Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Китмик әле “Яшьлек” иленнән!

Китмик әле “Яшьлек” иленнән! Рәфилә Мөнирова оештырган халык биюләре ансамбленә 35 ел тулганда ул үзе дә күркәм юбилеен билгели.

Башкортстанның күпмилләтле, хезмәт сөючән халкының тормыш-көнкүреше борынгы заманнардан ук аның үзенчәлекле мәдәниятендә чагылыш таба. Тарихында нинди генә чорлар кичермәсен, аның авыр, кайчак фаҗигале вакыйгалар булган заманнарында да, чагыштырмача тыныч, тотрыклы чорларында да ул үзенең шатлыгын да, сагыш-хәсрәтен дә җыр-моңга, риваятьләргә, легендаларга, дастаннарга салган. Алар, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Шушы ук сүзләрне халык биюләренә карата да кулланырга мөмкин, чөнки алар да – халыкларның гореф-гадәтләренең бер чагылышы.
Бүген республикабыз район-шәһәрләрендә “халык” дәрәҗәсен йөртүче бик күп театрлар, җыр һәм бию ансамбльләре эшләп килә. Алар әнә шул халыкның гореф-гадәтләрен, энҗе-мәрҗәннәр кебек җыеп, саклап, үстереп, яңартып, кайчагында аларга заманча төс һәм эчтәлек биреп, халыкның үзенә кайтарып бирүгә, аның тормышын миллилек,

23.11.2018 (№ 136 (25290)): Мәдәният һәм сәнгать

Отличникларны кем әзерли?

Отличникларны  кем әзерли? Мәктәптә сыйфатлы белем бирелә икән, укучылар ник репетиторга йөри?

Бүген мәктәптә укытучылар укучыларга тиешле белем бирә алмый дип әйтеп буламы? Юктыр, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра бара. Мәктәптән куылган, парта артында икешәр ел утырган укучылар да юк. Әлбәттә, 9нчы сыйныфтан соң китүчеләр саны байтак һәм аларның күпчелеге БДИ тапшырудан куркып китә. Шул ук вакытта тагын бер сорау туа: ни өчен мәктәптә яхшы укытылган баланы әти-әнисе акча түләп репетиторга йөртә? Хәзер шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, район үзәге, хәтта авылда да ата-ана баласының өстәмә шөгыльләнүен хуп күрә. Күпләрен бу очракта акча мәсьәләсе дә артык борчымый. Соңгы елларда репетиторлык укыту процессының аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара. Бу уңайдан, Русия мәгариф академиясенең мәгариф белән идарә итү институты социология үзәге хезмәткәрләре үткәргән тикшеренүләр аеруча кызыклы.

23.11.2018 (№ 136 (25290)): Мәгариф

Күргәнен генә яздык

Күргәнен генә яздык Яки ни сәбәпле “Урман” фермер хуҗалыгы белән танышып булмады?

Авыргазы районы хуҗалыклары быел да сынатмады. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә аларның республика Хөкүмәте тарафыннан яхшы бәя алуы да шуны раслый. Аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары өлеше арта. “Кызыл таң” гәзитенең берничә журналисты район тормышы белән якыннанрак танышу һәм авыргазылыларның матур эшләре турында гәзит укучыларга да җиткерү максаты белән иҗади командировкада булып кайтты. Бик яхшы тәэссоратлар алып һәм “сәфәр дәфтәрен” тутырып кайттык, дип әйтеп булмый. Хәбәрчеләр эшчәнлегендә бик сирәк очрый торган хәлгә тарыдык.

Авыргазыга барачагыбыз турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фидаил Хантимеровка ике көн алдан хәбәр иттек. “Кызыл таң” гәзитендә күрсәтердәй яхшы эшләребез күп, килегез. Таныштырасы хуҗалыкларны да барлап куярбыз”, – диде Фидаил Батыргали улы.

23.11.2018 (№ 136 (25290)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»