Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Хәдисләрнең сихри көче

Хәдисләрнең  сихри көче Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка — 80 яшь.

Равил Төхвәт улы хакында бер ай элек үзәктә нәшер ителгән абруйлы басма − “Литературная газета” (№ 46, 14-20 ноябрь, 2018) болай дип язып чыкты: “Шагыйрь, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе. 1938 елда Ырынбур өлкәсе Покровский районының Югары Кунакбай авылында туган. Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Башкортстан гимны авторларының берсе. Әсәрләре 1957 елдан басыла. 1964 елда тәүге поэмасы дөнья күрә, аннан соң “Дала офыклары” дигән тәүге җыентыгы басыла, ә аннан соң авторга зур танылу китергән шигъри китаплары бер-бер артлы чыгып тора”.

13.12.2018 (№ 144 (25298)): Бердәмлек

Елъязмасы өзелмәс!

Елъязмасы өзелмәс! Дүртөйле районы “Ленин” токымчылык заводы җәмгыяте республикада алдынгылар исәбендә.

Җәмгыятьне менә инде 23 елга якын Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альберт Дәүләтбаев җитәкли. Ул Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын туган ягында терлекчелек тармагы белгече буларак башлаган шәхес. Зур оештыру сәләте, булдыклылык, җаваплылык кебек күркәм сыйфатларга ия Альберт Рафаил улы җәмгыять эшчәннәре алдында лаеклы абруй казана, хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына тәгаенләнә. Бүгенге көндә Дүртөйле районында иң күп сөт җитештерүче һәм иң мул уңыш үстерүче хуҗалык та — “Ленин” токымчылык заводы. Ныклы матди-техник базасы булган, игенчелектә дә, терлекчелектә дә заманча технологияләргә таянып эш итүче, кырыс базар шартларында ышанычлы адымнар белән алга атлаучы предприятиенең алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнергә республикабызның күп төбәкләреннән киләләр. Шулай итеп, бүгенге әңгәмәдәшебез – Альберт

13.12.2018 (№ 144 (25298)): Республика

Үзәктә — аграр инвестицияләр

Үзәктә — аграр инвестицияләр Максат — җитештерүдә тәүге “өчлек”кә керү.

Республика хуҗалыкларында көзге эшләр уңышлы тәмамланды. Соңгы басу культураларыннан шикәр чөгендере, көнбагыш югалтусыз җыеп алынды һәм күрсәткечләре узган елдагыдан куанычлырак булды. Әмма авыл эшчәннәренең киеренке хезмәте сүрелмәде. Бу көннәрдә аграр хуҗалыкларда кышлатуның сынаулы чорына аяк бастылар. Елны яхшырак нәтиҗәләр белән тәмамларга омтылу белән беррәттән, терлекчелектә продукция җитештерүне тагын да арттыруга һәм язгы кыр эшләренә чыгасы техниканы ремонтлауга мөһим игътибар бирелә.

Авыл эшчәннәренең көндәлек мәшәкатьләре, иртәгәсе көнгә билгеләнгән бурычлары белән якыннанрак танышу өчен без Авыргазы районына юлландык. Әйткәндәй, авыргазылылар быел республикада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә аерым номинация буенча Хөкүмәт дипломына лаек булган иде. Ә инде елның тәүге яртысы йомгаклары буенча район агросәнәгать комплексы республика күләмендә

13.12.2018 (№ 144 (25298)): Авыл хуҗалыгы

Хрущевны таң калдырган татар хатыны

Хрущевны таң калдырган татар хатыны Социалистик Хезмәт Герое Рәмзия Гайфуллина “Кызыл таң”чы дусларын сирень чәчкә атканда халык җырларын тыңларга чакырды.

Башкортстан тарихында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган хатын-кызлар күп түгел. Рәмзия Мөдәрис кызы Гайфуллина — шуларның берсе. Ул 1938 елның 12 декабрендә Туймазы районының Кандра-Котый авылында туган. 1954 елда VII сыйныфны тәмамлагач, А. Матросов исемендәге колхозда дуңгыз караучы булып эшли башлый. 1959 елда үзе караган төркемдәге һәр ана дуңгызны ел дәвамында өчәр тапкыр балалатуга ирешеп, һәркайсыннан уртача 42шәр үрчем ала. Комсомол эшендәге активлыгы һәм югары җитештерү казанышлары өчен Рәмзия Гайфуллина 1960 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау китабына кертелә. Ә 1960 елның мартында яшь терлекчегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Заманында фидакарь хезмәте белән республикада гына түгел, ил күләмендә тармак эшчәнлегендә үрнәк итеп куелган ветеран бүген ничек яши? Районда үз Героен

13.12.2018 (№ 144 (25298)): Шәхес





Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»