Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Тузлыкушта шигърият бәйрәме

Тузлыкушта шигърият  бәйрәме Флүр Яһүдин, Камил Фазлый, Салих Хәйруллин һәм Ләлә Харисова.Туган авылында шагыйрь Камил ФАЗЛЫЙның иҗат кичәсе зур күтәренкелек белән үтте.

Башкортстанның атказанган укытучысы, Башкортстан һәм Русия Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы,
район һәм шәһәребезнең шәрәфле шәхесе, сатира һәм юмор остасы Камил Фазлыйның 70 яше тулу уңаеннан авылыбызда зур тантана оештырылды. “Елмаегыз, көлегез! Файдасы күп, белегез!” дип аталган кичәдә уены-чыны бергә бәйләнеп барды. Камил Фазлыйның күп еллык иҗаты да шул уен һәм чын вакыйгалардан, күренешләрдән корыл­ган бит. Аның һәр әсәре, шигырьләре, яки проза булсынмы, барысы да кызыклы да, аянычлы, шатлыклы да, кайгылы да тормышта көн күргән авылдашлары, замандашлары тормышыннан алынган, халыкчан стильдә язылган. Язучы Тузлыкушта туып-үскән, шул авыл чишмәләренең суын эчеп, туфрагында аунап, яшел чирәмнәрендә ялан тәпи йөгереп, урманнарын айкап, тау башларыннан туган як киңлекләренә сокланып үскән һәм яшәгән.

07.03.2019 (№ 27 (25331)): Тормыш

Әйтерсең лә кәгазь кортыбыз?

Әйтерсең лә кәгазь кортыбыз? Югары уку йортлары укытучылары күңелендә ирексездән шундый уй туа.

Тәкъдир шулай кушкан: мин, журналист эшчәнлегем белән беррәттән, инде 23 ел Башкортстан дәүләт универ­ситетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында укытам. Кандидатлык диссертациясе якладым, ассистенттан доцент вазыйфасына кадәр хезмәт юлы уздым. Шушы вакыт эчендә югары белем алу системасындагы үзгәртеп коруларның тере шаһиты булдым. Көнбатышка ияреп, биш еллык специалитеттан баш тарту да, бакалавриат, магистратура, аспирантура баскычларыннан торган өч этаплы югары белем бирү системасына күчү дә, уку-укыту программаларының туктаусыз үзгәреп торуы да – һәммәсе дә күз алдымнан үтте. Шуңа күрә дә, бу үзгәрешләрнең файдасыннан зыяны күбрәк булды дип, тулы хокук белән раслый алам.

07.03.2019 (№ 27 (25331)): Журналистның куен дәфтәреннән





Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»