Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Галим генә булып калалмады...

Галим генә булып  калалмады... Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Шагыйрь генә булып калалмадым...” дигән китабы белән күпчелек гәзит укучыларыбыз яхшы таныштыр, дигән фикердәмен. Моннан егерме ел элек дөнья күргән китапта татар әдәбиятында иң көчле, талантлы лирик шагыйрьләрнең берсе булып танылган әдипнең шигырь калыпларына гына сыймаган тирән фәлсәфә белән сугарылган публицистик мәкаләләре, ил, тел язмышы, тормыш турында аксакалларча уйланулары, тәнкыйди карашлары, сагыш-борчулары, шатлык-куанычлары урын алган. “Әлеге китапта — минем әдәби язмышым, иҗтимагый эшчәнлегем, халкыма, туган җиремә, каләмдәшләремә, гомумән, мәдәниятебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мөнәсәбәтем. Күңелемдә йөргән хисләремне сезнең белән дә уртаклашасым килде”, — дип яза бу уңайдан әдип китапка кереш сүздә. Әйе, урыс әдәбияты классигы язганча, туплар шартлаганда чын Шагыйрь матурлык җырчысы булып кына калалмый, ул кыю рәвештә үз гражданлык позициясен белдерергә дә, кирәк икән Ватаны,
25.09.2018 (№ 112 (25266)): Иҗат

Һәр форум — үзе үк инвестиция!

Һәр форум — үзе үк инвестиция! Шуңа да республикада алда торган халыкара дәрәҗәдәге чараларга әзерлек эшенә иң җитди игътибар бирелә.

Үзенең 100 еллык олуг юбилеен каршыларга әзерләнүче Башкортстан тарихында соңгы дистә ел хаклы рәвештә төбәкнең дөньякүләм киңлеккә чыгу чоры буларак билгеләнәчәк. Соңгы елларда гына республиканың дистәләгән халыкара дәрәҗәдәге чараны үзендә кабул итүе шулай дияргә ныклы нигез бирә. Ә инде 2015 елда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС дәүләтләре саммитлары алар арасында чын мәгънәсендә Башкортстанны дөнья күләмендә Русиянең социаль-икътисади, рухи-мәдәни җәһәттән иң нык үсешкән һәм иң югары дәрәҗәдәге форумнарны да кабул итәргә сәләтле төбәкләренең берсе итеп танытты. Мондый танылу, әлбәттә, төбәккә дөнья киңлегендә үз урынын тагын да ныгыту, эшчәнлек даирәсен тагын да киңәйтү һәм яңа офыклар яулау өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачты. Шуның нәтиҗәсе буларак, Башкортстан быел көз менә инде дүртенче тапкыр ШОС һәм БРИКС илләре төбәклә­ренең Кече бизнес форумын кабул итәчәк.

25.09.2018 (№ 112 (25266)): Икътисад





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»