Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер баласын...

Сынар өчен яраткандыр Ходай, Җиргә килгән һәрбер  баласын... Матур гаилә корган, тату һәм тигез имин тормышта яшәгән парлар турында язмаларны гәзит битләрендә еш күрергә була. Ә минем уемда — язмыш тарафыннан сынауларга дучар ителеп, көн саен батырлык ясаучылар... Геройларым белән күптән таныш булсам да, кулга каләм алырга авылдашымның социаль челтәрдәге битендә беркетелгән “Үземә вәгазь” язмасы мәҗбүр итте. Аның эчтәлеге Рәзинә һәм Инфар Сәетовларга гына түгел, һәммәбез өчен тормышта таянырдай гади төшенчәләрдән тора: “Аякларың авыртканда, аяксызга кара. Син атлыйсың, ә ул кеше җирдән шуып бара. Күзләрең начар күргәндә, юкка зарланасың. Сукырлыкның ни икәнен, син аңлый алмассың... ...Читләп үтмә, урап үтмә, бәхетсезне күрсәң. Булган бәхетеңне алмас, әгәр күрә белсәң”. Мине тетрәндергән юлларны 27 ел авыру кызын тәрбияләүче Рәзинә апаның үз авызыннан ишеткәндәй булдым.
30.11.2018 (№ 139 (25293)): 2018 – Гаилә елы

Нәсел агачын ничек төзергә?

Нәсел агачын ничек төзергә? Тарихның бер өлеше.

Шәҗәрә төзү, ягъни фәнни телдәгечә әйтсәк, генеалогия сәнгате борынгы Болгар дәүләте мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Элек-электән нәсел тамырларын буыннан-буынга барлап шәҗәрә төзү гадәти күренеш саналган. Шәҗәрәләр аша халык ата-бабаларының дәвамчысы булуына төшенү белән бергә, аны тарихи документ сыйфатында куллану хокукы да алган. Һәр мөселман 7 буынга кадәр нәселен белеп, алар рухына дога кылырга тиеш, шуңа да бу изге бер бурыч буларак та кабул ителә. Шәҗәрәләрнең гамәли яктан файдасы да күптән исбатланган, атап әйткәндә, аерым авыллар, шулай ук нәселләр – татар биләре, тарханнар, морзалар шәҗәрәләре нигезендә аларның милеккә, мәсәлән, җир биләмәләренә хокукы расланган.
Шәҗәрә төзү генеалогия сәнгатендә милли һәм дини җирлектәге игелекле гамәл булу белән бергә, соңгы елларда заманча яссылыкта, атап әйткәндә, сәламәтлек саклау өлкәсендә кулланылуга да йөз тота башлады. Нәсел агачында теркәлгән аерым буын вәкиленең каберен табып, аның

29.11.2018 (№ 139 (25293)): Төрлесеннән





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»