Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Иңнәрендә — милләт киләчәге

Иңнәрендә —  милләт киләчәге Уфада “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары берлегенең утырышы үтте.
Бүгенге катлаулы чорда хатын-кызга үзенең төп бурычларын үтәү, әлбәттә, җиңелдән бирелми. Шулай булуга карамастан, ул, дөньяның йөген үзенең нәфис иңнәренә салып, алга атлавын дәвам итә. Татар хатын-кызларына бик мөһим һәм җитди вазыйфалар йөкләтелгән. Алар — рухи кыйммәтләрне, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм гаиләне ныгыту. Боларны, билгеле, беркем дә хатын-кыздан яхшырак башкара алмаячак.
Хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары бу уңайдан гүзәл затларыбызга һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер. Татар хатын-кызлары оешмасы “Сәхибҗамал”ның урыннардагы бүлекчәләре шул ук максатларга хезмәт итә. Башлангыч оешмалар активистлары белән “түгәрәк өстәл”дә очрашу бик җанлы барды. Алар арасында татар теле белгечләре, юристлар, каләм ияләре, шагыйрәләр, мәдәният хезмәткәрләре, дин белгечләре һәм тормышыбызның төрле өлкә вәкилләре бар иде.

05.11.2014 (№ 212 (24576)): Җәмгыять

Киләчәгең якты булсын, яраткан шәһәребез!

Киләчәгең якты булсын,  яраткан шәһәребез! Октябрьнең соңгы көнендә дүртөйлелеләр шәһәрнең 25 еллык юбилеен билгеләде. Дүртөйлелеләрнең бәйрәм шатлыгын республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, башка югары җитәкчеләр уртаклашты. Әлеге күркәм бәйрәмгә әзерлек барышында район күләмендә бик күп матур чаралар үтте. Үзәк китапханәдә “Дүртөйленең киләчәген мин ничек күзаллыйм?” дигән эссе-бәйге, “Дүртөйле бүген һәм иртәгә” викторинасы, Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә “Чәчәк ат, туган Башкортстаным!” тематик кичәсе узды, мәдәният сараенда “Дүртөйле – гүзәл туган төягем” интеллектуаль уены һәм үзешчән артистларның гала-концерты оештырылды, “Агыйделдә ак шәһәр” фотокүргәзмәсе ачылды, туган як тарихын өйрәнү музеенда “Яшь сәләтләр иҗаты” күргәзмәсе үз эшен башлады.
05.11.2014 (№ 212 (24576)): Яңалыклар





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»