Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хатын-кызлар үрле-кырлы сикерә

26.08: Хатын-кызлар үрле-кырлы сикерә

Хатын-кызлар  үрле-кырлы сикерәАларның болай кылануына, бәлки, гүзәл затларыбызга нәрсәдер җитмәү сәбәпчедер?

Сихерчеләрне һәм убырлы карчыкларны эзәрлекләү бик борынгы заманнардан килгән: шикле шөгыль һәм кәсеп белән мавыгучы бу затларга нинди җәза бирү трында Борынгы Мисыр һәм Вавилонның Хаммурапи кодексында ук бәян ителә. Сихерчелек һәм магия, күрәзәчелек һәм фал ачу кебек язык гамәлләр Тәүратта да, Коръәндә дә рөхсәт ителми генә түгел, хәтта зур гөнаһ санала һәм тыела. Болар электән тыелып кына килсә, Урта гасырларда алар белән көрәш чын-чыннан киңкүләм истерика, шашыну белән алмашына. Ул чакларда убырлы карчыкларны аулау, тоту, җәзалау берничә гасыр дәвам итеп, нәтиҗәдә 80-100 мең гүзәл затның башына җитәләр.


Убырлы карчыкларны аулау
Әлеге коточкыч күренеш XVI-XVIII гасырларда иң куркыныч төс ала. Бу шашынулардан бик күп кече дәүләт­ләргә бүлгәләнгән Германия “сихерчеләре” аеруча каза күрә, ә менә дини фанатизмы белән яманаты чыккан католик Испаниядә ул кадәр үк котырынмыйлар. Католицизм мәзһәбен тотучы илләргә караганда, протестантизм юнә­лешендәге илләрдә сихерче­леккә караш катырак та, рәхимсезрәк тә була әле.
XVII гасыр башында, аерым алганда, Бонн шәһә­рендә булган гомум саташу, хыяллану, җенләнү вакыйга­сының никадәр куркыныч төс алуы замандашлары язып калдырган истәлектә болайрак тасвирлана: “Бу мәхшәргә ярты шәһәр кушылды кебек: профессорлар, студентлар, пасторлар, чиркәү әһелләре, монахлар кулга алынды һәм яндырып үтерелде. Канцлер һәм аның хатыны да тотылды һәм яндырылды. Изге Ана Раштуасына кенәз-епископ тәрбиясендәге үсмерне, Ходайга мөкиббән һәм саф кыз булган 19 яшьлек кызкайны җәзалап үтерделәр... Өч-дүрт яшьлек сабыйларны, шайтан сөяркәләре дип гаепләп, учакка ыргыттылар. Зыялы нәселдән булган 9-14 яшьлек малайларны утка яктылар. Ахырда шуны гына әйтә а
лам: эшләр шулкадәр куркыныч ки, кешеләр бер-берсе белән сөйләшергә, аралашырга, хәтта сәлам бирергә курка башлады...”
Биеп шашыну
Страсбург шәһәрен­дә 1418 елның 14 июлендә урамда бер хатын көтмәгәндә котырынып бии башлый. Берничә көннән шәһәрнең меңгә якын кешесе шулай шашып биергә керешә. Шәһәр хакимияте әлеге биючеләрне берникадәр тынычландырыр өчен барабан сугуны һәм торбада уйнауны тыярга мәҗбүр була. Әлеге авыруларны бер гыйбадәт­ханәгә озаталар, алар анда озакламый тынычлана.
Шунысы кызыклы: нәкъ 100 елдан, 1518 елның июлендә, Страсбургтагы бию өянәге янә кабатлана. Ул чакта 400 чамасы кеше шәһәр урамнарында һәм мәйданнарында берничә көн буе туктамыйча бии. Бу вакыйгаларны соңрак “бию чумасы” дип атыйлар.
Парижда тагын да арттырып җибәрәләр: шул ук 1418 елда бию өянәге белән авыручылар шәһәр зиратларында котырынып бии. Җәм­гыятьнең кайсы катламына карауларына карамастан, бөтенхалык саташуына әве­релгән бу хәл берничә ай дәвам итә...
Тарихка караш ташласак, мондый бию чире эпиде­мияләре антик заманнарда да теркәлгән булган. Ләкин бу хәлләрнең киңкүләм төс алуы Европада 900-1800 еллар арасында күзәтелгән. Андый чакларда кешеләр, барлык эшләрен ташлап, шашынып бии башлаган, шулай котырынып, бер шәһәрдән икенчесенә кадәр барган, хәлсезлектән арып-талып, шул юлда егылып үлгән. Киңкүләм истериянең бу төре халыкта “Изге Витта биюе” дип аталган, ә медицинада “хорея” дип йөртелгән. Элекке заманнарда аны дога укулар, гыйбадәт кылулар белән дәваласалар, хәзер “галоперидол” дигән дару белән сихәтләндерәләр.
Монашкалар нигә котырына?
Гомумән алганда, монастырьлар төрле истерияләр һәм гайре табигый хәлләр тууга сәбәпче булган мохит тудыра: андагы ябулы, чикле шартлар, көндәлек авыр хезмәт, тыелган гамәлләр (аерым алганда, кияүгә чыгуга һәм өйләнүгә рөхсәт булмау), боларны бозган өчен рәхимсез җәзалар бирү һ. б. Элекке заманнарда анда синең теләгеңге сорап та тормыйча көчләп озату очраклары бик еш күзәтелгән.
Шулай, Франциядәге монастырьда бер монашка көннәрдән бер көнне көт­мәгәндә... мяулый башлый. Озакламый иң өлкән аббатиса җитәкчелегендә бөтен монастырь хатыннары песи тавышы белән кычкырырга тотына. Бу тавыштан якын-тирә авыллар халкының коты алына. Ир заты күрмәгән монашкалар эт булып өрә яисә чыпчык кебек чыркылдый башласа да бер хәл булыр иде әле, ләкин мяулау бит – җен-пәриләрнең җәнлеге саналучы песиләр тавышы!
Әлеге җәнҗал турындагы хәбәр дини җитәкчелеккә барып ирешкәч, боларның түрәләре бу гыйбадәтханәгә камчылы солдатларны җи­бәрә. Монашкаларны, әгәр песи тавышы белән кычкыруларын туктатмасалар, камчы белән суктыру янавы турында әйтелгәч, Христос кәләшләре шым була (Бу төр җәза белән янаганчы, әлеге солдатларны шунда берәр атна кунак булырга күндер­сәләр, песи тавышлары болай да тынар иде, бәлки).
Җәяләр эчендә язылган фаразны куәтләп, әлеге хәл-вакыйгалар турында бәян итүчеләр: “Солдатлар килгәч, монашкалар тагын да ныграк мяулый-мырылдый башлагандыр, камчы җәзасы гына ул кадәр тәэсир итмәгәндер”, – дигән фикер белдерә. Ә менә хатын-кызларның икенче бер монастыренда шундый ук өянәк башлангач, җитәкчеләре финанслауның туктатылачагы хакында белдергәч, теге хатыннар мяулаудан шунда ук туктаган, дигән хәбәр ныграк ышандыра.
Хатын-кыз канәгатьләнде­релмәсә...
Борынгы Рим табибы Гелен әле шул вакытта ук хатын-кызларның җенси канә­гатьләндерелмәвеннән килеп чыккан чир турында язып калдырган. Аның билгеләре булып аларның көйсезлеге, тиз ярсып, кызып-кабынып китүчәнлеге, һушын югалтып егылуы һәм хәтта акылдан язуы теркәл­гән. Җенси мөнәсәбәтләрдә бик иркен, чикләүсез яшәгән антик җәмгыятьтә ир белән хатыннар арасында соңгы гасырлардагы без белгән әхлакый кануннар булмаган, алар табигый ихтыяҗларын бик иркен канәгатьләндергән. Шуңа да хатын-кыздагы бу чир бик сирәк күзәтелгән һәм табигый юл, ысул белән дәваланган.
Викториан дәверендә Англиядә әле дә күзәтелүче икейөзлелек, күзбуяучылык, ягъни үзләре иркен җенси тормыш алып барса да, үтә итагатьле, тәрбияле, мәдәни һәм әхлакый булып кыланучы җәмгыять формалаша. Бу күренеш аларда әле дә дәвам итә. Әхлакый нормалар сагында торучы җәм­гыять булып саналырга дәгъва итүче бу илдә (гому­мән, Европада) бозыклыкның чын йөзе соңгы елларда ачык чагылды инде. Бу, шул ук, ирләр белән ирләр, хатыннар белән хатыннар арасында аерым гаиләләр кору, алар­ның уллыкка-кызлыкка балалар алып үстерүендә дә күренде.
Алар боларда да тукталып калмады: хәзер кайбер “акыллы башлар” яшьләргә җенси тәрбия бирүдән бө­тенләй баш тарту ягында. Катгый тыюлар, пуританлык нәтиҗәсендә бүген Англиядә хатын-кызларның чиреге (дүрттән бере, һәр дүртен­чесе!) шушы истерика белән авырый.
СССРда шпиономания
Бу да шуның ише чир­ләрнең бер төре һәм ул бик күп илләрдә элек тә күзә­телгән. Ләкин СССРда ул, аеруча сугышка кадәр, коточкыч төс ала. Моны берни­кадәр аңларга да була, чөнки большевиклар патша хакимияте белән бик озак еллар астыртын рәвештә диверсия һәм кызыл террор ысулларын файдаланып көрәшә. Һәм, властька килгәч, алар үзләре дә һәркайда шпионнар һәм диверсантлар “күрә” башлый, совет җитәкчелеге сыйнфый дошманнарының да аларга каршы шундый юллар белән көрәшүенә инде шикләнми башлый.
Бөтен дөнья өчен ябык булган СССРда “буржуиннар” әллә ни уңышка ирешә алмый, чөнки бөтен нәрсә сер итеп саклана, бу шик-шөб­һәләр чир дәрәҗәсенә җитә. Мәсәлән, Петрозаводск шәһәрендәге балалар бакчасында юынгычларны алмаштыру турындагы документларны да катгый сер итеп саклау хакында карар кабул ителә...
Сталин заманында исә шпиономания бөтенләй киңкүләм истерия төсен ала. Шпионнар һәркайда “күренә” башлый: махсус һәм җитди әзерлек үткән шпионнар, имеш, бик зур авырлык белән СССРга үтеп кереп, колхоз амбарындагы ашлык складына ут төрткән, патефон энәләре җитештерүче стратегик суперсерле завод капкасы янына басып фотога төшкән, ашханәдәге шулпага эч китерә торган агу салган... Гомумән, эшчәнлектәге үзләренең кимчелекләрен һәм булдыксызлыкларын чит ил шпионнарына япсару бик уңайлы юлга әверелә.
Ә бит, дөресен әйткәндә, һәр разведчик, шпион, диверсантны әзерләү – бик авыр, озайлы һәм катлаулы эш, шуңа күрә алар – “штучный товар”. Ләкин Советлар Союзында аларны дистә­ләрчә мең “тоталар, фаш итәләр”. Нәтиҗәдә, ул “шпионнарны” безнең илдә генә дә бөтен дөньядагыдан күбрәк “ачыклыйлар”. Бу хәл хәтта абсурдка барып җитә: Америка һәм Англия шпионнарын гына түгел, дөньяда бөтенләй булмаган ил – Карфаген диверсантларын да тота башлыйлар. Мондый гаепләүләр нәтиҗәсендә илдә йөзләрчә мең кеше атып үтерелә, башлары төрмәләрдә чери, аларның гаиләләре эзәрлекләнә...
Битломания
Музыкантларның, җырчы­ларның, вокаль-инструменталь ансамбль­ләр­нең фанатлары элек-электән булган. Ләкин битломания гына моңарчы күрелмәгән истерия тудыра. Хәл шуңа барып җитә ки, “Битлз” ансамбленә күп кенә очракларда бернинди җыр башкармаса да була, чөнки тамашачыларның залда котырынуы, ыңгырашуы, сулкылдавы, шашынуы аркасында аларның җырлавы бөтен­ләй ишетелми. Концерт залларындагы хатын-кызлар утыргычлары җырчыларның чыгышыннан соң юеш була, чөнки гүзәл затларыбыз үз-үзләрен бөтенләй контрольдә тота алмый башлый. Фанат кызларның кайберләре концерт барышында хәтта җенси ләззәт кичереп канә­гатьләнә.
“Битлз” ансамбле тирә­сен­дәге гомум истерия концертларда гына түгел, аларның урамда күренгән чакларында да күзәтелә. Фанатларның полиция белән бәрелешләре, ансамбль егетләре артыннан калмыйча ияреп йөрүләр, аларны эзәрлекләүләр, үзләре юкта кунакханәдәге номерларына үтеп керүләр, шәхси әйбер­ләрен, эчке кием-салымнарын урлаулар һәр көн саен дип әйтерлек күзәтелә. Мондый истерия музыкаль төр­кем 1966 елда концерт эшчәнлеген тәмамлаганнан соң гына туктала...





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»