Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Мизгелләрдән тукылган татлы бәхет

Мизгелләрдән тукылган татлы бәхет Чирек гасыр гомерен сәхнәгә багышлаган актриса үз тормышын ансыз күз алдына да китерә алмый.

Бәхетне һәркем үзенчә аңлый, төрлечә күрә. Ләкин аның нигезен билгели торган төшенчәләр үзгәрми. Яраткан һөнәрең, эшләгән эшең белән үзеңне бәхетле тою күпләр өчен таныш. Иҗат кешесе өчен бу бәхет бигрәк тә кадерле. Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкорт­стан-ның атказанган артисты Лияна Хәерт­динова үзен чын мәгънәсендә бәхетле саный. Яраткан эше, яраткан тамашачысы, яраткан театры белән бәхетле ул. Артист халкының эше кызыклы, мавыктыргыч. Һәр яңа хезмәт көне яңача үтә, яңа хисләр, яңа кичерешләр бүләк итә. Пьесалар, авторлар, герой-персонажлар, уйнаган партнерлар, режиссерлар үзгәрә. Вакыйгалар барган вакыт, урын, мохит, күтәрелгән темалар яңарып тора. Бер генә нәрсә бер дә үзгәрми кабатлана — һәр кич сәхнә утлары кабына, һәм ул сөекле тамашачысы каршына чыга.

21.02.2019 (№ 21 (25325)): Рухият

Алар күңелендә — дөнья гаме

Алар күңелендә — дөнья гаме Район Ветераннар советы активистлары (сулдан уңга): Флүс Мостафин, Наил Рәхмәтуллин, Фәүзия Йосыпова, Фәһим Гафаров, Зөлфия Латыйпова, Әлфирә Кәбирова һәм Фоат Фәррахов.Илеш ветераннары эшлекле сөйләшү үткәрде.

Тормышыбызның кайсы гына өлкәсен дә өлкән яшьтәгеләрдән башка күз алдына китереп булмый. Ветераннар яшьләр арасында һәм сәяси-иҗтимагый тормышта рухи бөтенлек булдыруда, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләүдә актив катнаша. Гомумән, алар күңелендә – дөнья гаме. Илеш районында эшләп килүче башлангыч оешмада 9108 сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары исәптә тора. Бу – районда яшәүчеләрнең 27,6 проценты. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан 21 кеше, 507 тыл ветераны һәм 104 тол хатын исәпләнә. Өлкәннәр һәрьяклап хәстәрлек тоя. Бу җәһәттән район Ветераннар советы президиумының роле аеруча зур. Башлангыч оешмалар эшчәнлегендә өлкән яшьтәгеләрнең яшәеше өчен мөһим проблемаларны вакытында хәл итү үзәк урынны били.

21.02.2019 (№ 21 (25325)): Социаль өлкә

Милли җанлы егет

Милли җанлы егет М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студенты Денис Таваев былтыр көз Казанда үткән “ XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” конференциясендә катнашты.

Денис М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга 2013 елда килә. Бүген ул магистратурада белем ала. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенәң алдынгы студентла­ры­ның берсе. Университетта үткән барлык конференцияләрдә, чараларда Денис актив катнаша. Заман техникасын да яхшы белә һәм сәхнәдә дә рольләрне шәп башкара. Ул – шулай ук, университетның “Сәйләннәр” төркеме белән Казанда үткән театр бәйгеләре җиңүчесе. Университетта волонтерлык эше белән шөгыльләнә. Табигатьнең матурлыгын, кешеләрнең хис-тойгыларын фотосурәткә төшерергә ярата. Күптән түгел Денис Казанда үткән конференциядә доклад белән чыгыш ясады. Без Денис белән конференция һәм җәмгыятьтә татар телен саклап калу проблемалары турында әңгәмә кордык.

21.02.2019 (№ 21 (25325)): Мәгариф

“Миллиардлы инвестиция яңача үсешкә юл ачачак!”

“Миллиардлы инвестиция яңача үсешкә юл ачачак!” Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов белән әңгәмә.

Мәгълүм булуынча, узган атнада Сочида үткән Русия инвестиция форумында башлангыч бирелгән күпсанлы инвестиция проектлары арасында Федоровка районында эре мал симертү һәм үрчетүгә махсуслашкан терлекчелек комплексы төзү буенча ниятләр турында килешүгә дә кул куелды. Документны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Inalca S.р.А. компаниясе генеральный директоры Луиджи Пио Скордамалья, “Оренбиф” җәмгыяте генеральный директоры Марино Курра һәм “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте генеральный директоры Фабрицио Ванди имзаладылар.

Килешүгә ярашлы, Италиянең Cruppo Cremonini холдингы составына керүче компанияләр 2019-21 елларда Башкортстанда гомум мәйданы 104 гектар булган комплекс төзүне планлаштыра. Проект 2-6 айлык бозауларны фермер, шәхси хуҗалыклардан, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сатып алуны һәм, аларны 18 айга кадәр үстереп, холдингның мал чалу цехына озатуны күзаллый. Гомум

21.02.2019 (№ 21 (25325)): Икътисад





Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»