Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

“Башкортстан балаларын да Испаниядәге лагерьда көтеп калам!

“Башкортстан балаларын да  Испаниядәге лагерьда көтеп калам! “Бельгия татарлары” җәмгыятенә йөрүчеләр.“Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева башкарган эшчәнлек бик күпләрдә соклану уята.

Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналисты хакында аның Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исеме “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күренә башлады.

Быел май аенда Татарстан язучысы Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребез үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм октябрьдә, барлык кыюлыгымны җыеп,

06.12.2018 (№ 141 (25295)): Милләт

Шагыйрь иҗатындагы балкыш

Шагыйрь  иҗатындагы  балкыш Радик Хәкимҗанның “Гомер көлтәсе” җыентыгында парлы сүзләр.

Телебездә, гомумән, төрки телләрдә төшенчәләрне тулырак белдерү җәһәтеннән парлы сүзләр барлыкка килгән. Алар бу телләрдә шактый күп. Парлы сүзләр фольклор әсәрләрендә генә түгел, язма әдәбиятыбызда да күп кулланылган. Аларны җыю-туплау һәм аерым сүзлек төзү барышында республикабызда татар телендә иҗат итүчеләрнең дә җыентыкларына игътибар ителде. Бу җәһәттән күптән түгел күренекле шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы Радик Хәкимҗанның соңгы елларда язылган шигырьләре, җырлары туп­ланган “Гомер көлтәсе” китабына мөрәҗәгать иттем. Аның иҗатында парлы сүзләрнең күпләп һәм урынлы кулланылуын күзәтергә була. Шагыйрь иҗатында парлы сүзләр күп төрле мәгънә төсмерләрен бирә алуда ифрат бай мөмкинлекләр тудыра. Ул төсмерләр, нигездә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт: гомумиләштерү, хәрәкәтнең өзлексез булуы, кабатлануы, интенсивлык, конкретлык, җыелмалылык,

06.12.2018 (№ 141 (25295)): Рухият

Изге булды хезмәте, авыр булды юллары

Изге булды хезмәте,  авыр булды юллары Ярмәкәйнең күренекле дин әһеленең исемен мәңгеләштерәсе иде.

Без сорыйбыз, син гафу кыл,
Барчабыз да колларың.
Салма утка, кылма газап,
Улларым һәм кызларым.

Бу шигъри юлларның авторы – Ярмәкәйнең соңгы указлы мулласы Миңнеәгъзам Ваһапов.

Әлеге язмабызда без аның тормыш юлына кыскача күзәтү ясарга тырыштык. Бабабызның язмышын, рухи ныклыгын, чын дин әһеле бул­ганлыгын искә алып, яңа мәчеткә аның исемен бирү яклы булуыгызны үтенеп сорыйбыз. Ярмәкәй мәчете тарихында мондый сынауларга дучар ителгән бердәнбер дин әһеле ул. Мәчеткә исемне мәхәллә әгъзалары гына сайлый аладыр. Без бу тәкъ­димебез белән шәхсән үзебез өчен бернинди дә файда эзләмибез. Тик ул безнең бабабыз булганы өчен генә түгел, ә чын дин эшлеклесе булганы өчен аның исеме югалып калмасын иде. Ул бит гомере буе Ярмәкәй, хәтта тирә-як татар авыллары (Яңа Ярмәкәй, Абдулкәрим, Түбән Карамалы) халкына да хезмәт итте.

06.12.2018 (№ 141 (25295)): Башкортостанга - 100 ел!

Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?

Балтырган һөҗүм итә.  Аны ничек җиңәргә? Күптән түгел Русиянең үзәк матбугат чараларындагы сенсацион хәбәр күпләрне битараф калдырмагандыр. Табигать дөньясына, хәтта ки илнең азык-төлек хәвефсезлегенә... балтырган үсемлеге зур куркыныч тудыра. Дөньяда аның 70кә якын төре билгеле. Бәхеткә, әлегә Русиядә аның 40 төрлесе генә үсә.

Әлеге хәбәрне Мәскәү өлкәсе Думасы кабул иткән карар тагын да көчәйтеп җибәрде. Анда, нинди категориядәге хуҗалык төре булуына карамастан, балтырган белән мәҗбүри көрәшү кирәклеге бәян ителә. Закон быел 1 ноябрьдән көченә керде. Үз карамагындагы мәйданнарда әлеге токсик үсемлек таралуга юл куючыларга штрафлар каралган. Физик берәмлекләр өчен ул — 2-5 мең, вазыйфадагы җитәкчеләргә — 20-25 мең сум, юридик берәмлекләргә 150 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф күләме билгеләнгән. Дума депутатлары билгеләвенчә, балтырган мәйданнары Мәскәү өлкәсендә елдан-ел зурая һәм аңа каршы көрәшү көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Якынча исәпләүләр буенча, биредә балтырган 18 мең гектарны “яулап” алган.
06.12.2018 (№
141 (25295)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»