергеч энергетикалы мохит вакытында ачыкланырга һәм нейтральләштерелергә тиеш. Электән тупланган тәҗрибә һәм заман фәненең казанышлары йортларыбыздагы үлемечле зоналарга ышанычлы киртә, калкан куярга мөмкинлек бирә, аларны файдалана белергә генә кирәк.





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»