Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Егетнең асылы — көрәш батыры

Егетнең асылы —  көрәш батыры Күпсанлы җиңүләр яулаган Илүс Маннанов
тренер буларак та укучылар белән тыгыз эш алып бара.

Илеш районының Бишкурай авылында сабантуй гөрли. Яше-карты бәйрәм үткән җиргә — Урта куаклыкка ашыга. Авылның тырыш, уңган, үрнәкле гаиләләренең берсе —Флүрә белән Зөлеф Маннановлар да хөрмәтле әниләрен, ике кызын, өч улын ияртеп, сабантуйга ашыга. Бәйрәм буласы җиргә килеп җиткәч, килен кеше каенанасына сүз ката: “Әнкәй, зинһар, Илүскә күз-колак бул инде. Мин быел көрәшәм, дип, өзми дә куймый. Әлегә буыннары да ныгымаган, имгәнеп куюы бар”, — дип, үтенечен белдерә. “Ярар, килен, хафаланма!” — дип, яраткан оныгын җитәкләп алып Мәскүрә әби бәйрәм карарга китә. Алар килеп җиткәндә бар халык көрәш мәйданы янында җыелган була. Гадәт буенча, башта бала-чаганы көрәштерәләр. Илүс тиңдәшләренең ярышканын карап тора да, нәнәсенең кулыннан ычкынып, мәйданның уртасына йөгерә. Мәскүрә әби оныгын куып җиткәнче, аның кулында көрәш сөлгесе эленгән була инде. Чәмләнеп көрәшкән малай беренче

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Спорт

Башкортстан юл читендә калмасын!

Башкортстан юл  читендә калмасын! Алдагы чорда республикада бу юнәлештә нинди стратегик проектлар көтелә?

Юлларны тормыш артериясе диләр. Төзек юлларсыз икътисади үсеш, яшәү сыйфатын яхшырту турында сүз алып барып булмый. Әйтергә кирәк, соңгы чорда тармак үсеше мәсьәлә­ләренә игътибар артты, казнадан Юл фондына акча күбрәк бүленә башлады. Башкортстанда Юл фондының күләме 2017 елда 16,27 миллиард сум иде. Быел фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирелде. Башкортстандагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Бу юлларны тиешле дәрәҗәгә китерү, хезмәтләндерү өчен миллиардлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. 2019-20 елларда да Юл фондына шул тәртиптә янә 2,486 миллиард сум һәм 2,114 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлү планлаштырыла. Әйе, республикада юллар төзү һәм аларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Шуңа карамастан, әлегә юлларның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел.

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Икътисад

Авылга ни җитми?

Авылга ни җитми? 2016 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе йомгаклары аграр сәясәттәге хаталарны төзәтергә ярдәм итәрме?

Русия аграр җитештерүдә иң куәтле дәүләт исеменә дәгъва итә. Бу статус илнең эчке базарында азык-төлек тотрыклылыгы һәм аграр сәясәттәге “зур сикереш”ләргә генә бәйле түгел. Аграр экспорт күләмендә илебез бөтендөнья сәүдә базарында иң югары баскычка якынлашты. Хәзер алдагы унъеллыкларда аграр тармакны кайсы юнәлештә үстерү мөһимрәк һәм дәүләт субсидияләрен бирүдә нәтиҗәлелекне ничек арттырырга була дигән сораулар көн кадагына чыкты. Авыл хуҗалыгы җитештерүе алга киткән илләрнең барысы да аграр тармакка дәүләт ярдәмен көчәйтә. Әлеге юнәлешне субсидияләүдә Евросоюз илләренең, АКШ һәм Япониянең лидер булып торуы мәгълүм. Соңгы унъеллыкларда фәкать авыл хуҗалыгына субсидияләрне, дәүләт инвестицияләрен арттыру нәтиҗәсендә Кытай, Индонезия, Малайзия, Таиланд, Төркия һәм Азия үз продукциясен экспортлау күләмен арттыруга иреште. Бу илләрдә дәүләт авыл хуҗалыгы

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Авыл хуҗалыгы

“Фән рухи дөньябызны хәрәкәткә китерү көченә ия”

“Фән рухи дөньябызны хәрәкәткә китерү көченә ия” Башкортстан дәүләт университетының бихисап кафедралары арасында “Татар филологиясе һәм мәдәнияте” кафедрасы аллы-гөлле чәчәкләр дөньясында балкып утыручы гүзәл бер утраучыкны хәтерләтә. Яшь буынга татар теле һәм әдәбияты үзенчәлекләрен өйрәткән, республика мәктәпләренә бик күп тел белгечләре, телевидение, радио, матбугат һәм башка өлкәләр өчен кирәкле кадрлар әзерләгән шушы гыйлем утраучыгының барлыкка килүенә дә алты дистә ел узган. Шушы вакыт эчендә кафедра заман таләпләренә ярашлы бик күп үзгәрешләр кичергән. Үткәне данлы, бүгенгесе ышанычлы кулларда булган кафедрага филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Алмас ШӘЙХУЛОВ җитәкчелек итә.

Күренекле галим илебез киңлекләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә “тюрколог” дигән дәрәҗәле исеме белән танылган. Бүген төрки телләрнең серен белүче галимнең бер кулында кафедраның дилбегәсе булса, икенчесе белән ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче якын һәм ерак кардәш булган һәм кардәш булмаган

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Юбиляр

Тамыр тирәнлеген яфрак тоя...

Тамыр тирәнлеген  яфрак тоя... Беркем өчен дә сер түгелдер, 1990нчы еллар башына кадәр Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы милләтебезнең республикадагы бердәнбер фәнни-методик үзәге булды. Биредән меңнәрчә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре үсеп чыкты. Кафедра каршында эшләгән “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге Хәсән Сәрьян, Вазих Исхаков, Рәдиф Гаташ, Зиннур Насыйбуллин, Госман Садә, Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Фәнил Мансуров, Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗи, Халисә Мөдәрисова, Рәдиф Тимершин, Камил Фазлый, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Айдар Зәкиев һәм башка күренекле әдипләргә канат куйды, Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларын кабатланмас шәхесләр белән баетты. Журналистлар турында сөйлисе дә юк. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре хезмәткәрләренең 70 процентыннан артыгы, ә “Тулпар” журналы редакциясе тулаем (!) БДУның татар-урыс бүлеген тәмамлаган.

“Тел чишмәсе” түгәрәге исә күпсанлы тел-әдәбият галимнәре өчен илһам чыганагы булды. Хәер,

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Юбиляр





Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»