Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кеше гомерен коткарган җан ияләре

17.10: Кеше гомерен коткарган җан ияләре

Кеше гомерен  коткарган җан ияләреМыркылдык чучка да йөрәк табибы була ала.

Хайваннар – кыргый табигать дөньясының матур җан ияләре генә түгел, кайвакыт алар кеше гомерен коткаручылар да. Песиләр, этләр һәм атлар гына безнең якын дусларыбыз түгел, кыргый хайваннар да алардан калышмый икән. Үзләренә хәвеф янаганда да аларның кешеләрне коткарырга ташланган очраклары бихисап. Менә шуларның бер дистәсе.


Песи газ исен сизгән
Ирле-хатынлы Труди һәм Грег Гайлар, сөеш­кәннән соң рәхәтләнеп йоклап киткәч, төнге икеләр тирәсендә аларның “Шнауци” кушаматлы песиләре хуҗабикәнең танавын тәпие белән сыпыра-сыпыра уятмакчы була. Аның мондый шаянлыгына-наянлыгына күнеккән Труди башта моңа игътибар итми, ләкин песикәйнең тынгысызлыгы аны янә күзләрен ачарга мәҗбүр итә.
Ул ире Грегны уята, анысы бүлмәләрне карап йөргәндә идән асты өле­шендә газ торбасы шартлавын күрә, йортка яман иснең шуннан таралуын аңлап ала. Гаилә шунда ук коткару хезмәтенә шалтырата һәм, песиләрен алып, урамга ашыга. Коткаручылар әйтүенчә, песи аларны бик вакытлы уяткан, юкса, озакламый бик көчле шартлау яңгырасы булган.
Соңрак бу уяулыгы өчен Монтана штатының Грейт-Фоллз шәһәре Җәнлек­ләрне саклау фонды Шнауцины “Шәмәхә тәпи” призы белән бүләкли.
Эт пумага ташланган
Канада урманнарында 11 яшьлек Остин тугры дус­ты, “Ангел” кушаматлы ретривер токымлы эте белән 2010 елның 2 гыйнварында чыбык-чабык җы­еп йөргән була. Ул кичтә эт үзен бик тынгысыз тота, ни өчендер дулкынлануы сизелеп тора.
Һәм бу юкка гына булмый: малайдан берничә метрда гына эт хуҗасының өстенә сикерергә әзерлән­гән пуманы күреп кала. Ангел шул мизгелдә үк пумага ташлана һәм үзеннән байтакка көчлерәк кыргый мәче токымы вәкиле белән сугыша, өзгәләшә башлый.
Бәхеткә, якында гына полиция констебле пәйда була һәм пуманы атып үтерә. Ул ярдәмгә килмәсә, пума, әлбәттә, Ангелны өзгәләп кенә ташлаган булыр иде.
Арысланнар каракларның котын алган
Кениянең бер авылыннан 2005 елда 12 яшьлек үсмер кызны урлыйлар, аны ят бер иргә кияүгә бирергә җыеналар. Әсир­лектә ул атна дәвамында була. Шунысы сәер: полиция аны эзләп тапканда кызчык янында аны урлаучылар түгел, ә өч... эре арыслан була.
Ерткычлар ризык эзләп йөргәндә очраклы рәвештә генә караклар лагерена юлыккан, күрәсең. Угрылар, ачыккан өч арысланны күреп, берничә секундта табаннарын ялтырата, елап утыручы кыз баланы җан­варларга калдырып кача. Ә арысланнар, сулкылдап утыручы адәм баласына тимичә, аның тирә-ягына сузылып яткан һәм үз балалары кебек саклаган.
Горилла баланы рәнҗетмәс
Американың Иллинойс штатындагы Брукфилдс зоопаркында 1996 елның августында бәхетсез очрак була: өч яшьлек малай биш метрлы койма аша “Бинти Джуа” кушаматлы зур горилла асралган вольер эченә егылып төшә. Башы каты бәрелүдән бала шундук һушын югалта.
Аның әти-әнисе һәм зоопаркка килгән халык, котлары очып, әлеге хәлгә дәү горилланың ничек җавап бирәчәген, ни кылачагын куркынып көтә. Әмма Бинти һушсыз ятучы бала янына ипләп кенә килә дә, аны зур кулларына алып, сабый башындагы яраны җентек­ләп карый башлый, аннары ялварулы карашын ашыгып килеп җиткән зоопарк хезмәткәрләренә төби. Алар, баланы горилла кулыннан саклык белән генә алып чыгып, каза күрүчене ашыгыч рәвештә якындагы дәваханәгә озата.
Дуңгыз – йөрәк табибы
Хуҗабикәсе Джо Энн йөрәк өянәге белән авырый башлагач, 70 килограммлы “Лулу” кушаматлы ана дуң­гыз аңа ярдәмгә килә. Джоның хәле бик начар икәнлеген чамалаган чучка, үзе асралган киртәле ихата коймасын җимереп чыгып, якындагы шоссега чаба һәм, барып җиткәч, юлга аркылы сузылып ята. Ул кемнеңдер туктавына һәм хуҗабикә­сенә ярдәмгә киләчәгенә өметләнә, күрәсең.
Шулай бер сәгать үтә, ә Лулу юлда ята бирә. Шуннан соң ул, торып, олы юл белән хуҗабикәсе йорты арасын берничә тапкыр урый, Джо ханымның исән булуына инанып, тагын кирегә чаба.
Ниһаять, бер машина аны күреп туктый. Шофер, Лулу артыннан килеп, эшнең нидә булуын аңлап ала һәм тиз генә ашыгыч ярдәм чакырта.
Фидакарьлеге, тугрылыгы һәм хуҗабикәсенә яр­дәме өчен Лулу иң яраткан ризыгы белән бүләкләнә.
Йорт куяны – хатыннарга үрнәк
Англиянең Кембриджшир шәһәрендә яшәүче Саймон Стеггалл гипогликемик (диабетик) комага китә, ләкин хатыны аның хәлен аңламый.
Иркәй һушын диванда ятканда югалта, әмма җәмәгате Виктория моңа әллә ни әһәмият бирми, авыр эш көненнән соң арып, йоклап кына кит­кәндер, дип уйлый. Саймон селкенмичә дә ята бирә, ул, чыннан да, йоклап кына киткән кебек тоела. Ләкин шул вакытта өйдә асралучы “Дори” кушаматлы куян, хәлнең яхшы түгеллеген аңлап алып, Саймонның өстенә сикереп менә дә алгы тәпиләре белән аның күкрәген төя башлый, хуҗасын уятырга тырышып тыпырчына.
Бахыркай куянның мондый “барабан кагуын” аңлап алган хатын тиз арада ашыгыч медицина ярдәме чакырта.
Соңыннан Дориның батырлыгын тиешле бәһаләп, аны Йорт куяннарын яклау ассоциациясенә әгъза буларак кабул итәләр.
Дельфиннар акулага каршы
2007 елның 28 августында Калифорния штатының Монтерей шәһәре янындагы диңгездә Тодд Эндрис серфингта йөзеп йөргәндә аңа зур ак акула һөҗүм итә.
Ерткыч балык аңа берничә зур җәрәхәт ясый, ирнең алсу каны бөтен тирә-якка тарала. Мескен Тодд, соңгы көчен җыеп, исән калачагына өмет тә итмичә суда тыпырчына башлаганда аның янына дельфиннар көтүе килеп җитә һәм, акулага һөҗүм итеп, ерткычны куып җибәрә. Акуланың үз корбанын тынычлыкта калдырырга җыенмавын күреп, бу акыллы хайваннар Тодд­ны уратып ала һәм ярга чаклы озатып бара.
Ярсыган сыер җанвардан яман
Шотландия фермеры Фиона ханым Бойд көтүдән аерылып калган кечкенә бозауны башкалар ягына таба куалаган чакта көтмәгәндә аның ярсыган әнисе – ярты тонналы зур сыер килеп җитә һәм хатынкайга һөҗүм итә: ул Фионаны җиргә төртеп аудара да мөгезләре белән берничә тапкыр сөзеп тә ала. Бахыр хатын куркышыннан елый башлый һәм ярдәм сорап кычкырырга тотына. Бу тавышларны Фионаның “Керри” кушаматлы аты ишетеп кала һәм, берничә секундта хуҗаби­кәсе янына килеп җитеп, сыер белән хатын арасына кереп тә баса. Аннары ул тынычлана алмаган сыерны арткы аяклары белән типкәли башлый, шул арада, мөмкинлектән файдаланып, Фиона читкәрәк китеп кача. Бәхеткә, ул әллә ни зыян күрми, сыерның мөгезләре аңа җитди яра салмый.
Эте булмаса, чәчәп үләр иде
Американың Мэриленд штатындагы Райзинг Сан шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек Дебби ханым Паркхерст көндез өйдә үзе генә була һәм төшке аш ашаганнан соң алма кимереп алырга уйлый, ләкин кечкенә бер кисәге белән чәчи. Ул инде тын да ала алмый башлый, ә янәшәсендә “Тоби” кушаматлы зур эттән башка беркем дә булмый.
Шулчак Тоби яткан урыныннан тиз генә сикереп тора да, хуҗабикәсен идәнгә төртеп егып, хатынның күкрәген алгы тәпиләре белән баскалый башлый (чәчәгәндә бу төр ярдәмне “Геймлих ысулы” дип атыйлар). Нәтиҗәдә, тын юлына киткән алма кисәге чыгып оча. “Доктор әйтә, әгәр Тоби булмаса, син инде күптән үлгән булыр идең, ди”, – дип сөйли соңыннан Дебби ханым.
Этнең Геймлих ысулын каян белүе әлегәчә сер булып кала, ләкин иң мөһиме – ул әлеге ысул белән хуҗабикәсен үлемнән коткара.
Тутыйкош ярдәмгә ашыга
Попугайларның тавышлануы, әллә нәрсәләр кычкыруы бик күпләргә ошамый, ләкин бу кычкыру тавышы кайчагында кеше гомерен дә саклап кала ала икән.
“Вилли Квакер” кушаматлы тутыйкош, ике генә яшьлек Ханна Куускның азык белән төелүен һәм тыны бетүен күреп калгач, шунда ук канатлары белән җилпенә башлый һәм бөтен көченә “Әни, әни, бала!” дип кычкырырга тотына. Кызның әнисе бу вакытта ваннада була. Әлеге шомлы тавышны ишетеп, ул тиз генә чыга да аш бүлмәсенә ашыга, аның ярдәме бик вакытлы була. Шушы хәлләрдән соң Вилли бу шәһәрдә геройга әверелә, аны кеше гомерен коткарган өчен хәтта “Кызыл хач” оешмасы филиалының махсус премиясе белән бүләклиләр.
Менә шулай, җәмәгать, кайбер җан ияләрендә дә кеше акылы булуга ышандыгызмы инде?





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»