Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

“Нур”лылар Казахстан күген балкытты!

“Нур”лылар Казахстан  күген балкытты! Каспий яны илләренең II Халыкара фестивалендә зур уңышларга ирешкән театр коллективы белән “Кызыл таң” нәшриятында җанлы очрашу үтте.

Табигатьтә әбиләр чуагы хакимлек иткән ямьле бер көндә редакциябездә шундый ук якты, җанлы очрашу үтте. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары “Кызыл таң”га кунакка килде. Иҗади дусларыбыз күңелләре тулы күтәренке кәеф, рухи балкышлар, чагу хис-кичерешләр белән килгән безгә. Сәбәпләре бар – күптән түгел (13-16 сентябрьдә) Казахстанның Актау шәһәрендә II Халыкара Каспий яны илләре фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясап кайтканнар. 15 сентябрьдә “Нур”лылар Мангыштау өлкәсенең музыкаль-драматик театры бинасында Роланд Шиммельпфенингның “Үткәннән килгән ханым” спектаклен тәкъдим иткән. Режиссеры – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Мәдәни чара Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринның тууына 90 ел тулуга багышланган. Фестивальдә Ираннан, Төркмәнстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан да

04.10.2018 (№ 115 (25269)): Мәдәният һәм сәнгать

Хөкүмәт авыл ягына борыла

Хөкүмәт авыл ягына борыла Ил Президентының “май указларын”да 2024 елга экспортны 45 миллиард долларга җиткерү бурычы куелды. Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Русиядә авыл хуҗалыгын үстерүдә яңа индикатор барлыкка килде. Ул — илдә җитештерелгән аграр продукция экспортын арттыру. Ил Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев күптән түгел әлеге максатка ирешүдә төп эшнең авыл эшчәннәренә төшәчәген һәм шуңа күрә, авылда яшәүчеләрнең тормыш шартлары шәһәрнеке белән чагыштырырдай яхшырырга тиеш, дигән фикер белдерде.

Билгеле, соңгы елларда Хөкүмәт авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтте һәм аграрийларның эшчәнлегеннән канәгать булуын яшермәде. Мондый бәя сентябрь башында узган Русия Хөкүмәте киңәшмәсендә бирелде. Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда аграр тармак җитештергән продукция илнең эчке базарындагы ихтыяҗларны канәгатьләндерергә генә түгел, ә экспортны арттырырга да мөмкинлек бирде. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев белдерүенчә, Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе бүген дөньяның 143

04.10.2018 (№ 115 (25269)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»