Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы
16.01.2018 / Серле сериал

Илаһи мәхәббәтнең  биш гүзәл тарихыБеренче тарихта бәян ителгәннәрне укыганнан соң сез инде “Миллион ал роза” җырының нигезендә нинди соклангыч һәм кызганыч мәхәббәт тарихы ятуы турында беләсез. Хатын-кызның тәкәбберлеге нәтиҗәсендә ачлыктан һәм, анысыннан да бигрәк, сөю сагышыннан җан тәслим кылган рәссам минем үземнең дә күз алдымнан һаман китми. Чыннан да тетрәндергеч вакыйга булган шул. Ә менә бүгенгесе, шул ук хатын-кыз тәкәбберлеге белән бәйле булса да, алай ук кызганыч түгел. Киресенчә, елмаерга да мәҗбүр итә әле!


Икенчесе.
Картаямыни соң йөрәк?..


Форрест Лансвей белән Роуз Поллард танышканда аларны инде бик яшь дип тә булмый: Роузга 63 булса, Форрестка 70 тулган. Бу вакытка карт инде ике тапкыр тол калган була, Роуз да каты авырудан вафат булган ирен югалткан. Ә менә аларның кайда танышуларын күпме генә баш ватсагыз да әйтә алмаячаксыз! Ярый инде, интектермим – дискотекада! Башта алар күз карашларыннан бер-берсен ошата, ләкин икесе дә оялчанлык күрсәтеп, тиз генә танышып китә алмыйлар. Шулай да бер-берсенә якынлашкан саен күңелләр тартылуы үзенекен итә: башта сөйләшеп-танышып китәләр, аннары инде парлы биюгә төшәләр...
Шулай итеп, “яшьләр” бер-берсен ошата, ипләп кенә аралаша башлыйлар. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: Форрест биредәге “тансыга” 64 чакрым ераклыктагы шәһәрчектән килгән була. Шулай да очрашулар дәвам итә. Мәхәб­бәттә аңлашуны да бик ашыктырмыйлар, чыннан да, кая ашыгасың, бөтен гомер алда! Шуңа да “егет” тагын егерме (!) ел сөеклесе янына очрашуга килеп йөри, шул кичтә үк үзенең шә­һәрчегенә кайтып та китә.
Ниһаять, кияү балакай 90 яше тулып барган көннәрдә кәләше яшәгән шәһәргә күченеп килергә карар кыла. Күченү мәшә­катьләре тәмам­ланганнан соң ул Роуз белән янә очраша һәм шунда ул аңа тәкъдим ясый. Ләкин “җилбәзәк” Роуз күзләрен мөлдерәмә тутырып җавап көтеп торган “Ромео”ның тәкъдимен җитди кабул итми һәм шаярып кына Форрестка аңа... 100 яшь тулган көнне кияүгә чыгарга вәгъдә бирә. Әмма Форрест (шушы яшьтәге кешенең картлык галәмә­теме икән) бу шаяртуны аңламый, шуңа да тагын ун ел көтәргә карар кыла.
Шулай итеп янә ун ел үтеп китә. Бер гасырлык юбилее якынлашкан көн­нәрнең берсендә чираттагы “эсвидәнҗәдә” ул Роуздан туйны нинди көнгә бил­геләргә теләве белән кызыксына. “Синең туган кө­неңә”, – ди, ниһаять, җил­бәзәк кәләш! Менә шулай 30 ел сабыр гына көткәннән соң Форрест Лансвей туйга әзерләнә башлый.
Туй тантаналары көнне “яшь­ләргә” котлаулар бөтен дөньядан агыла, аларны хәтта Америка Кушма Штатлары Президенты Барак Обама да җәмәгате белән бер­гәләшеп котлыйлар. Ә инде дулкынландыргыч мизгелләр артта калгач, Форрест белән Роуз бергә башкарасы эшләр, ниятләр исемлеген төзиләр. Ул ниятләр арасында Калифорния яр буйларында култыклашып җәяү йөрүләр, Аляскага барып, анда кечкенә каек көймә­ләрендә төрле агымлы елгаларда йөзү (әйтергә кирәк, кая­кингның көчле агымлы тау елгалары буйлап бик хәвефле булган экстремаль төрләре дә бар). Ләкин бу исемлектә нәр­сәдер җит­мәгән­леген гәзит укучы чамалагандыр инде: әлбәттә, ул – дискотекаларга, тансы-мансыларга йөрү! Аларның танышуы да шул биергә яратуларыннан башланды бит!
Менә шундый тарих. Ә күпләр, 60 яшьләре тулса, үзләрен картлар исәбенә кертә башлый. Кеше үзен чирлемен дип исәпләгән саен чиргә сабышкан кебек, картаю да үзеңне карт дип таныган көннән башлана ул! Ә күңел исә беркайчан да картаймый! Мәҗлесләргә җыелышып алсак, картаямыни соң йөрәк, дип юкка гына җыр­ламыйбыз бит, бу сүзләрдә хаклык ярылып ята, җәмәгать!

Данис Дәүләтханов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»