Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тавык башлы кешеләр нигә туа?

26.09: Тавык башлы кешеләр нигә туа?

Тавык башлы кешеләр нигә туа?Аларның өч күзлеләре дә, фосфор кебек яктылык сирпеп торучылары да бар.

Җирдәге табигатьтә, тереклек ияләре арасында гына түгел, үсемлекләр дөньясында да гаҗәеп һәм кеше аңлатып бирә алмаган вакыйгалар, күренешләр бихисап. Аларның күпләренә хәтта бүгенге фән дә аңлатма бирә алмый, ул хәл-вакыйгалар алдында заманның иң көчле технологияләре дә, фәнни ачышлары да көчсез. Мондый хәлләр флора һәм фаунада гына түгел, физиологик, анатомик яктан иң нык тикшерелгән дип исәпләнүче кешеләр арасында да еш очрый. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышып үтик.


“Тавык-кеше”
Германиянең Вальденбург шәһәре музеенда 1985 елда доктор Дитмар Мюллер гаҗәеп экспонатка тап була: ул спиртта сакланучы яңа туган кеше баласын күреп ала, ләкин бу сабыйны кеше дип тә әйтеп булмый, ул... тавыкны хәтерләтә. Доктор бу хәл белән кызыксына башлый, архив материалларын актарып, түбәндә­геләрне ачыклый.
1735 елда Тауха шәһәрчегендә яшәүче 28 яшьлек Йоханна-София белән 38 яшьлек Андреас Шмидтлар гаиләсендә дүртенче сабыйлары туарга тиеш була. Бала вакытыннан алда, сигезенче айда ук туа. Якты дөньяга килгән нарасыйларын күрү белән әти-әнисен коточкыч курку биләп ала, чөнки ул... кеше баласы белән кошчыкның куркыныч катнашмасы була.
Лейпциг докторы Готлиб Фридеречи бу кеше-тавыкны фәнни максатларда спиртка салып куя. Ул әлеге очракны фәнни яктан тикшерә һәм “Бик сирәк кеше монстры” дигән гыйльми хезмәтендә бәян итә. Шул ук вакытта галим-медик бу очракка төпле аңлатма бирә алмый һәм киләчәк буын галимнәре әлеге сәер феноменга җавап табар дип өметләнә.
Шулай итеп 250 ел үтә, әмма бу хәлгә аңлатма табылмый. Мюллер баланың рентген сурәтләрен ясый, иң заманча компьютер технологияләрен куллана, ләкин сау-сәламәт өч баласы булган тап-таза ата-анадан ни сәбәпле кош-бала туган дигән сорауга җавап табуга якынлаша алмый. Кеше организмындагы тайпылышларны өйрәнүче Берлин фәнни клубы әгъзалары да бу очракка аңлатма бирә алмый. Ә бит бала-кошта анатомик тайпылышлар бик күп: нык зурайган бавыр, баш сөяге тукранбаш (клевер) үсем­леге яфрагына охшаш, колаклары юк, йөрәге нормаль зурлыкта түгел, ияге бөтенләй диярлек үсешмәгән, бармаклары гадәттән тыш озын, тырнаклары исә, кеше тырнагыннан бигрәк, кошныкына охшаган. Немец генетиклары әлегә аның җенесен генә ачыклый алган: моңа кадәр Фридеречи малай дип исәпләгән кош-бала кыз булып чыккан.
Амазонканың юешләнмәүче индеецлары
Бу төбәкнең бик дымлы, тропик урманнарында индеецларның гаҗәеп кабиләсе – такейралар яши. Гасырлар дәвамында ­аларның организмы искиткеч үзенчәлеккә ия булган – тәннәре һәм чәчләре даими явып торучы яңгырлар астында юешләнми башлаган.
Төрле фаразларга караганда, аларның тәне хәтта судан да коры чыгарга сәләтле махсус элпә белән капланган.
Жак Толборн 1988 елда Амазонка джунглилары буйлап сәяхәтендә урындагы Харуа елгасы буйлап йөзгәндә шушы үзенчәлеккә ия кабилә халкы белән беренче тапкыр очраша. Шул чагында коеп ява башлаган яңгыр вакытында ул бер шалаш эченә кереп кача һәм аларның әлеге “каз канаты” тәэсирен шуннан күзәтеп тора: ыру халкы, яң­гырга карамыйча, үз эшләре белән мәшгуль була, ә тәннәре һаман юешләнми, аларның, өсләрендәге киеменнән тыш, чәчләре дә, тәннәре дә коп-коры кала.
Мондый кан төркеме анда гына
Террариумда эшләүче Сингх-Әбү күзлекле елан (кобра) чаккач та үзендә бернинди үзгәреш тә сизми, моны җиңел үткәрә. Ул хәтта чаккан урынның әрнүен дә тоймый. Шуннан соң бу иркәй үзен тагын да зәһәррәк гөрзә (гюрза) еланыннан чактырып карый. Шуннан соң Әбү үзенең елан агуына бирешмәвен аңлап ала да, моның акча эшләү ысулы икәнлеген чамалап, бу төр хәшәрәтләр белән мыжлап торган читлектә яланөс килеш йөрү тамашасын уйлап чыгара. Анда аны тамашачылар алдында әллә ничә зәһәр елан чага, ләкин организмына зарар китерә алмый.
Мондый феномен, әлбәттә, табибларны кызыксындырмый калмый, шуңа алар Әбүнең канын анализга алып тикшерергә уйлый. Ачыклануынча, елан агуы Әбүнең канында таркала икән. Алай гына да түгел, ул агу, таркалгач, организм өчен туклыклы матдәгә әверелә!
Галимнәр арытаба үткәргән тикшеренүләр аларны тагын да ныграк гаҗәпләнергә мәҗбүр итә: Әбүнең каны фәнгә билгеле булган бер генә кан төркеменә дә карамый икән! Мондый составтагы һәм үзенчәлекле кан дөньяда башка беркемдә дә юк.
Аның күз яшьләре дә алмаз!
Төньяк Африкада гаҗәеп кыз Ханума яши. Ул яшьтәшләреннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Ләкин Хануманы әти-әнисе журналистлардан һәм галимнәрдән яшереп саклый, чөнки ул гадәти булмаган үзенчәлеккә ия.
Кызчык бәләкәй чагында бер дә елак булмый, шуңа күрә аның беренче тапкыр елаганын ата-анасы Ханума суган тураганда гына күрә. Ләкин ул күз яшьләре шулкадәр үзенчәлекле була ки, ата-ана хәтта куркуга кала: сабыйның күзләреннән каты, сәйләнгә охшаш яшь тәгәрәп төшә.
Кызның гаиләсе моны тирә-яктагылардан озак кына сер итеп саклый, ләкин сер капчыгы кайчан да булса тишелергә тиештер бит инде. Шулай итеп, Хануманың ювелир булып эшләүче әтисе әлеге “сәйләннәрнең” үзенчәлеген тикшереп карамакчы була. Алар, каты булса да, кырлауга җиңел бирешүчән һәм үтәкүренмәле була. Аларны файдаланып, ир кызының күз яшьләреннән ювелир эшләнмәләр җитештерә, алар исә бик тиз сатылып та бетә. Берзаман әлеге ювелир эшләнмәләрнең берсе аның составы белән кызыксынучы бер кеше кулына барып эләгә. Бу кеше ачыклавынча, “кыйммәтле таш” чынында исә моңа кадәр билгеле булмаган ысул белән алынган пластмасса булып чыга. Галимнәр бу феноменны аңлатырга тырышып карый, ләкин чарасызлыктан башларын кашудан ары китә алмыйлар.
Күз яшьләре Ханумага бер дә комачауламый, ул аның керфек­ләрендә чагында ката, әмма керфекләргә дә, тән тиресенә дә берекми, сыланмый, алар аның күрү сәләтенә дә зыян китерми. Шул ук вакытта Ханума суган тураган чакта гына бриллиантлар белән “елый”.
“Сәгать-кеше”
Фәнгә шундый феноменаль кеше дә билгеле: ул бернинди сәгатьсез дә вакытны төгәл әйтеп бирә ала.
Американың Калифорния университеты галимнәре тикшергән “сәгать-кеше” Фрэнк Уайт аңа билгеләнгән бүлмәгә килеп керү белән дивардагы сәгатьнең 52 секундка артта калуын әйтеп бирә. Моны тикшереп карыйлар һәм ирнең хаклы булуын таныйлар. Ул хәтта төн уртасында уянып киткәндә дә вакытны белү өчен ут яндырып тормый, аны төп-төгәл итеп әйтеп бирә ала.
Һәм, әлбәттә, ул очрашу билгеләнгән бер генә урынга да соңга калып килми. Кулында сәгать тә йөртми, ул аңа кирәкми дә. Фрэнк Уайтның феномены кешенең биологик ритмнарын өйрәнергә ярдәм итәргә мөмкин, ди галимнәр.
Бер үк вакытта чирлиләр
Ике кешенең, бер-берсеннән бик еракта булсалар да, бер үк төрле чир белән бер үк вакытта авыру очрагы да галимнәрне аптырашта калдырган. Англиядә яшәүче әтиле-кызлы Куртислар шундый үзенчәлеккә ия.
Беренче очрак туберкулез белән бәйле була, башта әтисе чирли, аннары кызына да шул ук диагнозны куялар. Леслиның әнисе раславынча, әгәр кызы мәктәп ихатасында уйнаганда егылса, әтисенең шул ук урыны күгәреп чыга. Лесли балаларга хас авырулар белән чирләгән чакларда да әтисе шундый ук симптомнар кичерә.
Лесли кияүгә чыгып киткәннән соң да бу хәлләр үзгәрми. Бер үк вакытта баш авырту, томау төшү, ашказаны авыруы һәм башка чирләр аларны бер үк вакытта бимазалый. Мондый сәер хәлне табиблар берничек тә аңлатып бирә алмый. Галимнәр фикеренчә, моның сәбәбе әти һәм кызның биокырлары арасында бик көчле элемтә булуына бәйледер.
Төшендә якты нур сибә
Вьетнамның Биньдинь про­винция­сендәге кечкенә авылда яшәүче Нгуен Тхи Нга исемле кыз да феноменаль кешеләр исемлегендә. Аның балачагы һәм үсмер еллары яшьтәш­ләре­некеннән берни белән дә аерылмый. Ләкин берзаман Нганың тәне төнге йокы вакытында нур сибә башлый: йоклап ятучы кыздан бөркелгән яктылык бөтен бүлмәне нурга күмә.
Котлары очкан әти-әнисе аны шундук урындагы халык табибларына алып бара. Алар исә, үз чиратында, кызны төрле ысуллар белән бу нурланыштан коткарырга тырышып карый, ләкин төннәрен хәл үзгәрешсез кала. Бу күренеш кызның үзенә бер дә комачауламый, ләкин әти-әнисе моңа бик борчыла һәм дулкынлана. Сайгон дәваханәсендәге табиблар да кызның сәламәтлеген тикшереп карый, тик Нга сау-сәламәт дип табыла.
Берсендә урындагы им-томчы карт кызны тикшереп карый һәм нур­ланышның беренче тапкыр Ай календаре буенча елның икенче көнендә башлануына игътибар итә. Аның сүзләренә караганда, бу вакыт җиһан һәм галәм көчләренең иң активлашкан, рәхмәт яудырган чорына туры килә. Шуннан соң гына Нганың ата-анасы тынычлана, димәк, аларның кызы аерым үзенчәлеккә ия – аңа күкләрдән рәхмәт яуган!





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»