Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Моңга әверелгән гомер

Моңга әверелгән  гомер Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның вафатына кырык көн.

Гыйнварның 16сы көнне халкыбызның сөекле улы, легендасы һәм яраткан җырчысы якты дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте... Елның башы, кышның уртасы, ә урамда күз ачкысыз буран, мондый көнне юньле кеше этен урамга да чыгармас, диләр безнең якларда. Ул көнне төш уртасында, гадәттәгечә, ТНВ каналы ретро-концерт күрсәтә, мәшһүр композитор Александр Ключаревның әсәрләрен бер-бер артлы җырчылар шундый матур итеп башкара, дөньяңны онытырсың, урамдагы себертмә кар бураннары бар кебек тә түгел! Иң азактан төз, матур буй-сыны, искиткеч моңлы тавышы белән Илһам абый чыкты. Әллә күңел сизенгәнгәме, шул чакта нишләптер Илһам абый ни хәлдә микән, бүген сәламәтлеге ничек микән, дигән уй келт итеп башка килде. Һәм... ретро-концерттан соң ике сәгать үттеме-юкмы, шул ук ТНВ каналында яңалыкларның чираттагы чыгарылышында бөек җырчының вафаты турында хәбәр иттеләр.

22.02.2019 (№ 22 (25326)): Төрлесеннән

Дәүләт сәясәте җир эшкәртүдән башлана

Дәүләт сәясәте җир эшкәртүдән башлана Бүген авыл хуҗалыгында төп өстенлек сыйфат һәм нәтиҗәлелеккә бирелә.

Башкортстан илдә Гражданнар сугышы һәм хәрби интервенция тарафыннан шактый зыян күргән төбәкләрнең берсе була. Халыкның 90 проценты авылда яшәгән республиканың 1919 елдан башлап ачлыкка дучар булуы да мәгълүм. Авыл хуҗалыгында хәлне яхшырту, җирләрне эшкәртеп файдалануны җайга салу чаралары таләп ителә. Тарихи мәгълүматларга караганда, республиканың шул чорда, мәсәлән, чәчүлек мәйданнары 1913 ел белән чагыштырганда, 36,5 процентка, ә маллар саны ике тапкыр кими. Мондый хәл, беренче чиратта, авылда яшәүчеләрне дә, шәһәр халкын да туклану продуктлары белән тәэмин итүдә зур проблема тудыра.

Башкортстан Хөкүмәте 1919 елның язында республикада дәүләт идарә итү органнарын, тармак ведомстволарын оештыра башлый. 1919 елның августында аңа кадәр хөкүмәттә эшләп килгән игенчелек бүлеге БАССРның Игенчелек буенча Халык Комиссариаты итеп үзгәртелә. Хөкүмәттә яңа аграр структура оештыруның төп максаты —

22.02.2019 (№ 22 (25326)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»