Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Якташлары хәтерләсә, батыр терелә

Якташлары  хәтерләсә,  батыр терелә Мансур Идият улы Абдуллин (уңнан өченче) авылдаш-яудашлары белән.Миякә урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллинның бюсты куелды.

Каһарман якташыбызның тууына быел 100 ел тула.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Мансур Абдуллин колхозда төрле эшләр башкара, укытучы да була. 1939 елда Кызыл Армия сафына алына. Артиллерист һөнәрен үзләштерә, тәҗрибә туплый. Сугышның башыннан 1944 елның октябренә кадәр фронтта батырларча сугыша. 1943 елның 10 июлендә Орел өлкәсе Молотычи авылы янында батарея командиры өлкән сержант Мансур Абдуллин һәм аның яудашлары дошманның 60 танкына һәм пехотасына озак каршы тора, аларның күп көчен юк итә, танкларын яндыра. Башкалар һәлак булып, командир каты яраланган хәлдә ялгыз калгач та фашистлар­ның 8 “тигр”ын сафтан чыгара. Бу батырлыгы өчен 1943 елның 7 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Моннан тыш, “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 35 елдан артык Стәрлебаш, Уфа мәктәпләре

08.01.2019 (№ 2 (25306)): Ватанпәрвәрлек

Этәйдә – ФАП, Яркәйдә – поликлиника!

Этәйдә – ФАП,  Яркәйдә – поликлиника! Илеш районында берьюлы ике мөһим социаль объект файдалануга тапшырылды.

“Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларында Илеш районында халыкның тормышын яхшыртуга, яңа эш урыннары булдыруга юнәлтелгән, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү дәвам итә. Түбән Череккүлдәге “Төньяк” микрорайонында комплекслы төзелеш, Иске Күктау авылы мәдәният йорты 2017 елда файдалануга тапшырылса, Яңа ел алдыннан Этәй авылында — фельдшер-акушерлык пункты, Югары Яркәйдә поликлиника үз ишекләрен ачты. Район халкының шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Олег Калинин, “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте генеральный директоры Валерий Мансуров, “Башнефть” җәмгыятенең власть органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Рушан Сәетов килде.

08.01.2019 (№ 2 (25306)): Сәламәтлек саклау





Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»