Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Машина кабынмаса...

Машина кабынмаса... * Клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин.

* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытырга тырышмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.

* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.

* Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.

* Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьләр сатылучы кибеттән алаласыз.

* Иң мөһиме – машинагызга яңа аккумулятор алыгыз. Кыш көне машина кабынмауга күбе­сенчә аккумулятор “гаепле”.

02.11.2018 (№ 128 (25282)): Мең дә бер киңәш

Илкүләм җиңүгә җиденче сыйныфтан ук килгән

Илкүләм җиңүгә җиденче сыйныфтан ук килгән “Русиянең ел укытучысы” бәйгесендә иң-иңнәр сафына күтәрелгән Эмма Сафиуллинаны Президент Владимир Путин шәхсән үзе тәбрикләде.

Эмма Эдуард кызын педагогларның һөнәри бәйрәмендә катнашырга ун ел буе үгетлиләр. Ләкин һәр дәресенең мөһимлеге, һәр укучысының белеме һәм мөмкинлеге өчен көрәшүче укытучы бәйгедә катнашудан баш тартып килә. Конкурска әзерләнү өчен бүлгән вакытны, аның аркасында зыян күрәчәк укучыларын кызгана. Бу укытучы өчен һәрвакытта укучысы беренче урында тора. Әлбәттә, берничә телне камил белүче, югары эрудицияле, көчле ихтыярлы талант иясе бүген төрле өлкәләрдә бик оста тәрҗемәче дә яисә башка һөнәр иясе дә була алыр иде. Тик Эмма Эдуард кызы балалар тавышыннан гөрләп торган мәктәпне, көн дә үзен зур кызыксыну белән каршы алган укучыларны, яңа эзләнүләргә, уй-тойгыларга, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә бай булган укытучы һөнәрен сайлый. Һәм моңа һич тә үкенми...

02.11.2018 (№ 128 (25282)): Бәйрәм белән!

“Крупская” уңганнарына сокланмау мөмкин түгел!

“Крупская” уңганнарына сокланмау мөмкин түгел! Вәсил Бәдертдинов җитәкчелек иткән хуҗалык үз эшчәнлеген нәтиҗәлелеккә кора.


Җитәкче турында:
Вәсил Бәдертдинов Тәтешле районының Шул­ган авылында дөньяга килгән. Свердловск авыл хуҗалыгы институ­ты­ның механикалаштыру фа­куль­тетын тәмамла­гач, хезмәт юлын шул ук өлкәнең Әчет районы “Корзуновский” авыл хуҗа­лыгы предприя­тиесендә машина-трактор мастер­ское мөдире булып башлый, арытаба инженер-механик булып эшли. Аннары туган ягына кайтып, ун ел Тәтешле районы эчке эшләр бүлегендә өлкән участковый булып хезмәт сала. 2003 елдан җаваплылыгы чикләнгән “Крупская” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә төрле вазыйфалар башкара, соңгы өч елда аңа җитәкчелек итә.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау хатына, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына, башка бүләкләргә лаек булган Вәсил Фатыйхҗан улы гаиләсе белән дә үрнәкле. Җәмәгате, Шулган авыл Советында эшләр идарәчесе вазыйфасын башкаручы Гүзәл Рәдиф кызы

02.11.2018 (№ 128 (25282)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»